матур көн

Бүген иртәннән үк матур, кояшлы көн.  Без килгәннән бирле иртәннән үк кояш ике-өч кенә күренде. Гадәттә, иртәнчәк куе томан, салкын җил. Кояш сәгать 11ләргә генә күренә. Кояшта утырсаң, җылы, әмма күләгәдә бик салкын булучан.

Ә бүген төш вакытына хәтта эссетеп тә җибәрде. Интернет Лос Анҗелеста 21 градус җылы икәнне күрсәтә. Мәктәптән кайттык та, тиз генә киенеп, бассейнга чаптык. Монда безнең бассейн урамда. Җылы көнне бассейнда су керү – үзе бер рәхәтлек. Нурисламны шушы бассейн белән алдалап алып килдек бит, юкса авылдан китәргә исәбе юк иде, ул сораса, көн җылы булса15-20 минутка булса да суга керми калмыйбыз.

Тиздән су керү сезоны ябылачак. Җәй дәвам итсә дә, кояш балкып торса да, су керерлек түгел кышын. Март-апрельсез су керерлек булмаячак. Шуңарга кояшлы һәр минутның кадерен белеп калырга тырышабыз.

Бассейнга еш йөрүнең уңай нәтиҗәләре булды: Нурислам су керегә өйрәнде. Үзе йөзә, чума, ыргытсаң,  бассейн төбеннән акчаны алып чыга.



Сезнең фикер