Аптыраш

Аптырап утырам әле.

Кичә төнен кухня раковинасы тыгылды. Була торган хәл, билгеле. Бу очракта без Русиядә үзебез дә эшләтеп җибәрәбез. аның берние дә юк бит: бары тик раковина астын ачып, торбаны чистартасы гына. Чүп астарак җыелып томаланган булса – озын тимер чыбыкны торбага тыгып, чүпне «этеп» җибәрәсе. Тимер чыбык җитмәслек, тагын да ераграк урында булса, сантехник чакырасың.

Аврам кичә төннә үк интернеттан әлеге эшне эшләргә заказ бирде. Иртәнчәк тагын үзләренә чылтратып, «контроль» заказ ясады. Төшке аш вакытынарак бер ир кереп, карап, вантуз белән озаклап булашып та карады. Креслога утырган җиремнән моның интеккәнен карап утырам. Утырган урыннан  эчемнән шенә»Анысын кичә синнән башка да эшләдек, үзеңне иң акыллысы дип уйлыйсыңмы?!» дим. Бераз маташкач, берни дәшеп тормый гына чыгып китте. Беләм, проблема зур, тагын әйләнеп киләчәк. Берәр сәгатьтән икенче ир керде. Анысы да, каранды каранды да, хәзер киләм дип чыгып китте. Бераздан үзе белән ниндидер корылма, чиләк белән чүпрәкләр, соскы, резин перчаткалар алып кергән.

Америкада раковиналар гел парлы. Берсендә савыт-саваны юып, икенчесендә чайкату өчен шул кадәр уңайлы. Әлбәттә, моны аның өчен түгел, яһүдләрнең сөт һәм ит ашлары савыт-сабасын аерым юар өчен уйлап табылган. Менә шул раковинаның берсенең астына калдык продуктларны ваклап агызып җибәрү өчен автомат куелган. Әнә шул еш кына бәла тудыра да инде. Безнеке дә шуның аркасында булды ахрысы. Хезмәткәр раковина астына чүпрәк җәйде, кулына перчаткалар киде. Теге бандураны сүтеп алды да, абзый теге үзе белән алып кергән корылманы утка тоташтырды. Бер ягыннан тимер аркан тартып чыгарды, анысы гел әйләнеп тора. Әкрен генә теге арканны чүпле торба эченә тыкты. теге үзе әйләнә, абзый корылмадан аны тартып, теге торбага тирәнгәрәк этәрә.

Исегезгә төштеме? Әйе, Казандагы фатирның торбасын чистарту өчен сантехник чакыртсагыз, ул һичшиксез 15-20 метр тирәсендәге трост алып киләчәк. Аны санузелдан фатир буйлатып баскычка кадәр сузачак. Аннары берсе аны унитазгамы, раковина торбасынамы тыгып тора, икенчесе баскыч тирәсеннән тростны әйләндерә, тегесе елан кебек боргаланып, эчкэ керә, бераздан, чүпне төшереп җибәрә, яки… я Хода, бирегә чөйрәп чыгара. Таныш бит?

Мин Антонионың (биредәге һәр хезмәткәрнең күлмәгенә исеме чигеп язылган) бераз карап тордым да, Нурисламны алырга мәктәпкә чаптым.

Кире кайтуыма Антонио эшен бетереп, чыгарга гына тора иде. Елмаеп, хәзер барсы да эшләгәнлеген хәбәр итте. Хәтта суыткычның ярылып беткән киштәсен дә алыштырган (суыткыч – фатирныкы, безгә кадәр яшәгән гаилә әлеге киштәдә сальса биегән ахрысы).

Сантехник чыгып киткәч, игътибар иттем: пычраксыз булмагандыр, әмма идәннәрдә чүп калмаган, раковиналарны ялтратып киткәннәр, юкса, кичәдән бирде вантуз белән чукындырып, раковинага торбадан бөтен төрле чүп калккан иде. Кайтуыңа сантехниклардан чип-чиста кухня калсын әле!

Безнекеләрдән соң фатирны көн буе  чистартасы  бит))))) шуңа аптырап утырам әле.


Отзывов: 2 на «Аптыраш»

Сезнең фикер