Шимбә – ял көнеме?

Бүген без Нурисламны гарәп телен өйрәтүче шимбә мәктәбенә алып бардык. Моңарчы мәчет каршындагы гарәп теле мәктәбенә йөртербез, дип уйласак та, яңа танышларым – казах кызы Раушан төрек оешмасы турында сөйләде. Быел беренче тапкыр төрек телле булмаган балалар өчен аерым сыйныф ачмакчылар икән, шунда барып күреп, карап кайтырга булдык.

Пацифик институт (Pacifica Institute) Аврам укыган университеттан ерак түгел, баланы көткән арада шунда кереп тә тора ала. Килеп керүгә балалар чабышып уйнап йөрүенә игътибар иттем, аннары ир кеше югереп чыгып, исәнләште, шимбә мәктәбе турында кызыксынуыбызны белгәч, кирәкле бүлмәгә кадәр озатып та куйды. Монда безне барсы да яулык ябынган ханымнар каршы алды. Әлегә минем таныш төрек хатыннары килеп җитмәгән иде, без укытучылар белән таныштык. Мәктәп директорын исәпкә алмаганда, барсы да яшьләр, инглиз телен укырга килүче төрек кызлары. Буш вакытларын кечкенә  милләттәшләренә туган телләрен, мәдәниятен, ислам кануннарын өйрәтәчәкләр. Арлы-бирле иткәнче, Нурислам башка кызлар һәм малайлар белән танышкалаганчы, балаларын ияртеп, башка ата-аналар да килде. Шунысын да әйтергә кирәк, Нурислам укыган мәктәптә быел 3 төрек  баласы бар. Әлеге балаларның аналары белән кичә генә таныштым. Алар да шушы мәктәпне тәкдим итте.

Балалар таныша, уйный, институт хезмәткәрләре ата-аналарга кайнар чәй, кекс тәкдим итте, мәктәпнең презентациясен ясады. Без ислам нигезенә генә өметләнгән идек, бу мәктәптә балаларга культура һәм әхлак, социаль белемнәр(тарих, география), көръән, сәнгәть, музыка кебек дәресләр укытылачак икән. 12 атнадан соң каникуллары, аннары тагын 19 атна уку һәм чыгарылыш кичәсе булачак.  Уку программасыннан тыш, түләү, ашау мәсьәләсе хакында сөйләделәр. Шимбә мәктәбендә укыган өчен бер балага 50 доллар, ике балага гаиләдән 75 доллар түлисе. Ярты көн уку-укыту, ашау беләнисәпләсәң – бик очсыз чыга. Баланы иртәнге 10га алып киләсе, көндезге 3кә кадәр алар монда укый, җырлый, сүрәт төшерә. Өйдән дәфтәр белән каләм алып киләсе. Тагын шунысы бар, һәр атна бер гаилә дежур булачак, бу көнне әлеге гаилә нәниләрне ашату өчен ашамлык, су яки сок алып киләчәк. Дежур гаиләне алдан кисәтеп куячаклар икән. Хуш, монысы да проблема түгел. Нурислам үзе ни дияр. Хәзер аның фикерен сорап тормыйча, яки көчкә көйләп калдырып китеп булмый, үз фикерен кычкырып әйтә, ошамаса – хет стенага сылан, барыбер эшләмәячәк.

Күңелдәге шом – юкка булды: Нурислам мәктәптән бик канәгать кайтты. Мәктәпкә йөртү өчен папка бизәгәннәр, дәрестә сүрәт эшләгәннәр, танышканнар. Кичен дәү әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә бүгенге мәктәпнең Кловердан (Clover School – көн дә йөреп укыган гомум белем бирү мәктәбе. Безнең тирәдәге мәктәпләр гел үсемлек исемнәре белән аталган, мәсәлән, Клевердан тыш, Пальма, Магнолия мәктәпләре бар.) да ныграк ошаганы хакында әйтеп ташлады.

Кичен без яшәгән комплекста фильм күрсәттеләр. Монысы хакында да тулырак сөйләргә кирәктер. Лос Анҗелестагы Калифорния университетының гаиләле аспирантлар өчен билгеләнгән комплексында яшәвебез хакында сөйләгәнмендер. Сөйләргә өлгермәсәм, димәк, соңрак язармын әле. Менә шушында фатир арендалап без күп акча – 1350доллар түлибез. Ай саен. Аврамның стипендиясенең яртысыннан күбрәге фатирга китә. Шушы суммадан университет резидентлары белән эшләүче оешма да үзенә 3-5 доллар алып бара. Әлеге акчага оештырыла да инде төрле чаралар. Кичке кино сеансы да шушы исәптән. Кино кичәсе хакында бер атна чамасы алдан һәр фатир ишегенә игълан куеп чыктылар. Анда киноның исеме, ничәдә башланачагы, ничәдә килергә кирәклеге, моннан тыш төрле тәмле әйберләр булачагы хакында язылган иде. Шулай ук үзебез белән җәеп утырырга япма яки утыргыч алып килергә кирәклеге хакында кисәткәннәр. Гадәттә, бәйрәмгә багышланган чаралар төп офис артында, бассейн һәм спорт мәйданчыгы янында, ә фильмнар безнең күрше йорт алдындагы уен мәйданыгында уздырыла. Аның өчен ишек алдына махсус аппаратура, тавыш көчәйткеч куела, ак пәрдә эленә. Моның белән генә эш бетми әле. Балаларны гына түгел, әти-әниләрен дә кызыктырып, тәмнүшкеләр өләшәләр. Мәсәлән, төрле шоколад, кәнфит, шикәрле-газлы су, гади су, сок, һәм әлбәттә, кинотеатрның аерылмас атрибуты – попкорн. Барсы да бушка. Бушка ук түгел инде, әнә теге фатир өчен түләгәндәге акчалар хисабына. Башта килеп, регистрация үтәсе, монда без үзебезнең өч кеше икәнебезне, фатирыбызны әйттек тә 3 билет, 1 лоторея билеты бирделәр. Аннары икенче чиратка басып, аннан өчебезгә өч шешә төрле тәмдәге су, өч төрле конфет, өч пакет попкорн алдык. Алып килгән япманы җәеп, казах кызы Раушан һәм аның балалары янына үзебез дә җәелдек. Ул гаиләдә 5 кеше дип, 5 билет алган, Нурисламга да алар исәбенә тәмнүшкәләр эләккән. Безнекеләр янга калды. Раушанның Әнсар исемле улы, Дәрия исемле кызы бар. Тормыш иптәше Сәкән университетта аспирантурада укый. Гадәттә, американнар ялганны белми, алар гади генә алдашу мөмкинчелеген дә кулдан ычкындара.  Фильм карарга барып утыргач кына Аврам да «Без гаиләдә 5 кеше дип, 5 билет алсак та, бер ни булмас иде, беркем тикшерми, карамый, иии, баш эшләмәгән» диде. Аврамның Россиядә алган сабагы кайсычак эшләп китә дә ул, әмма гел генә соңара. :) ))))

Алда әле безне әлеге оешма тарафыннан үткәреләчәк башка чаралар да көтә, иманым камил, алары да кызык булачак. Укучыма кызык тоелса, алары хакында да язармын.

 



Сезнең фикер