36 сәгатькә сузылган тәүлек

Төнге 2дә сикереп тордым. Йокы – барыбер йокы булмады. Үземне интектереп ятудан мәгънә юк. Әкрен генә юынып, киенеп, әйберләрне парладым. Өченче яртыда Алсуның да сәгате чылтрады. Нурисламнан кала барысы дла кузгалды. Өй эче мәш килә: чемоданнарны чыгарып подъезд төбенә өйдек. Өч тулырга ун минут кала Нурисламны да уяттык. Хушлашабыз, кочаклашабыз. Таксига утыргач, күңел дулап та куйды. Хискә бирелергә вакыт юк. Мәшәкать өсте мәшәкать. Алсу яшәгән Академическая станциясеннән Домодедовога 42 чакрым юл икәне билгеле булды.Таксига 1300 сум + багажникка сыймыйча, салонга куелган ике букча өчен тагын 200(багажның һәр предметы 100әр сумнан) түләдек. Безнең очкычка регистрация башланмаган иде әле. АirBerlin компаниясе очкычларын сайлаган идек. Шунысы яхшы булды, багажны Мәскәүдә тапшырып, Лос Анҗелеста гына аласы була. Чират кичеп, чумаданнарны кертеп җибәргәнче, безнең самолетка утыру вакыты да җитте. Очкычта өчебез бер урынга туры килүе яхшы булды. «Беренче тапкыр бөтен гаилә белән очабыз», – ди шат елмаеп Аврам. Бергә күңелле шул. Моңа кадәр гел аерым-аерым йөрергә туры килде.
Казан вакыты белән тугызларга Дюссельдорф шәһәренә барып төштек. Нурислам белән безнең виза юк, Алмания җиренә чыга алмыйбыз. Безнең кебек визасызларны җыеп алып, аерым урыннар аша, халык-ара терминалга күчерделәр. Тиз арада очучылар шундук үзләренең чыгышына чапты. Безнең алда 6 сәгать вакыт бар, ашыгыр урын гына юк. Терминалның буш почмагына барып җәелдек.

Дюссельдорф аэропортында

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мәскәүдән үк юлга дип алган кыяр-помидор, сыр, ипине кырып салдык. Нурислам копьютерда уйнады, без гәпләшеп утырдык, ара-тирә кибетләрне барып карап килгәләдем, төрле хушбуйлар искәдем.

 

чүп савытлары Алманиядә Америкадагы кебек төрле чүп өчен төрле савытлар куелган. Кәгазь, пыяла кебек чүпләр аерым-аерым ташлана.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сизелмичә дә калган, безнең Лос Анҗелеска очасы очкычны да игълан иттеләр. Безне Мәскәүдән килгән очкычтан каршы алып, шушы терминалга китергән егет, киләсе очкычка озатып куйды. Монысында визаларны карадылар, документларны тикшерделәр. Шулай да, Мәскәүдән Чикагога очкандагы кадәр тикшерү булмады, теге чакта безне 4-5 мәртәбә генә контроль уздырдырган иделәр. Америка авиакомпаниясе булганга шуның кадәр тикшерү  булганмы, әллә Европадан очканга бу юлы тынычрак үттеме?..
Очкыч 11-12 мең метр биеклектә оча. Юл ыңгай Исландия, Гренландия, Канада һәм Американың Монтано, Айдаһо, Невада штатлары өстеннән очып, Калифорнияга җитте. Төнге 3тә башланган көн һаман дәвам итә. Калифорониядә кояш батып кына килә. Руссиядә яңа көн, 1 сентябрь туган бит инде, без һаман ятмаган әле.
Очкычтан төшүгә паспорт контроленә чаптык. Чират торган халык арасында этләр ияртеп, офицерлар йөри. Этләр кешеләрнең багажларын исни. Анда безне озак тотмадылар, чик сакчылары янына җибәрделәр. Тиз генә контрольне узарбыз да, кайтып китәрбез, дигән планнар шушындагы мәрмәр идәнгә төшеп челпәрәмә килде. Америка безне көтми, яратмый, юк, ул безне, яңа иммигрантларны күрә алмый. Җитмәсә, ниндидер рецедивист тоттылармы ни, моңарчы компьютерда сканерлаган бармак эзләре нәрсәсе белән ярамаган? Карага манып, бармак эзен алып калдылар. Аврамның эче поша, ачуы килә. Елардай булып утыра.
Паспортка пищәт сугып җибәргәннәрен көтеп утырган арада, безнең кебек үк язмышка дучар булучыларны күзәтәбез. Американ ирләре тик ятмыйлар. Ике колагына да ишетү аппараты элгән олы яшьләрдәге ир 30-35ләр тирәсендәге хатын алып килгән. Филипин кызы. Тегендәрәк тагын бер абзый…. Юк, монысы бабай. Бик олы яшьләрдәге бабай булырга тиеш. Бәлки Япон сугышын да күргәндер әле ул. Безнекен түгел, 1945 елгы үзләренекен. Аврам аның яшен 80нәрдә дип билгеләде, яңа хатын алып кайткан. Сабыр гына документларна кул куйганнарын көтеп алдылар. Алган хатыны оныкчыгы кадәр генә булыр. Кыяфәтенә караганда иммигрант килен 25ләр тирәсендә кебек. Әмма, Азия халкы яшь күренә, дисәләр дә, 35тән артмагандыр аның яше. Бусы да Филипиннан. Аларга кадәр Кытай һәм Корея киленнәре үтте. Аларның очкычы безнекеннән алдарак төшкән иде, алар алданрак килгәннәр.
Паспортларны кулга алгач та, сөенә-сөенә чыгу юлына киттек. Әмма! Тагын туктаттылар да тагын контрольгә җибәрделәр. Бу юлы багажны сканердан карарга. Аврамның күңеле төшкәннән төшә. Мин дә «Синең илеңдә дошман гына эзлиләр», «Мине – легаль рәвештә виза алып килгән кешенең бармакларын сканировать итәләр, бернинди документсыз, Мексика чүллеген мүкәләп бу якка чыгучыларны эзләп тә карамыйлар», «Яратмыйлар безне монда, иммигрант булган өчен генә күрә алмыйлар» дип аның болай да янган йөрәненә май сибәм.
Аэропорттан чыкканда караңгы төшкән, окенның салкын җиле кузгалган иде. Безне каршы алырга тиешле бәндә генә күренми. Аптырагач, Аврам чылтратып карады. Телефоны сүнек. Нишләргә? Юк, чыннан да яратмый безне бу ил! Ник килдек??? Күзне дә ачып булмый, йокы килә. Нурислам рюкзакка сөялган килеш, минем курткага уранып, йоклап китте. Үзем дә көчкә чыдап торам. Дөньясына төкереп, шушындагы чирәмгә ятып кына йоклыйсы иде. Бәргәләнә суккалана торгач, якташым, Уфа кызы Гөлназга чылтрата алдык. Бәбие кечкенә, дип борчыйсым килмәгән иде. Менә ул якташ! Менә ул көтеп торган кешем! Без арлы-бирле иткәнче, Гөлназның ире җилдертеп килеп тә җитте. Гөлназның бик күрәсе килсә дә, анда кадәр бармадык, алдан сөйләшелгән бәндәгә чылтратып, анда барып төштек. Планнарыбыз Наполенныкыдай. Иртәгә шушы ук комплекстан фатир алачакбыз. Авыр-авыр чемоданнарны ни дип күтәреп йөретмәк кирәк.
Багажны фатирга бәргәч, якындагы пиццериядан пицца алып кайтып, элек яшәгән фатирыбызның ишек алдында утырып ашадык. Тамак туйгач, күңел күтәрелсә дә, йокы басты, Казанда яңа көн башланды, ә без һаман ятмаган. Фатирга кайта салып, тизрәк караватка аудык.


Один отзыв на «36 сәгатькә сузылган тәүлек»

Сезнең фикер