Мәскәүдә

Иртәнчәк Мәскәүгә килеп җиттек. Безнең өчебезгә кулда дүрт чемодан, шуларның икесе китаплар белән шыплап тулган. Моннан тыш, икебезнең дә аркада рюкзаклар. Ярый Коринна иртә белән килеп җитеп, Алсуны уятып фатирга кергән. Алсу эшкә киткәндә ачкычны алып калган һәм безне каршыларга Казанский вокзалга килде.
Алсу яшәгән фатирга көч-хәл белән барып егылдык. Аннары кем кая таралды. Аврамга интернет кирәк, Котринна белән алар якындагы кофейняга юнәлде. Мин душка һәм кухняга чәй эчәргә. Кабаттан барыбыз бергә җыелышкач, DHL компаниясенең төп офисын эзләп, Динамо метростанциясенә киттек. Ни өчен икәнен тәфсилләбрәк сөйләү зарурдыр.
Август башында без Нурислам белән икәү Америка илчелегендә иммиграцион визага әңгәмә үттек. Мондый интервью беренче түгел иде, бусы да формальность өчен генә булды.
Америкага кемгә барасыз?
Ирегез белән кайда таныштыгыз?
Сезнең туегыз Америкада булдымы? Менә шушы сорауларны бирде дә,кирәкле кәгазьләрне җибәрү белән визалы паспортларыгызны көтегез, диде консул. Ашыгудан һәм белмәгәнлектән без ике документны калдырып киткәнбез. Бересе – Россиядә минем өстән мәхкәмә эшләре булмавы хакындагы белешмәнең тәрҗемәсе, икенчесе Аврамның салымнары турындагы документ. Шушыларны җибәрү белән безнең визалар хупланачак. Очкыч билетлары 31 августка алынган, ашыгасы юк. Документларны рәтләдек тә, «Почта России» аша, беренче класслы хат итеп, Мәскәүгә илчелеккә җибәрдек. Россия почтасы белән минем электән үк дуслыгым юк. Ике ел элек шушы почта хезмәте аша мин Аврамга 8 кг китап салган идем. Барып җитмәде. Эзли башлагач та, безнекеләр баләне Американнарга япсарды. Очына-кырыена чыгып булмады, Америка почтасы югалган товар өчен иминият бәясен кайтарды. Бик скептик карасам да, әлеге хатны да Россия почтасы аша салдык. Соңыннан ник салганга үкендек. Беренче класслы хатны җибәргәндә үк почтадагы ханым өч-дүрт көн эчендә барып җитәчәген аңлатты. Проблема-фәлән юк кебек иде. Әмма дүрт көннән соң безнең чылтратуга Сортировка дигән урында хатның дүрт көннән бер атнага кадәр яту мөмкинлеген искәрттеләр. Дүрт көнгә дә чыдарга була. Әмма тагын дүрт көн кәтсәк тә, интернетта хат турында төгәл мәгълүмат күрсәтелмәде. Тагын ике көннән хатның адресатка китүе хакында мәгълүм булды. Сөенә-сөенә паспортларны көтәбез. Ә алар юк та юк. Аптырагач, Россия почтасына кабат чылтраттык. Хатны бит алып барганнар баруын, әмма адресат күчеп киткән!!! Ни гомер Новинский бульварда утырган илчелек кайда күчкән, ничек күчкән, монысын без аңлый алмадык. Хатыбызны кабат үзәк почтага, Мәскәүнең икенче очына алып киткәннәр булып чыкты. Дүшәмбе иртән юлга чыгасы, атнакич Аврам югертеп, документларны кабат эшләде дә, DHL компаниясе аша җибәрде. Үзебез дер-дер калтырыйбыз. Паспортлар 30 августка кадәр илчелектән чыкмаса – без бергәләп китә алмаячакбыз. Моннан да зуррак проблемалар булуы мөмкин түгел: очкыч билетларын алыштырасы, Мәскәүдәме, Казандамы документларны көтәсе, аннары гына юлга чыгасы булачак. Җомга көнне документлар турында мәгълүмат ала алмадык. Киеренкелектә тагын ике көн үтте. Ниһаять, дүшәмбе көн DHL сайтында безнең документлар пәйда булды. Тиз генә Мәскәүгә чылтратып, хәлне аңлаттым. Илчелектән чыккан конвертны зинһар, Казанга җибәрмәгез, үзем Мәскәүдән килеп алам, дим. Хәлгә керә беләләр. Сәгать 5ләр тирәсендә кабат чылтратырга кушып, хәл итәргә вәгъдә иттеләр. Башта кичне җиткезә алмый интектем. Нишлисең, сәгать сигезенче яртыда Коринна Мәскәүгә китә, ун тулганда безнең поезд. Әгәр документлар Казанга китә калса, миңа Казанда калып, конвертны алып, очкычта очасы булыр иде. Сөенеч: конверт Мәскәүдә, иртәгә Динамо станциясендәге төп офисларыннан барып аласы. Менә шушындый тарих. Конвертны барып алдык. Анда визалы паспортлар гына түгел, анда илчелектә җыелган миграция документлары. Аларын Америкада чик чыкканда офицерга тапшырасы. Паспортта бер еллык виза. Бу виза безгә Америка Кушма штатларының резиденты итүче 10 еллык яшел карта алу мөмкинчелеге бирә. Документларны чик чыкканда тапшырасы да, яшел карталар хат белән үзләре безне эзләп табачак.

Мәскәүдә көн шулай сизелми дә узып китте. Сәгать тугызларда шәһәр транспортында гына Домодедовога юлланырбыз дигәйнек тә, килеп чыкмады. Алсу кәҗәләнде. Аның авыр-авыр чемоданнар сөйрәп йөрисе килмәде. Аның тәкъдиме баш тартырлык түгел иде: төнне фатирда йоклап, төнге өчкә такси чакырту, акчасын да үзе бирә. Бераз тын алып тынычлангач, кичке ашны ашагач, таксига заказ биреп, йокларга яттык.



Сезнең фикер