Әзерлек

Бүген без китәбез инде. Җырдагыча:
Без китәбез инде, сез каласыз.
Без китәбез ерак илләргә.

Ерак илләр – уен эш түгел. Очкычта гына да 15 сәгатьләп очасы.
Хәзер поездга җыенабыз. Җыенуын да җыенып, китәсе әйберләрне дә тутырып бетердек кебек. Фатирны бушатып, каласы әйберләрне таратып бирәсе бар.
Әйберләрне чемоданнарга салышырга Коринна булышты. Хәзер нәрсәнең кайда икәнен үзем дә белмим. Лос Анҗелеска барып җиткәнче белеп тә булмаячак.
Роза апа иртән үк кыстыбый пешереп китерде. «Әйткән гозерем бар иде, калмасын», ди. Поездга күршем Светлана илеп куймакчы. Анысын бер ел алдан ук әйткән иде.
Поездга ике поездда китәбез. Алман әхыйрәтем Кориннаның кайчан килүе, кайчан китүе соңгы көннәргә кадәр билгесез булды. Без киткәч, Казанда үзенең каласы килмәде. Минем Мәскәүдә яшәүче классташым Алсу белән танышкан иде, бездән соң калган көннәрен шунда уздырырга, Мәскәүдә йөрергә булды. Ә без поезд билетларын август башында ук алып куйган идек. Кориннага безнең поездда билет булмады. ул сәгать ярымга алгарак барып җитә Мәскәүгә.
Казаннан без ун тула егерме минуттан кузгалып киттек. Вокзалга Света улы Эльдар белән, дуслык командасыннан Роза апа белән Марат килде. Җырлашып, елашып аерылыштык.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



Сезнең фикер