ТЕЛСЕЗЛӘР БЕЗ…

Башкортстанга кайтып килдем. Абыйның улының документларын югары уку йортына алып барырга кирәк икән, җиңги белән энекәш тә өстәлгәч, авылдан Уфага кадәр такси ялладык. Таксистыбыз әрмән кешесе. 200 километр Уфага йөреп таксист булып эшли. Иртән таңнан китә, кич караңгы төшкәч кенә кайта. Көн дә! 15 еллап элек чеп-чи башкорт авылына гаиләсе белән күчеп килеп, кирпечтән йорт төзеп керделәр. Ияреп килгән уллары шушында буй җиткерде, хәрби хезмәт турында сүз дә юк, монда туган кызлары башкорт мәктәбендә укып йөри. Авылдашларыбыз сөйләвенчә, телне башкорт балаларыннан яхшырак белә икән. Юлда барганда тәрәзәне ачып куеп, туңдырда, төрмә музыкасын куеп колакларны тондыргач, түзмәдем, “Зинһар тәрәзәне бераз ябыгыз, музыканы баса тошегез” дидем урысчалап. Музыканы сүндергәч, тәрәзәне ябып куйгач үзе сүз башлады.

-         Мин сине күргәне юк, Айбулатның сеңлесеме син?

-         Әйе. Мин мәктәпне Уфада тәмамладым, соңннан Казанга киткәч, сирәк кайтыла, дим.

-         Казанда әйбәтме соң? Мин яшь чакта анда эшләгән идем. Матур шәһәр. Анда төнгә татар кызлары табу берни түгел иде. Ә менә башкорт кызлары ризалашмый иде. Хәзер монда авылда да андый проблема юк. Әйт әле, менә татарлар яхшыракмы, башкортлармы?

-         Бусы нинди сорау булды инде, дим аптырап.

-         Татарлар башкортларга культура алып килгәннәр, диләр бит, ди әрмәнебез эре генә.

-         Культура дигән сүзгә нинди мәгънә салып әйтәсез?

-         Башкортлар бит элек утырып сийгәннәр, татарлар аларны басып сияргә өйрәткәннәр, ди бу үзе, шаркылдап көлә.

Барасы юл озак, әрмән бик эре сөйләшә. Сизәм, тормышның артына тибеп, рәхәтләнеп яши ул безнең җирдә. Өстән аска карап, мыскыл итеп кенә сораулар бирә. Аңарга хәтта минем биргән җавапларым да кызык түгел, ул үзенә үзе сокланып туя алмый. Ансыз түгел шул. Башкорт авылларыннан кеше ташып, акча эшли ич ул. Мин дә аның өчен акча гына.

Ул туып үскән Ленинакан шәһәре җир тетрәү нәтиҗәсендә ком шәһәрчеге кебек коелып төшеп, юкка чыкты. Туган җирендә яшәп, мөстәкыйльлек алган илләрен күтәрү урнына бу милләт вәкилләре дөньяга сибелеп, акча эшли, тормыш рәхәтлегендә яши.

Бара-бара сүзне ислам диненә таба борды. Монда да алардан акыллы милләт юк икән бит! “Сезнең динегез барлыкка килгәнгә күпме генә әле. Урыслар православ динен кабул иткәнгә бер мең ел. Ә әрмәннәрнең православ булуына 1300 ел. Күз алдыңа китерәсеңме, алар урысларга кадәр динле булган, әле дә алар үз диннәрен кадерләп саклый,” – ди бу. Моңа кадәр урыстан да бөегрәк милләт юклыгына ышанган күңелемне  тиз генә астын өскә китереп салды бу бәндә.

Чеченнарны да тәртипкә өйрәтеп булмый, алар Кавказның башка халыкларыннан кырка аерыла, аларны кырып чыгарга гына кирәк.

Миллион ярым әрмән суйган төрекләр геноцидны кабул итмиләр. Бөтен дөнья кабул итә, ә төрекләр – юк.  Алар үзләре күпме кайгы кичергән, үзләре акыллы, үзләре динле булып чыкты. Шушы бөек халык вәкиле булмавыма үкенә башлаган идем инде.

Уфада кирәк адрес буенча машинадан төшеп калгач та, бу кеше белән сөйләшеп бару күңелдән китмәде. Әле дә аның юшкыны тора шикелле. Ул булмаса, мин моны, бәлки, яза да алмас идем.

Зур шәһәрдән читтә, башкорт арасына сеңеп, рәхәтләнеп дөнья көтәләр, акча эшлиләр. Район җитәкчеләре белән дустана мөнәсәббәт салынган, шулай булмаса, каз кебек, бар судан да коры чыга алмыйсың. Шушындагы җирле халыкны бар дип тә белмиләр. Усал түгел шул безнең як халкы. Бераз гына усалрак булсалар, болай аяк сөртмәсләр иде ул килмешәкләр. Хөрмәтне бит сатып алып булмый, ә бу тау халыкына акча түләсәң дә, башка халыкны, милләтне хөрмәт итәчәк түгел. Үзләрен буклы себерке белән кусаң да, бу җирләрне ташлап китмиләр. Җире генә түгел, халкы да уңдырышлы бит аның, бер кемгә дә каршы килми, берсеннән дә баш тартмый. Ә теләсә кайсы милләтнең әтрәк-әләмнәре килеп, җиребезгә, байлыгыбызга хуҗа булганны да шым гына, ачынып күзәтә. Сүз әйтергә кыймый.


Один отзыв на «ТЕЛСЕЗЛӘР БЕЗ…»

Сезнең фикер