Авылдан соңгы хәбәрләр

Июль ахрында туган якны йөреп әйләндем. Авылда эссе, бакчага ни утыртсаң – котырып үсә. Ишек алдында электән үк таш салынгач, әллә ни үлән юк, ә менә арт якта, ягъни бакча ягында песи үләне котырып үсә. Мунча тирәсен киез кебек бәпкә үләне баскан. Сүзем шушы песи үләне хакында. Ни өчен песи үләне? Кайсы песи аны яратып ашый? Яфракларының песи тәпие кебек түгәрәк булуын исәпкә алмасаң, чагыштырыр башка әйбер юк кебек.

Шушы песи үләненең җимешләрен күргәнегез, алар турында ишеткәнегез дә бардыр әле. Аларны безнең якта «песи күмәче» диләр. Бала чакта без аларны учка, я күлмәк итәгенә тутырып җыя торган идек.

Бер яктан карасаң, әбинең «кем күбрәк җыя?» дигән сүзләрендә сер яткан инде ул. Вак моториканы үстерү, баланы бер эш белән генә ылыктырып утырту өчен күпме көч тәлап ителә, югыйсә. Ә болай, ул куша, урамда үлән күп, ах-ух килеп җыябыз… аннары ашыйбыз. Песи күмәченең файдасы бәлки юктыр да. Әмма ашасак та, зыяны сизелмәде.

Хәзер үзебезгз дә, балаларга да песи күмәче чүплисе түгел инде. Бакча тулы җимеш-җиләк, яшелчә, пешеп, коелып утырган кура җиләкләре янына да кереп хәлләрен белми хәзер балалар. Ә быел чия котырып уңган!

Җыеп алгалаганчы, бер ничә кадр төшереп калдым.

Кичен өйгә шушындый күбәләк килеп кергән иде. Анысын да башта фотога төшердек. Аннары шапылдаттык инде…

Элек кайтканда әни белән район үзәгеннән үрдәк бәпкәләре алып кайткан идек. Бу кайтканчы өчесен карга алган. Икесенең чукышларын яралаган. Шуларның берсе бигрәк мескен кыяфәттә инде.

Авылда тагын туй булды. Матур итеп уздырдылар ахрысы, йолаларына туры китереп, машиналардан кәнфит ташладылар, аркан белән аларның юлын буып, мәгәрич алдылар,  су юлын да ачтылар, төннең буе биеделәр дә.

Туй машинасы

Авыл халкы туй күрергә, кәнфит җыярга чыга

 

Яшьләр су юылын ачып кайтып килә. Көянтәне шаһит егет күтәргән)))


Один отзыв на «Авылдан соңгы хәбәрләр»

Сезнең фикер