тел. милләт. шәхес. пикет. (фото)

Интернетка тоташсаң – ТНВ журналисты Эльмира Исрафилова тәртибен, киләчәк язмышын тикшерүгә юлыгасың. Аның әйткәне-әйтмәгәне, әрләшкәне-талашканы, аңа каршы гаризаның мәхкәмәгә бирелүе, татар теле, урыс теле, шовинизм-национализм кебек темалар «барсы бергә буталды».  Бу хакта татнет та, рунетта шаулый, берберсенә иң әшәке сүзләрне жәлләми, чиләкләп коя. 21 июньдә Исрафилованы яклап пикет буласын ишеткәч, мин дә җыендым. Моңарчы, татар телен яклаган пикетларга бер дә чыкканым булмаса да, бу очракта анда бармауны ярамас дип таптым.

Башта татар яки урыс телен яклап уздырылган пикетларга ник чыкмавымны ассызыкларга кирәктер. Милли компонетка һәм җирле халык теленә каршы чаралар беренчеләрдән булып Башкортстанда башланды. Анда татар оешмалары активистлары үзләре янына урысларны гына түгел, чуваш, мари кебек башка милләтләрне дә ияртеп, башкорт теленә каршы урамга чыкты. Үзем Казанда булгач, төгәл генә әйтә алмыйм, ни майтара алганнардыр, әмма, минемчә, бу – Руссия урысларына сигнал булды: күп тә үтмәде татар теленә каршы чаралар Казанда кабатланды. Уфада урам тоткан активистлар үзләре әллә аңлап, әллә аңламый, Казан татарына гына түгел, Руссиядәге башка бик күп халыкларга төшәргә чокыр казды. Билгеле, бүген бу уенны кем башлавын тикшереп утырудан файда юк, әмма уенның режиссеры бик акыллы эш итә: аз санлы милләтләрне «өлкән абзыйга», анысын җирле халыкларга каршы уйната. Татарстанда урыс теленә милли компонент итеп карарга чакыру белән дә, урыс теленең уртак дәүләт теле булуына да сылтанып, татар телен кысрыклау белән дә урыс бүген Казанда «ботка пешерә».

Шушы система чылбырына коллегабыз эләккән дә, әкрен генә трактор гусеницалары астына тарттырылып сөйрәлә. Тиздән аны әлеге система сөйрәп алып, изеп китүе бар. Шушыны уйлап, чыктым бүгенге каршылык чарасына.

Язылган төгәл вакытка, алтынчы яртыга килеп җитүемә пикетчылар җыелган, алар янына дистәләп кеше килеп баскан иде. Араларында бер таныш кеше юк. Мин аларны карыйм, алар яңа кешеләрне озаклап күзәтә. Соңыннан гына бу инсаннарның урыс җәмәгатьчелеге әгъзалары булуы беленде. Барсының да кулында фото яки видео камера, диктофон. Татар иҗтимагый оешмасы, «Азатлык» яшьләр берлеге алып килгән язуларын ачып куярга ашыкмады, дәрәҗә саклап, бераз торгач кына пикетны башладылар. Аннары кызык башланды…

Плакатларга язылган ораннарны махсус органнарның фото-, видео-га төшерүе, тырыша-тырыша тәрҗемәләп дәфтәргә язып алуын кызык дими, ни дисең? Ул махсус хезмәтләр бу җыеннарга йөрмичә, татар журналситлары язмаларыннан да туплый ала бит)))) Бусы минем өчен көтелмәгән хәл булды. Чөнки татарны мыскыл итеп, провокация ясап, аннан үзләре теләгән сүзне әйттереп, аннары әйтелгән сүзе диктофонда булгач, кичекмәстән, гариза язарга, чара күрергә була бит.  Бу – шулай ук, теге сценарийның бер өлеше дә баса.  Плакатлардагы язмалар күренгәч, пикетчылар янына җыелган урыс оешмасы әгъзалары телгә килде. Татар активистларыннан да арттырып, интервью таратырга, татарлар белән сүз көрәштерергә керештеләр. «Эльмираның тормыш иптәше урыс, ул да оккупант буламы?» ише сорауларга җавап биреп тору кирәкме икән? Чөнки бу хакта җыелган журналистлар беренче кат ишетте. Ә каршы тараф моның ише вак-төяк мәгълүмат белән коралланып килгән. Татар телен, Эльмираны яклап, пикетка чыккансыз икән, урыс булмый кем булсын, үзүзеңне яклап, аклап тору килешми инде, бигрәк тә урыс телендә. Сөйлисе килгән сүзне татарча сөйләргә кирәк. Аларга татар теле кирәкми – димәк, акча түләп тәрҗемәләтсеннәр. Моннан да бигрәк, шушы Казанда, татарлыкны яклап чыккан пикетта да урыслар үзләрен хуҗаларча тотуын, татарларның  – тыйнак яки киресенчә, агрессив булуына игътибар иттем. Безгә шулай ук тыныч булу, вәзгыятнең хуҗасы булу җитми икән бит. Әлеге чарага махсус җибәрелгән «кунаклар» да игътибарга алынды. «Ник аларны тукмап җибәрмисез?» ише провокацион сүзләрне акылы булган кеше авызы сөйләмәс.

Башта ук әйткән идем, пикетка мин татар телен түгел, журналист Эльмира Исрафилованы яклап чыктым дигән идем. Ни өчен, диярсез. Чөнки соңгы арада система штампына туры килмәгән бар кешегә каршы чаралар күрелә башлады. Монда Эльмираның оккупантлар турындагы сүзләрне әйтү-әйтмәве дә мөһим түгел. Без бит кеше, ә кеше – ялгышу, кызып китү, хискә бирелү, ашыгу кебек сыйфатларга ия икәнен онытмыйк. Мин үзем дә кызып китүчән, хисле, эмоциональ кеше. Әлеге саналган тойгылар еш кына ялгышка да этәрә. Димәк, Эльмира ситуациясендә мин дә калырга мөмкин. Гомүмән, теләсә кайсы журналистның шушы хәлгә калуы бар. «Эльмира Исрафилова безне пычратты» димәделәр, «Татар журналисты», «ТНВ журналисты» дип шәрран салдылар. Әгәр әлеге сүзләрне берәр табиб яки укытучы, троллейбус йөртүче әйтсә, әлеге вакыйга моның кадәр резонанслы булмас та иде, бәлки. Татар журналистларына да куркыныч яный. Мондый чакта ни йөрәк белән өйдә ятмак кирәк?! Пикетка ТНВ журналистларыннан тыш, бәйсез журналистлар күпләп килер, дип көткән идем, өмет акланмады. Бәйсез булмаса, дәүләт газет-журналларында хезмәт куйганнарына да монда килеп күренү начар булмас иде. Журналистларның бердәм булмавын Журналистлар союзына гына сылтап калдыру – үз көчебезгә үзебез ышанмаудан да килә. «Язар өчен генә килдем»,- диючеләр күпчелек иде. ТНВдан видеокамера чыгып төшергәләп торса да, язма чыкканмы юкмы, миңа караңгы.

Пикетка бер генә журналист та коллегасын якларга килмәгән… Миңа куркыныч булып китте. Безне бит себеркенең ботакларын берәмләп сындырган кебек, тиз бетерәчәкләр. Шунысы аянычлы. Ялгышмы, белепме, коллегабызга каршы мәхкәмә эше ачылган, яла ягулар башланган икән, безгә берләшергә, бергәләп көрәшергә, көрәшмәсәк, коллегабызны якларга һәм сакларга кирәктер дә ни. Әлеге пикет турында басмаларда бер генә җөмлә сүз дә чыкмасын, журналистлар җыйналышып, шушы урынга килү бик җитәр иде. Безнең күплекне күрерләр иде, көч барын тоярлар иде.



Сезнең фикер