Әтиләр һәм бәбиләр

Безнең йорт янында гына балалар өчен комлы тартма бар. Әмма иртән дә кичен дә аның тирә-ягына уратып машиналар куела. Әлбәттә, зиннәтле кешеләрнең зиннәтле машиналары. Билгеле, балалар өчен кулган әрҗә хакында эте дә уйламый. Комлык янында гына утыргыч бар, ансында көндез әбиләр ләчтит сата, кичен яшьләр җыелып тәмәке тарта, сыра эчә, музыка тыңлый.

Шушы комлыкка бүген бер ир ике-өч яшьләр тирәсендәге ике бала алып чыккан. Игътибарымны аның кычкырганы һәм баланың чырылдап елап җибәрүе үзенә тартты. Кечкенә малай көрәге белән комны тирә-якка чәчкәнгә ир аның көрәген тартып алды да, күтенә, аякларына шуның белән бер-ике салгач, читкәрәк китеп басты. Малай чәрелдәп елый. Әти кеше түзмәде, көрәкне кире бирде. Малай кабат комны чәчүгә тотынды. Әтисе якынлашкач, малай качмакчы була, әрҗәңән сикереп чыгарга өлгермәде(кечкенәрәк шул).  Сценарий кабатланды. Тагын көрәкне кулына төшергән малай бу юлы ком ыргытып калмады, кулындагы көрәге белән артында торган машинага суккалый башлады. Көрәк белән кабат күтенә алган малай кабат елый, әти кычкырып әрли, көрәкләрне җыеп алды, малайны әрҗәдән сөйрәп чыгарып, читкә җибәрде. Кыз баласы тәртиплерәк, акыллырак булдымы, зуррак булуы да роль уйнамый калмыйдыр, ул тавыш куптармый, энекәшенең һәм әтисенең кыланмышларын шым гына күзәтте. Соңгарак ике бала читкәрәк югереп уйный башлады. Комлык янында кыймылдамый басып торган әти кеше аларны йөгереп йөреп җыеп алды. Тагын тавыш күтәреп кычкырды.

Нигә мин боларга игътибар иттем соң? Юк, үзем дә бик яхшы әни түгелмендер. Баланың соравына җавап бирергә иренгән чаклар да булгалый. Әмма, бу очракта баланы «прогулка»га  я чылбырда, я читлектә алып чыккан кебек була түгелме? «Тегендә барма, болай эшләмә, моны тотма, егылма, пычранма, югермә». Мескен бала, урамга әти кешенең үзе кебек үк тораташ кебек басып торырга да, борылып кайтырга тиеш булып чыга. Кинодагы «Туда не ходи, сюда ходи, а то снег башка упадет, совсем мертвый будешь» дигән сүзләр искә төште.

Кичә бер американ гаиләсе белән аралашырга туры килде. Хатыны – татар, улларына да татар исеме кушканнар. Бала белән әтисе – урысча, әнисе – татарча сөйләшә. Кечкенә американ татар малаена әле 2 яшь. Әниләре группадашлары белән очрашуга киткән, малай көн буе әтисе белән генә булды. шуның яртысын бергә уздырдык. Малай дип кенә атадым, гафу итәрсез, йомышларын подгузникка йомышлый, әтисе ике тапкыр алыштырды гына. Мыҗу, елау, көйсезләнү кебек нәрсә күрсәтмәде. Көн буе уйнады, ашады, эчте. Шунысына игътибар иттем, балага юк, тегене тотма, болай итмә кебек сүз әйтелмәде. Урамда эт балаларын күреп, озаклап, җиргә утырып! шуларны күзәттек, якынрак килгән көчекне сыйпап! карарга да мөмкинчелек булды. Малай төртеп күрсәткән барлык урыннарны күрдек, сораган әйберләрне тотып карады. Без сөйләшеп утырганда үзе арып туктаганчы уенчыкларны шаулатты, тавышландырды. Чү, дип әйткән кеше булмады. Әйләнгән саен әтисе улын кочып, яратып, чупылдатып үбеп кенә торды. Сөенеп карап утырдым.

Ник язды, диярсез. Болай гына. Күргәч – язасы килде.



Сезнең фикер