Гомер көзе

Дәү әнием Галләмова Гарифә рухына.

«…И-и-и, гомер дигәнең үтеп тә киткән. Мин инде сигезенче дистәне тутырам, ә ул бүген салкын җир куенына керәчәк, – дип уйлады Шәмсинур, Гөлгайшә мәете янына кергәч. – Яшь чагында Берлинны алган кебек, иркен басып йөри иде, хәзер беркемнең катнашы да, шаһит булуы да кирәкми. Ул хәзер Алла алдында: барысына да бер Алла шаһит, ул гына тигез өлеш чыгара. Шушы көнне дә күрер мәл бар икән… Эй, Ходаем, әллә нәрсәләр уйлыйм мәет алдында… Аллакаем, үзең ярлыка…»

Шәмсинур ап-ак кәфенлеккә төрелгән мәетнең балавыз төсенә кергән йөзенә бер генә күз салды да, Алла хакы өчен дип, хәер биреп дога кылгач, чыгып ук китте. Ничек кенә уйларга теләмәсен, үткәннәр барыбер үзенекен итте: күз алдына килеп, фикерен бүлеп йөдәтте.

Өйдә ялгызы гына уйларына бирелеп утырган чакта, уртанчы кызы Миңнур килеп керде:

– Әнкәй, син кереп чыктыңмы инде?

– Кердем. Ходай каршына барасы бит, шуны уйладым. Кермәсәң, кешедән дә оят.

– Мин дә, кеше алдында оят булмасын, дип килдем. Кешегә бит, сөйләргә сүзе генә булсын. Килмим генә микән, дип тә уйлаган идем…

– Килеп яхшы иткәнсең, – дип бүлдерде Шәмсинур кызын.

Үзе тәрәзәгә борылып утырды. Әнисенең күз яшен күрсәтмәү өчен шулай эшләгәнен аңлап, юк йомышын бар итеп, Миңнур кайтып ук китте.

Табигать бик үк усал кыланмаса да, үзенекен итте, берничә көн эчендә суытып җибәрде, җир таш булып туңды. Кичәле-бүгенле ап-ак кар бөртекләре бөтерелә. Моңарчы караеп яткан җир дә акка төренеп бара. Ни генә дисәң дә, кышка керүче мизгел якынайды.

Биек-биек тупыллардан өзелеп, җил уңаена кар бөртекләре белән уйнаган, караеп барган яфракларга карап, озак утырды Шәмсинур. Моңарчы бер дә игътибар иткәне булмаган – гомер көзе дә җиткән икән бит. Кеше алдында ким-хур булмыйм, балаларны, әтисез булсалар да, бәхетле итим, дип тырышып, көнен, минутын жәлләмәгән Шәмсинурның да гомере үтеп киткән.

Башта әтиләрен Себер сөрделәр. Җир эшкәртеп, мал асрап, үз көнен үзе күргән урта хәлле крестиянне «кулаклар» дип, авылларыннан куптарып, булган дөньяларын туздырдылар. Үз гаиләләре белән яшәгән олы абыйларына тимәсәләр дә, ике балалы карт белән карчыкны аямадылар. Шәмсинурга – 15, Галәметдингә – 9 яшь иде. Себер дигәннәре Башкортстанның Нуриман районындагы Красная поляна урманнарын кисү булды. Андагы хәлләрне китап итеп язып бетерерлек түгел, шуңамы Шәмсинур бу хакта уйларга да курка. Ике ел эт тормышыннан соң, әтиләре дөнья куйгач, әниләре качып китәргә котыртты. Тотсалар – исән калуың икеле, әмма, ятып калганчы – атып кал, монда череп ятканчы, дип, кызлар дәрт итәсе булды. Караңгы төннәрнең берсендә берничә кыз лагерьдан качып китте. Мең бәлаләр белән туган авылына кайтып егылды ул. Әмма кулак калдыгын монда кем көтеп торсын инде?! Абыйларына барып төртелде. Бәхете булгандыр, кеше тупсасында озак тормады, Дим арьягындагы авылдан яучы килгән иде, ризалашты да куйды. Чит авылда, үги каенана белән яңа тормыш башлады ул. Төшкән урынына таш булып батты, каенанасы белән дә уртак тел тапты, матур гына яшәп киттеләр. Газизулла үзе – чибәр, озын буйлы, бөдрә чәчле. Җитмәсә, гармунчы. Авылдагы бер генә мәҗлес тә ансыз үтмәде. Кышкы буранмы, яңгырмы, чакырган җирдән калмадылар. Кечкенә сабыйларын, бәлки, шуңа саклый алмаганнардыр. Биш айлык кызлары дөнья куйгач, бер-бер артлы тагын ике кыз тапты Шәмсинур. Зурысы – Гөлнур, кечкенәсе Миңнур бер-берсен карап, дәү әни белән дәү әтидә калалар. Газизулла белән Шәмсинур көнозын колхоз эшендә: берсе келәттә орлык чистартса, икенчесе җәен басуда урак ура; кышын фермада сыер сауды, бозау карады. Соңгарак, урын булгач, бөтенләйгә сыер саварга күчте.

Тормышлары матур иде, тавыш-тынсыз, аңлашып яшәделәр. Каенатасы – балыкчы, икесе дә эшләгәч, ачлык күрмәделәр. Ризыклары һәрвакыт булып торды. Бәла көтмәгәндә килде: илне сугыш ялмады. Авылның корал тотарлык ир-атлары сугышка китте. Газизулланы районга комиссиягә барган җиреннән борып кайтарганнар, колакка каты иде шул, вакытлыча калып торды. Ул арада колхозга бригадир итеп сайладылар. Тагын да тырышып, Җиңү өчен, Сталин өчен хезмәт кую чоры җитте. Колхозның председателе читтән килгән иптәш Хаҗгалиев белән генә эшләре пешмәде Газизулланың, уртак тел табылмады.

Германиядә ниләр булуын кайдан белгәндер, анысы мәңгелеккә сер булып калды, шулай да, «Алар – алга киткән ил. Аларда фән дә, мәдәният тә алда. Сөрү, тырмалау, чәчү, утау, уру кебек җир эшләрендә трактор, машина кулланыла. Хәтта авылларында да кара җир түгел, таш түшәлгән, машиналар йөреп тора. Безнең ише ач яшәмиләр, акчалары күп, лавкаларында бөтен нәрсәне дә алып була», кебек сүзләр әйткәләгән. Бу сүзләрне ишеткән кешеләре, җитәсе җиргә җиткерүчеләре дә табыла. Чукракның ишетмәгәне юк, дигән сүзне Газизулла кебекләргә карап әйткәннәрдер, мөгаен.

Ә бер көнне Газизулла эшеннән күпкә соңарып кайтты. Төсе качып, борчылып, ачулы кайтты. Шәмсинур өченчегә бәби көтә. Иренең хыялы – малай булыр, дип өметләнделәр. Газизулла белән нәрсәдер булганын йөрәге белән тойды, «Куй, хафаланма, эше авыр, җаваплылыгы зур», – дип үз-үзен тынычландырырга тырышты Шәмсинур. Газизулла да тавыш-тынсыз гына кичкене ашагач, хатынының табак-савыт җыештырганын сабыр гына көтеп торды да, янына утыртып, сүз башлады.

– Шәмсинур, бүгенме, иртәгәме – мине алып китәрләр инде… син бөгелеп төшмә… балаларны ятим итмәскә тырыш… Аңлашылмаучанлык кына килеп чыккан, дисәм дә була. Озак тотмаслар. Елама! Сиңа килешә торган эш түгел.

– Нәрсә булды, ник сөйләмисең? – дип яшьле күзләрен күтәреп карады Шәмсинур.

– Бүген келәткә барып керсәм, Хаҗгалиев белән Гөлгайшә бодай өстендә ята… шуннан…

Газизулла сөйләп бетерә алмады, кызлары Миңнурның йоклаган җиреннән чырылдап елап җибәрүе бүлдерде. Шәмсинур йөгереп барып баланы күтәреп алды.

– Ни булды, бәбкәм, ник елыйсың? Куркыныч төш күрдеңме әллә?

– Әттә өффф булды… Әттә өффф булды, – дип елады Миңнур. Сеңлесенең елавыннан Гөлнур да уянып алгы якка чыкты.

Газизулла кызларын бик ярата, иркәли, тавыш та күтәргәне булмады. Әле дә әтиләрен күргәч, кызлар икесе дә аңа сырылды. «Әттә бит тәттә… әттә бит тәттә», – дип тәтелдәде кечкенәсе.

Иртәгесен иртүк районнан килделәр дә Газизулланы алып та киттеләр.

Аннары суд… 58нче статья… «Халык дошманы»… тагын дошман.

Судтагы төп шаһит Гөлгайшә Газизуллага гаепне мулдан ташлады. Теге очракта келәттә булган вакыйга кабат телгә алынды. Шунда кыз: «Нишлисең инде, Газизулла абый, сине дә сугышка алалар бит», – дип сорагач, «Һиии, исең киткән икән, алсалар, мин тегеләр ягына чыгам да куям», – дигән җавап алган. Моның киресен исбатлау авыр иде.

Газизулланы алып киткәч, районнан берничә мәртәбә килеп, йортны тентеделәр. Сахиулланың немец шпионы буларак шәхси әйберләрен эзләүләре икән.

Бер чәршәмбе алып киттеләр, икенче чәршәмбедә Шәмсинур тагын бер кыз тапты.

Газизулланы башта район төрмәсендә тоттылар, соңгарак Бәләбәйгә күчерделәр. Шәмсинур күкрәк баласын күтәреп, каенатасын алып, очрашуларга йөрде. Якларлык кешеләрне кунакка чакырып та, күчтәнәчләр күтәреп алып барып та карады. Файдасыз иде.

Газизулла да тик тормаган булып чыкты. Төрмәдә утырган чагында өлкә җитәкчеләренә, хәтта Сталинга да хат язган, 10 елга утыртуларын дөрес түгел дип, «дело»сын кабат карауларын сораган, үтенгән. Яңа хөкем, хакыйкать эзләгән ул башлыклардан.

Шулай өч айдан артык, Шәмсинур ире артыннан төрмәдән-төрмәгә йөрде. Ә бер көнне бүгенгедәй хәтерли ул, ноябрь туган вакыт иде. Әллә Газизулланың хатларына игътибар иткәннәр, әллә башка берәр сәбәп белән, суд яңадан эшне башлады. Район үзәгенә судка чакырып килгән хатны алгач, сөенгәндәй итте Шәмсинур, кем белә, бәлки, аклана да алыр. Бәлки, елларын киметерләр. Иртәнге намаздан соң чыгып китеп, барасы җиргә вакытында барып җиттеләр. Бераз утыргач та, «Бәләбәйдән гаепләнүче белән олау чыккан», – дип әйттеләр.

Җирне ап-ак кар каплаган. Юлларда олаулар йөреп торса да, көздән калган баткак, пычрак таш кебек каткан. Юл йөрүләре кешегә түгел, атка да авырлык белән бирелә. Иртәнчәк чыккан олау көн кичкә авышкач, чак килеп җитте. Әмма шомлы хәбәр йөрәкне тетрәтте: олауда Газизулла юк иде. «Ни булган?» – дигән сорауга: «Юлда югалды…» – диделәр.

Шуннан артык, җан җылытырлык хәбәр ишетә алмадылар. Шулай да, Газизулла юлда югалырга биш тиенлек акча түгел лә! Шәмсинур иртән көтте, кич көтте… Әмма хәбәр-хәтер булмады. Белгән-күргән кеше дә табылмады. Суга баткан кебек, суд көнендә юкка чыкты Газизулла.

27 яшендә 3 кыз баласын кочып, каената һәм үги каенана белән торып калды Шәмсинур.

Бер төшкән башка бәла гел төшеп кенә тора икән. Кышкы чатнама суык төнне йортлары янып китте. Гөлнур уянып: «Янабыз!» – дип сөрән салмаган булса, нәтиҗәне күз алдына китерүе дә авыр. Өч кызны тәрәзәдән ыргытып, каената-каенанасына чыгарга ярдәм иткәнче, ут йорт эченә үрләде. Өсләрендәге кием белән генә торып калдылар. Ут чолан яктан чыккан, дигән фикергә килде авылдашлары. Янганнан соң, чоландагы тимер сандыкны (аның эчендә кайбер бизәнгеч тә, документлар гына иде, каян килсен ул вакытта акча!), салымга түләргә суеп эленгән сарык түшкәсенең күмерләрен дә тапмадылар. Алып чыккач, ут төрткәннәр, дигән сүз соңрак кына таралды.

…Газизулласының сүзләрен тормышка ашырырга, ничек кенә булмасын, балаларга ятимлек күрсәтмәскә тырышты. Ярый әле, каената-каенанасы кешелекле, киң күңелле булдылар, килен, балалар дип, өзелеп тордылар. Шушы тормыш та ун елга гына барды. Каенатасы вафат булгач, каенанасы кайтып китте. Картайган көнен барыбер килене Шәмсинурның кызларында үткәрде, Гөлнурда торып, аның балаларына күз-колак булды. Үзен кадерләп, хөрмәтләп карадылар.

Язмыш биреп торган зур сынаулар алдында башын имәскә тырышса да, кайберләре алдында көчсез иде Шәмсинур. Хәтерендә, үз көчсезлегеннән өзгәләнеп елаган да иде бит ул. Ачлык еллар, ашка салып болгатырлык та он юк. Йорт янганнан соң каенатасының да хәле китте. Элек бик ярдәм иткән мурза, кармакларның да кирәге бетте, каенатасының балыкка йөрергә хәле калмады. Ачлык та үз эшен эшләгәндер. Үзләре ашамаса да, кызлары белән килененә ашатты. Әллә ачлыктан үлде әле ул, дип тә уйлап куя хәзер Шәмсинур.

Сугыш беткәннән соң, Америкадан ярдәм итеп, авылның ач-ялангач гаиләләрен, ятим балаларын ашаталар иде. Шәмсинур көнозын эштә, балалар ялгыз гына өйдә калалар. Берсендә башкаларга иярепме, болар да авылның бер башыннан икенче башына кадәр, ашаткан урынга барганнар. Әмма бушка гына. Бер гаепсез шушы балаларга ашарга пешерүче апалар чүмеч белән селтәнеп, куып кына җибәрәләр. Елап сөйләгән сүзләрен ишетеп, Шәмсинур әллә нишләде. Күңеле тулгач, урманга чыгып китте дә, туйганчы, ярсып, кычкырып елады да елады. Шунда бераз тынычлангач, беркемгә дә баш имәячәкмен, барысын да үзем табачакмын, бирешмәячәкмен, дип үз-үзенә сүз бирде. Аллаһыга сыенуы да ярдәм иткәндер. Намазын, уразасын калдырмадылар алар.

Вакыт дигәнең сизелми дә үткән. Каенаталары үлгәндә Гөлнур – 15тә, Миңнур – 13тә, кечкенә Мәүлиха 10 яшьтә генә калган иде. Баштарак Гөлнур белән бергә сыер саудылар, колхоз бозауларын карады. Бераздан Миңнур да кул арасына кереп, эшкә кушылды. Балаларны укытырга гына мөмкинлек чыкмады. Ул вакытта укуны уйлаган да булмады шул. Бер генә эштән дә курыкмады, эшләмим, димәде. Кая кушсалар, шунда йөгереп барды, җир җимертеп эшләде. Сыер савып, яхшы эшләгән өчен колхоз бозау бүләк иткәч, йортка сөенеч тулды. Тана бозауны сыер иттеләр, сөт булгач, ачлык сизелмәде.

– Хәзер инде, Аллага шөкер, барысы да артта калды. Без тырышып төзегән колхозы да, коммунизмы да җәһәннәмгә олакты. Күпме җәфа күреп, исән калдык, хәзер рәхәт тормыш кичерәбез. Бәлки, Газизулла булса да, шуның кадәр авыр булмас иде дә бит. Ни эшлисең, маңгаема язылган язмышым шул булгандыр, күрәсең, – дип әйтеп куйды Шәмсинур үзе дә сизмәстән. Үз сүзләреннән үзе айнып китте.

Күпме сулар аккан, күпме гомер узган! Тик көрәшеп, ярышып, гомеренең үткәнен дә сизмәде бит ул. Аллага мең шөкер, хәзер өч кызы да авылда, кияүләре дә яхшы булды, «әби» дип өзелеп торалар. Барысы бергә җыелып киләләр дә, нинди эш бар, җимертеп эшлиләр дә китәләр. Шәмсинур күптәннән инде намазлыкта гына хәер-догада утыручы карчык. Коръән укырлык күзләре дә күрә. Оныклары: «Дәү әни, син безнең иң акыллы кеше, гарәпчә дә, латинча да, урысча да укый беләсең», – диләр. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!

Бар тормышын энә күзеннән үткәреп, күз алдына китереп утырган арада мәетне юып, күмәргә алып чыктылар. «Менә, Гөлгайшә, синең дә соңгы юлың… Мин сине гафу итәм. Ни булса да булган, үткәннәргә кире кайтып булмый», – дип уйлады Шәмсинур эчтән генә.

– Хәерле юл… – күз яшьләрен тыя алмады ул. – Син хәзер минем Газизуллам янына барасың. Ул да сине гафу итсен, Ходаем…

Яшьләрен үз иркенә куйды, Шәмсинур. Ник тамганнардыр алар бертуктаусыз? Әллә үкенү, әллә юксыну, әллә пошыну яшьләре иде алар. Үзе дә аңламады. Аңларга да теләмәде ул.

Айгөл ТАМЬЯН.



Сезнең фикер