Иж-Бубый мәктәбе ябыла? (фото)

Без өстән кушылганны һәрвакыт җиренә җиткереп үтибез. Русия законнары мәсьәләсендә тагын да арттырыбрак җибәрергә маһирбыз. Мәктәпләргә кагылышлысын гына алыйк. Татар авылларындагы мәктәпләрне оптим-альләштерү иттарткычы пычакларына салу безнең өчен берни түгел. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нурәхмәт әйтүенчә, соңгы өч елда республикада 175 мәктәп ябылган һәм аларның барысы да татар мәктәпләре.

Иж-Бубый мәктәбе ябыла икән дигән хәбәр Казандагы татар мохитенә азмы-күпме йогынтысы булганнар арасында шау-шу уятты. Бер автобус татар журналистлары, Бубыйлар нәселе тарихын өйрәнгән галимә Альта Мәхмүтова белән бергә Әгерҗе ягына юл тоттык.

Әгерҗе безне кышкы салкыны, өелеп яткан карлары һәм бер көтү чиновниклары белән каршы алды. “Мәктәпне беркем дә ябарга җыенмый, сезнең йөрүегез бушка”, – диделәр безгә авылга аяк басуга. Казаннан килгән журналистлар белән очрашуда мәктәп директоры Эльмира Маннапова белем учагының алдынгылардан булуын, бүген биредә 87 бала белем алуын бик дулкынланып сөйләде. Иж-Бубый мәктәбенең ике уку кабинеты илкүләм“Мәгариф” проекты кысаларында заманча җиһазландырылган. Мәгариф тармагындагы Каюм Насыйри исемендәге премия дә алганнар. Тирә-як өч авылдан балаларны автобусларда алып киләләр, кайтарып куялар. Быел мәктәпне 3 бала гына тәмамласа да, беренче сыйныфка 10 бала керәчәк. Мәктәпне киләчәксез дип атау хата булыр иде. Гомумән, авылда 7 яшькә кадәрге йөздән артык бала бар икән. Авылны үлеп баручылар рәтенә кертә алмыйсың. Яңа гына ике тулы урам барлыкка килгән – яшьләр ипотека ярдәмендә йортлар салып, авылда яшәргә кала. Биредә бертуган Бубыйлар йорты да сакланган. Хәзер ул йорт почта хезмәте бинасы булып тора.

Әгерҗе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова да журналистларга Иж-Бубый мәктәбенең ябылуына юл куймаячаклары, районның Мәгариф министрлыгына җибәрелгән хисабында (кайсы мәктәпне калдырырга, кайсын ябарга, кайсына акча бирә алалар, кайсына – юк) әлеге мәктәпнең булмавы турында сөйләде. Шулай да аның ябылу ихтималлыгын да читләтеп үтмәде. Римма Гыйльметдинова сүзләреннән аңлашылганча, хәзерге вакытта Иж-Бубый мәктәбен “асрау” өчен республика бюджетыннан елына 7 миллион сум каралган икән. Әмма 2013 елда республика акчаны норматив буенча бүлә башласа, 3 миллион 600 мең сум акчаны табу район җилкәсендә калачак. Район бу акчаны тапса бик хуп та бит. Ә тапмаса, тарихы йөзәр ел белән исәпләнгән Иж-Бубый укучыларын биш чакрымдагы Әгерҗе шәһәренең урыс телле мәктәпләре көтә.

Очрашуда Альта Мәхмүтова да бик ачынып сөйләде. Ул бу авылның, аның мәдрәсәсенең, данлыклы мөгаллимнәренең тарихын җентекләп өйрәнгән галимә. Альта Хаҗи кызы җәйгә Иж-Бубый мәдрәсәсе ачылуга 230 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмнәргә өмет баглавы, өметләренең акланмый калу куркынычы барлыгын әйтте. Тагын бер датаны искә төшерде ул: патша жандармнарының данлыклы мәдрәсәне ябып куюларына быелның февралендә, нәкъ менә шушы көннәрдә 100 ел тулган икән. “Тарихта бер булган фаҗига икенчесендә фарс рәвешендә кабатлана. Әлеге фарс авыл халкы, шушы җирлек түрәләре тарафыннан башкарылмасын иде”, – диде Альта Хаҗи кызы.

Шулай да очрашуга килгән Әгерҗе башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Татарстан җитәкчеләре Иж-Бубый мәктәбе язмышына битараф булмас дип ышана. Сөйләшүләрдә барлык чиновникларның да бертавыштан мәктәпне ябарга юл куймаячаклары турындагы сүзләрне ишетеп сөендек, әлбәттә. Тик…

Без, журналистлар, Әгерҗедән әйләнеп кайткач, Татарстан Мәгариф министрлыгыннан менә мондый рәсми җавап алдык: “В соответствии с муниципальной целевой программой «Развитие сети образовательных учреждений Агрызского района на 2010-2012 гг.» в 2012 году предусмотрено закрытие Иж-Бобьинской средней школы. Обучающиеся будут перевозиться к месту обучения в Агрызскую среднюю школу 3.По информации отдела образования ИК Агрызского района – педагогический персонал планируется трудоустроить в общеобразовательные учреждения г.Агрыз”. Менә сиңа мә! Бу хакта Әгерҗе түрәләре әллә кайчан хәбәрдар булган бит инде, югыйсә. Ә ни сәбәпледер безне тынычландырып кайтардылар.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА.

«Татарстан яшьләре»



Сезнең фикер