Дәрдемәнд


ШИГЫРЬЛӘР

КАЛӘМГӘ ХИТАП

Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит[1],

Килеп кичмсшлэр пхвален бәян ит[2].

Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,

Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!

Бабалар кабере янында күңел зар,

Аталар рухының армандасы [3] бар…

Кара туфрак тулы мазлум нидасы[4],

Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы [5]?..

Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,

Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.

Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,

Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!

1906

ҮТКӘН КӨННӘР

И кая ул көнки бездә

Шәп торулар бар иде;

Әмма дошманнарда гамьнәр [6],

Эч пошулар бар иде.

Бер заман чыгар идек без

Кырга дус-ишләр илә,

Анда уеннар, көлүләр,

Сикерүләр бар иде.

һәй, гомерләр… үтте китте…

Кая китте ул заман!

Кая ул шәп һае-һулар![7]

Гефтегүләр [8] бар иде!.,

Бер вакыт бунча рәхимсез

Дәгел иде кызлары,

Анда туташларда ымнар,

Күз кысулар бар иде.

Ничә еллар үтте, әмма

Күрмәдек кызлар йөзен,

Янымызда әүвәле

Кандай сылулар бар иде.

Шигърене күргәч Закирең [9],

Диде өлкәннәр дә — һай!

«Яшь чагында бездә һәм

Андый йөрүләр бар иде».

1903

ТАЛ ЧЫБЫК

[Ислах[10] сораган шәкертләргә тартамын]

Ничөн суга сузыласың,

Тал чыбыккай, интегеп;

Ялварасын, борыласың,

Тилмерәсең, өзеләсең

Аккан суга күз тегеп.

***

Япракларың кылтырый…

Эчеп канасың [11] килә!

йөгерә, кача су чылтырый,

Кояш нурында елтырый

һәм кача ул һәм көлә!

[Тәрҗемә.]

1906

ЯЗ ЧӘЧӘГЕ [12]

[Мәдрәсәм Мөхәммәдиягә тартыладыр]

Килер-килмәс борын гөрләп матур яз,

Ничек бөкдең умырзая җилекне.

Исәр-исмәс икән таңда җил,

Ничөн кызганмадың, түктең гөлеңне?

1906

КИЧӘ КҮР, ИРКӘМ…

Кичә күр, иркәм, нидер иткәннәрем,

Гамь заманында [13] яман әйткәннәрем.

Күргәнең миннән яфаларны оныт—

Әйдәмә яд[14], ул хафаларны оныт!

Әмма шул көннәрне, кем, булган иде,

Гыйшык илән моңлы күңел тулган иде.

Уйнашыр, уйнар идек без мәңгү шад,

Шул заманнарны онытма, әйлә яд!

1906

КЫЙТГА

һөҗүм иткән фәләк [15] җир-җир [16] корып дам [17]..

Ишет милләтнең ул фөрьяд[18] вә зарын!

Сине бер хам тимер[19] зан кылган ул хам[20]…

Чыгар кындан каләм — тел зөлфикарын[21]!

1906

ЯНГЫР

Көн кызды, кызды һава монарланып [22],

Сагымлап[23] кыр белән дала чобарланып.

һава тымык—гшылт итми!.. Кысылды тын:

Ядгыр көтә җирнең йөзе комарланып[24]…

Күренде күк йөзендә кара болыт,

Болганып гайрәт белән ужарланып [25],

йөгертеп өермәләр, истереп җил

Ачулы Килә атылып, йомарланып…

Ялт! итте яз кылычы кыеп күкне,

Бушанды күк — яңгырны коеп түкте.

Күк селкенеп украна[26], җир сыгыла,

Нәдер итеп ходаемга халык сыгына.

Мал чулашьш [27] уртага алып балаларын,

Баш ияләр куеп арка җил агына.

Күк ярылып чатырдый, тау шаңгырый,

Шифалы ява коеп яз яңгыры,

Җан-җәнлек су тавышы тулды җиһан,

Шаулый-гөрли җирнең йөзе, күк яңгырый.

1906

КЫЙТГА

Ятимнәр күңелене кырдың, җимердең,

Көчең җитсә, бу зиндан ишеген ват-

Туган, алдауда мин синнән калышмам.

Күрим сине, я бу солдатны алдат!

1906

УРАМ ЕГЕТЛӘРЕНӘ…

Чамасы, гыйльме шәп матур егетнең,

Кай эчке — кайда барыннан хәбәрдар.

Эчеңдәген белә шеша тышыннан —

Өнәр бар ирдә, бакчы; зур өнәр бар!

1906

КЫШКЫ ТӨН

[Пушкиннан]

Буран өермә бөтерәдер,

Уйный, кар җирдән ала:

Я җанварлардай үкерәдер,

Я егълый гүя бала.

Я бер крыша ябучыдай

Түбә саламын чәчә,

Я кич калган бер юлчыдай,

Тәрәзә капкачын эчә.

Бу искергән алачыгым

һәм караңгы, һәм төссез,

Нишләп утырасың, карчыгым,

Тәрәзә төбендә сүзсез?

Юкса буран улавыннан

Ялыкуыңмы, әбкәем,

Я орчыгың шулавына

Талыктыңмы, әбкәем.

Кил эчәек бергә, килче,

И яшь чагым юлдашы,

Кил эчәек, килче-килче,

Китсен күңел сагышы!

Җырла миңа — бер ковд ничек

Чит илләрдә гомер иткән;

Җырла шуны — бер кыз ничек

Иртәнчәк суга киткән.

Буран өермә бөтерәдер,

Уйный, кар җирдән ала:

Я җанвардай үкерәдер,

Я егълый гүя бала.

Кил эчәек бергә, килче,

И яшь чагым юлдашы,

Кил эчәек, килче-килче,

Китсен күңел сагышы.

1907

_______________________

[1] Гаян ит — мәгълүм ит, ачып сал.

[2] Әхвалеп бәян ит—хәлләрен сөйләп, хикәя итеп бир.

[3] Армандасы — үкенечле өмете — теләге.

[4] Мазлум нидасы — кыерсытылган, җәберләнгәннәр тавышы,

[5] Фидасы —- корбаны.

[6] Гамь — кайгы, бу урында көнләшү мәгънәсендә килә,

[7] һае-һулар — шау-гөр килеп шатланулар.

[8] Гефтегүләр — әңгәмәләшүләр,

[9] Закирең— Закирнең, язучының үзенә кайтарып әйтүе

[10] Ислах — реформа, уку-укытуны яңарту,

[11] Канасың — туясың.

[12] 1906 елның 22 мартында «Вакыт» газетасының 8 иче санында, ягъни «Тал чыбык» шигыре белән бер ук санда басыла. «Тал чыбык» шигыре «ислах сораган шәкертләргә» гомумән багышланган булса, бу соңгы «Яз чәчәге» шигыре Мөхәммәдия мәдрәсәсенә багыш- ланган, һәм ул да шул еллардагы уку-укыту эшләренең торышың курсәту булса кирәк.

[13] Гамь заманында — кайгылы чагымда.

[14] Әйләмә яд — искә төшермә, телгә алма.

[15] Фәләк — тәкъдир, язмыш.

[16] Җир-җир — һәр җиргә.

[17] Корып дам — ау, тозак корып.

[18] Фөрьяд — елау-сыктау тавышы.

[19] Хам тимер — эшләнмәгән чи тимер.

[20] Зан кылган ул хам — дип исәпләгән ул үзе хам дигән мәгънәдә.

[21] Тел зөлфикарын — тел кылычын.

[22] Монарланып — һаваның куерып, зәңгәрләнеп һәм ерактан болыт төсле булып күренүе.

[23] С агымлап — куерып, мираҗланьш, буланып.

[24] Комарланып —сусап, зарыгып мәгънәсендә.

[25] Ужарланып — котырынып.

[26] Украна — ыңгыраша. Борынгы үзбәк телендә ат кешнәвен аңлата.

[27] Чулашып — куркышып

«Кораб»

Шаулый диңгез,
Җил өрәдер,
Җикәнен киргән кораб.
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап…
Чыкты җилләр,
Купты дулкын,
Ил корабын җил сөрә…
Кайсы юллар
Нинди упкын,
Тарта безне җан сорап?

Бүзләрем маналмадым

Бүзләрем маналмадым
Гәрчә мин дә бар саналдым,
Ил катар сан алмадым;
Илдә йөрдем, хазлар алдым,
Уйласам — сан алмадым.
Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад, —
Бер янып ат алдылар.
Мин, гариб, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым.
Уйлагыз: мәгъшука меңнәр!.
Мин гашыйк саналмадым!

Кемгә васләт, кемгә өмид
Нигъмәтен бирде фәләк.
Мин өмиднең сул кулыннан
Бер сынык нан алмадым.
Кемгә васләт, кемгә өмид!..
Мин сынык нан алмадым!

Әйттеләр, кем, бер бәхетсез
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бузардым…
Ни таныйм — таналмадым.
Ни таныйм?.. Таналмадым!
Сезне, милләт кызлары, аһ!
И өмид йолдызлары!
Таң-сәхәрләр эзләп-эзләп,
Бер күреп каналмадым.
И өмид йолдызлары!..
Бер күреп каналмадым!
Исте җилләр ил эченнән,
Иртә-кич салдым колак.
Җил-җиләсләрнең моңыннан
Зәүкы әлхан алмадым.
Кайда бер тау, кайда мәэмүл
Чишмәи әбелхәят!
Тез йөгендем, яшь тамыздым, -
Дәрткә дәрман алмадым.
… Дәрткә дәрман алмадым!

Биэре милләт, маэи зәмзәм
Күзләдем еллар буе.
Җитте дәфнем вакты,
Кәфнем бүзләрен маналмадым!.
Вәйля!..
Дәри-и-и-гъ!
Бүзләрем маналмадым!!.

Ил катар – ил буйлап.
Хаз – өлеш.
Васләт – кавышу.
Нигъмәт – муллык.
Фәләк – язмыш, тәкъдир.
Нан – икмәк.
Бузару – агару.
Каналмау – туя алмау.
Зәүкы әлхан – көй ләззәте.
Мәэмүл чишмәи әбелхәят – булыр дип фараз ителгән мәңгелек чишмә.
Биэре милләт – милләт коесы.
Маэи зәмзәм – зәмзәм суы.
Дәфен – күмү, җирләү.
Дәригъ! – Ни кызганыч!




Сезнең фикер