Дәрдемәнд (фото)

Ниһәять, Камал театрында Илгиз Зәйни куйган «Дәрдемәнд» спектаклен карый алдым. Ошадымы, диярсез. Ошады ул миңа. Әмма кыска гына спектаклнең эченә кереп китә алмый интектем.  Башта шунысын әйтим: бизәлеш ягыннан бик матур, үзенчәлекле эшләнгән (Илдар Кәрим). Шагыйрь заманына туры китерелгән аклы-каралы төсләр, кинохрониканы урынлы куллана алу, шәүлә театрын файдалану, артистларның аклы-каралы киемнәре – барысы да үз урынында, үз ролен үти. Заманасы да бит ул вакытта шул аклы-каралы төсләрдән генә торган. Башка төсләре әлегә билгеләнеп өлгермәгән була. Начар-яхшы, мөхәббәт-нәфрәт, бай-ярлы, надан-укымышлылардан гына торган замана. Дошманы – дусты да әллә каян күренеп тора.

Дәрдемәнд алтын тапты

Спектакльдә Дәрдемәнднең алтын юуыннан алып, кинохроника белән тормышын тизләтеп, шагырь, мөхәррир булган чорына килеп туктыйбыз. Режиссер ниэшләптер Дәрдемәндне Тукай янына куеп карый. Аларның берберсенә язган шигерләре, хатларын ишетәбез. Гомумән, бу ике шагыйрьне тигезләштереп, алар арасына тигезлек билгесе куеп карау кирәкмидер. Әллә инде автор бу очракта Дәрдемәндне Тукай кебек бөек итәсе килгәнме? Дәрдемәнд һичшиксез бөек шагыйрь, әмма аны Тукай белән чагыштыру кирәкми, алар икесе ике полюста, иң мөһиме алар икесе дә милләт өчен язган, эшләгән. Тукай – кечкенәдән ятим калып, кеше кулында үсеп, яшьтән тормышның ачысын-төчесен татый. Закир Рәмиев исә туганда ук җил-яңгырдан сакларлык гаиләдә үсә, укый, белем ала, Төркиядә яши, алтын юдыру бизнесында ныклап аякка баса. Бүген сакланган иҗатын барласак та, Дәрдемәнд иҗатка акыл туплап, ир корына кергәч кенә килә (яшьрәк чагында язганнары сакланмаган). Тукай кебек яшьлек максимализмы белән түгел, ныклы фикер, философия белән язган ул. Тукай – заманының туры сүзле, яшен фикерле шагыйре булса, Дәрдемәнд – һәр язмасына тулы мәгънә салып, һәр сүзен оста кулланып яза.  Миллионер-шагыйрь, капиталист, заман таләбе беләнме, йөрәге кушуы буенчамы шигърияткә килә, үз акчасына милли җанлы «Вакыт», «Шура» газет-журналларын чыгара. Аның иҗаты – өлгергән ир иҗаты.

Өстәлнең ике башында ике шагыйрь - Дәрдемәнд һәм Тукай "әйткәләшә"

Ә спектакльдә укылган шигырләрнең мәгънәсенә төшенүе авыррак бирелә. Төрле яктан килеп аңларга тырышсам да, әсәрнең уңышсызлыгын артистларның яшьрәк булуыннан гына күрдем. Аларны да рәнҗетәсем килми, араларында шундый талантлылары бар. Әмма Дәрдемәнд шигырьләрен уку – барыбер кабул ителми. Тукай иҗатын без Илдус Әхмәтҗан белән күзаллаган кебек (гәрчә, Тукай яшьли вафат була, аның шигырьләрен яшьләр укыса да хилафлык юк, миңа калса), Дәрдемәндне укуны да олы, ир уртасы артистка тапшырасы калган, дим.

Шунысы бар, яшьләр тырыша. Илгиз Зәйни бу юлы режиссер буларак ачылды. Күзаллавы да яңача. Иң мөһиме, миңа калса, аның нәкъ шушы темага, Дәрдемәнд шигырьләренә тотынуы. Без бит совет әдәбиятеннән калышмыйча, Дәрдемәндне һаман баһалап бетерә, аның сәүдәгәр гаиләсендә тууын да, миллионер булуын да гафу итә алмыйбыз кебек. Әдәби мирасының кадерен белмибез, аның шигырләрен аңламыйбыз дисәм дә, ялгыш түгел. Бүген татар сәхнәсе түренә менүе – шушы башлангычның чишмә башы булсын иде. Эйе, Дәрдемәнд шигырьләре мәхәббәт турында  булса да, аларны көйгә салып җырлавы авыррак, чөнки аларда фәлсәфә күбрәк, гадәттә, фәлсәфә сөйләргә яхшы. Күбрәк сөйлик, күбрәк сөйләтийк аны.

ПыСы. Тиздән «Күңел ынйылары/күңел энҗеләре» рубрикасы астында Дәрдемәнднең  кайбер шигырьләрен укый алырсыз.



Сезнең фикер