Төн

Еш кына төнен утырам да, билгеле сәбәпләр белән җәен балконда, кышын подъезд тәрәзәсе төбендә 10-15 минут урамга карап торам. Ирексездән ниндидер ачышлар ясарга, кемнәрнеңдер маҗаралары шаһиты булырга да туры килә.

Кара төндә дә шәһәр кошлары – күгәрченнәр, чәүкә-каргалар өча,тавышлана икән лә.

Мин авыл кызы. Авылда яшәгән кошлар болай итми дип, хәтердә калган ни эшләптер.  Караңгы төшсә, авылда тынлык урынлаша. Туй-мазар булмаса, бу үле тынлыкны куркытырга бер кемнең дә батырчылыгы җитми.  Кошлар да изрәп йоклый.

Ә шәһәрдә алай түгел икән. Монда кешеләрнең дә тормышы кояш бату белән туктап калмый, дәвам итә шул. Кемдер эшкә бара, кемдер кайта. Кемдер өйгә кайта, кемдер чыгып китә.

Ә кошлар ни бүлешә? Аңламассың. Машиналары карга чуиып ятмый. Аны казып чыгару, эшкә соңару кайгысы ды юк.

Барыбер кара төн булуына карамастан, урамда калган эт-мәчеләргә ашарга сала торган урынга  төшеп чүпләнгән, җем эзләгән күгәрченнәрне әйтәм. Күпкатлы йортларның бер кыегыннан икенчесенә очкан чәүкә-каргаларны уйлыйм.

Көндез ашарга, яки төнен йокларга нинди уйлар, мәшәкатьләр комачаулый икән кошларга?..



Сезнең фикер