Тинчурин театрында Хаҗи әфәндене кабат өйләндерәләр (фото)

Бу юлы анда Хаҗи әфәндене өйләндерәләр. Шәриф Камал иҗат иткән “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакленең премьерасы 10,11, 12 декабрь көннәренә билгеләнгән иде. Тамашаны сәхнәгә куючы, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин: “Әсәр ничек язылган, шулай куелды, артык сүз дә кертмәдем, алып ташлаган өлешләре дә юк. Моның кебек классик әсәрләренең бөтен тәме дә – ничек язылган шулай куелуда,”- диде.
Яшь, чибәр туташ күргәч нәфсесен тыя алмаган Юныс хаҗи үзенең теләген тормышка ашыру өчен, яшьләрдән ярдәм сорый. Гомер иткән хатыны да менә дигән, бары тик ирнең азгынлыгы гына балә сала. Яшьләрнеке – яшьләрчә булыр, болар да Хаҗины кызык итәләр.
Әсәрнең Тинчурин театры сәхнәсендә моңа кадәр дә (1936 елда Гали Ильясов, 1965 елда Равил Тумашев, соңгарак Празат Исәнбәт сәхнәләштерә) куелуын исәпкә алсак, Рәшит Муллагали улының катлаулы эшкә алынуын аңлап була. Бүген тамашачы нәзберек, ошамаса – карамыйча кайта да китә. “Хаҗи әфәнде” йөз ел элек кебек, бүген дә тамашачы арасында киң танылу яулар дип өметләнә сәнгать коллективы. “Язылуына гасырга якын вакыт үтсә дә, һаман актуаллеген югалтмый торган пьеса бит ул,”- ди режиссер.
Төп рольләрдә театр йолдызлары Наил Шәйхетдинов, Исламия Мәхмүтова белән беррәттән, Резеда Саләхова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Алмаз Фәтхуллин кебек яшьләр дә уйный.
Бәйрәм алдыннан, ял көннәрендә матур итеп күңел ачып, ял итеп кайтыр өчен Тинчурин театрыннан менә дигән бүләк.



Сезнең фикер