төрлесеннән

Соңгы арада яза алмыйм. Универда укуны дәвам итү өчен торып калган (разница) имтихан-зачетларны тапшырырга әзерләнәм. Укыйм-укыйм да үземнең нинди надан икәнемә аптырап куям.))) Шуның өчен сәхифәгә хәбәр язарга вакыт та, теләк тә артык сизелми.

Менә бер вакыйга хакында:

Алман дустыбыз Русиядә кунак итә. Өч ел күрешмәгән идек, безгә дә килде. Кичке аш әзерләп ашадык. Кофе-чәй эчтек. Сәйләшеп утырабыз. Урысчасы бик яхшы түгел, урамга чыгарып җибәрәсе килми. Такси чакыртырга булдык. Кайтасы фатирның адресын белми. Телефоннан дустына чылтыратты. Бу – үзен кунакка чакырган, үзендә яшәткән күптәнге дусты. Телефоннан бик дорфа, кыска сөйләшкәне ишетелеп торды. Телефонын салгач, алман дустыбыз әйтә:

- Похоже, вежливость в России живет на улице. И когда становится холодно, вежливость просто замерзает…

Дөрес сүзгә – җавап юк. Ә тышта – кыш башлана, кар ява, беренче көн минус 10 градус иде…


Отзывов: 2 на «төрлесеннән»

Сезнең фикер