Актриса

18 ноябрдә Татарстанның Тукай бүләге иясе, республиканың халык, Русиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәевага 70 яшь тулды. 1961 елда Наилә апа Камал театрына килә. Шунан бирле Камалны Гәрәевасыз, Наилә Гәрәеваны Камалсыз күз алдына да китереп булмый.

Юбилей уңаеннан Наилә апа белән аның гримм бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. Репетиция башланганчы өлгергән кадәр сораулар бирдем.

-70 яшь сезнең өчен нәрсә ул?

-Шөкер, Аллаһы Тәгалә шундый озын гомер биргән. Чөнки, кемне искә алсаң – шул юк (тавышы калтырый-авт). Хәзер мин тормышымны шул китеп барган кешеләр белән бәялим, дип әйтим, саныйм. Китеп барганнары шактый. Шуларны уйлыйм да, шактый яшәлгән икән, дим. Ул хәтле нәтиҗәләр ясарлык әллә ни эшләнмәгән инде, әллә ни кырылмаган. Шул яраткан эшемне гомер буе эшләгәнмен инде. Шуңа шатланырга кирәк инде. Үземнең сайлаган юлыма, үземнең һөнәремә хыянәт итмәгәнмен. Шул куандыра. Менә, Аллага шөкер, улым да (Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев – авт) урталыкка килеп баса. Оныгым да мәктәпне тәмамлый. Шул булганнары белән шатланып яшисең инде.

Хәзер мин күбрәк балалар тормышы белән яшим. Алар өчен борчылам. Аларның гаиләсе өчен. Онык өчен. Гомумән, дөньяларыбыз бик боталчык бит хәзер, тыныч булсын, дип уйлыйм. Хәзер иң матур чаклар узды инде. Матур чаклар яшәлде. Матур мизгелләр дә булды. Кайгылы-хәсрәтлесе дә булды. Татарның бер гади генә бер сүзе бар: тормыш бер артын, бер битен күрсәтә, дигән. Барсын да җиңдек, дип әйтим. Мин үзем бик көчле кеше булмасам да, Ходай Тәгалә миңа булышадыр, дип уйлыйм, үземчә. Минем яшьлегем бик күңелле үтте, ул – Совет заманына туры килде. Пионер чакларым пионер лагерьларында, комсомолда тагын бөтен җирдә катнаштым, бөтен җирдә йөрдем, “Артек”лар калмады, чит илләргә ул вакытларда ук йөрдем, Чехиялар калмады. Һәвәскәр артистлыкта идем. Бик күңелле үтте ул гомер. Безнең бер күршебез бар иде, Подлужная урамында, су буенде, агач йортта яши идек ул чорда, ул әйтә иде әниемә: “Ваша дочка родилась под счастливым солнцем” дия торгайны. Хөкүмәт мине карады, хөкүмәт киендерде, ул заманда шулай бит инде. Мин бик канәгать. Һәр хәлдә язмышыма канәгатьмен. Әгәр дөрес булмаган ялгышлар була-нитә калса, ансы үземнән генә тора. Без язмыш, дибез, ә Ходай Тәгалә ниндидер мөмкинлек тудыра, кайбер вакытта ул мөмкинлекне без сизми-күрми калабыз. Күрмичә-ишетмичә ниндидер бер ялгыш юлга кереп китәбез. Ә мөмкинлекне Ходай һәр кешегә бирә. Язмыш – тәкдирдә язылган, дигән әйбергә ышанмыйм. Язылгандыр ул, әмма аны сизә-тоя, ишетә белергә дә кирәк. Кайвакытта без аны ишетми, күрми калабыз. Шул вакытта ялгышлар да эшләп куябыз. Шушы яшемә кадәр шушы театрда эшлим. Әмма шунысын әйтергә кирәк, хәзер язмышымның күп өлеше улымнан тора инде. Бәлки Фәрит бу тетарда эшләмәсә, минем язмышым да икенче төрлерәк булыр иде. Бәлки мин сүнеп тә китәр идем, эзсез генә калыр идем, дип тә уйлап куям кайчак. Һәрвакыт кемдер миңа ярдәм итә. Язмыш шуклыгы, диләр, миңа һәрвакыт миңа язмыш елмаеп куя да, берәр яхшы ягы килеп чыга. Тормыш бит өч өлешкә бүленә: бала чак – яшьлек, урталык бар, аннан соң, картлык килә. Минем иҗатымда да барсы да тәнгәл туры килеп барды. Яшьлегем гөрләп узды, күп уйнадым. 15 ел буе гел яшьләрне генә уйнадым. Шуннан соң урталык килеп җитте. Берара тынып калдым. Бер 5 ел дәвам итте ул. Уйнамадым. Чөнки яшьлектән урталыкка күчү авыррак барды. Аннан соң бит, театрга яшьләр килә, буыннар алмашына. Сине онытып та куялар, бәлки үзең дә сәбәпче буласыңдыр. Кызыксыз булып каласың, үзеңне-үзең искә төшермисең. Сәнгатьтә гел башкаларга кызыклы булырга тиешсең, үзеңнең кем икәнлегеңне гел генә исбатлап торырга тиешсең. Эшебез шуннан гыйбәрәт. Һәрбер яңа роль өчен исбат итәсең үзеңне. Сәхнәдәшләрең, тамашачы гел генә синнән яңалык көтеп тора. Тормышта да, үз якыннарыңа туйдырмаска кирәк. кешене гел шатландырып торырга, ул да сине гел яңача кабул итәргә тиеш. Сәнгатьтә дә, режиссерлар да шулай. Сине күрмиләр икән – димәк гаеп синдә дә бар. Бу минем фикерем.

Шушы тынлыктан соң, шалт итеп, Туфанның “Хушыгыз” әсәре килеп төште театрга, бу – Миләүшәнең – сәнгать кешесенең язмышы безгә бик якын тоелды. Һәм аны минем улым куярга алынды. Ул булмаса, бәлки мин Миләүшәне уйный алмый да калыр идем. Менә бит ул ничек! Һәрвакыт шушының кебек бәхетле очраклар туры килеп тора миңа. Шуны уйнаганнан соң, мин кабат “терелеп” киттем. Марсель Хәкимович та күреп алды. Аннан соң, рольләр китте. Фәрит диплом эше итеп “Бичура”ны алды. Шушы спектакльдән мин кисәк кенә әбигә күчтем. Мина бу роль ничектер бик җиңел бирелде. Чөнки яшьрәк чакта малайларны бик күп уйнаган идем. Малайларны уйнаган кеше карчык образына бик җиңел күчә. Нишләптер бу шулай, табигый закончалык ул. Урыс театрында да, татарныкында да бу шулай. Җиңел генә кереп киттем мин картлар роленә. Күрше, дигән, сәер генә карчык иде. Сәерлек, аллага шөкер, бездә, сәнгать кешеләрендә җитәрлек ул. Шуңа күрә мин аны бик җиңел генә тотып ала алдым. Алардан соң, Марсель Хәкимович миңа сәер генә итальян әйберендә сәер генә бер ханым роле бирде. Аннары Фәрит үз спектакленә кабат мине алды. Туфан Миңнуллинның “Шәҗәрә” пьесасындагы Сәлимә роле иде ул. Бу рольгә башта төтенләй каршы килдем. “Бу – минем ролем түгел. Минем андый рольләр уйнаганым юк. Фәрит, син ялгышасың. Әйдә әле бу рольгә менә моны ал”, – дип тәкдимнәр дә керттем. Минем бер гадәтем бар: рольне алгач, нишләптер бу рольдә башка артистларны күрә башлыйм. “Әни, син әле үзеңне белмисең, бу – синең ролең. Син шундый ук көчле хатын булырга тиеш”, – дип улым мине ышандырды. Эшли башлагач та, бик авырлык белән генә бардым. Башта бит үзеңә ышанырга кирәк, ансыз тамашачы сиңа ышанмый. Үзең ышанмаган әйбергә ничек башкаларны ышандырасың? Фәрит белән бик каты бәхәсләшә-бәхәсләшә, авырлык белән эшләдек бу рольне. Режиссер бит бары тик эскиз бирә, ә артистка аны тулыландырып, аның куйган таләбен үтәргә, аның өметен акларга кирәк. Әсәрдә шундый мизгел бар: Сәлимә кунакка килгән егет кулыннан аракысын тартып ала. Әллә күпме эшлибез, Фәрит һаман: “Юк, әни, болай түгел, килеп чыкмый”,- ди. “Ни өчен малай кулындагы аракысын тартып ала соң ул, аңламыйм. Бәлки миңа берәр атна айнымыйча эчеп алырга кирәктер, шул вакытта гына аңлармын”, – дип шаярып көләм. Көн саен кайтам да бары тик шуны гына уйлыйм. Тудырган образыңның һәр адымын акларга кирәк бит. Аның өчен аны аңларга кирәк. “Ни өчен ул теге маңка малайның кулыннан аракы шешәсен тартып ала?” Ахырда таптым бит мин аны! Малай бит аны алкоголикка санап, кулыннан аракысын тартып ала. Димәк, Сәлимәнең мин-минлегенә тия ул бу адымы белән. Рәнҗетә ул аны. Шуны таба алгач кына, Фәрит канәнать калды. Роль никадәр авырлык белән килсә – шул кадәр ул кадерле һәм уңышлы була. Чыннан да, бу роль миңа уңыш китерде. Аны миңа сылтамакчылар, “Аны Туфан шулай язган, бар әйбер дә пьесадагыча, кем уйнаса да шулай булыр иде”, – дим. Иң сөендергәне шул булды: сәхнәдәшләрем мактады. Алардан мактауны сирәк ишетәсең. Бу – чын мәгънәсендә җиңү иде.

Шуннан соң, Марсель Хәкмович миңа “Әни килде”дә Әни ролен бирә. Мин бит әле анда киленне уйнаган. Галимә апа Ибраһимова күз алдымда. Бөтен артистлар – Миңлебаева, Шамуков, Ибраһимоваларның тавыш-хәрәкәтләре колакта, күз алдында. Галимә апа уйнаганнан соң, мин ничек уйнармын, дип котым очты. “Оныгыңны Йосыф уйный”, – дип кистереп әйтте режиссер. “Ай Алла, анда бит кыз бала”, – дим. “Малай була!” – диде Сәлимҗанов. Бу сөйләшү урамда, кибеттә очрашканда булган иде. Приказ чыканчы ышанмадым. Бөтен театр “Бу Наилә ничек кенә бу әбине уйнап чыгар икән?”- дип пошаманга калды. Мин бит шәһәр кешесе. Ә әби – авыл карчыгы. Бу образны шәһәр хатыны җиренә җиткерә алмас, дип бар кеше борчылды. Марсель Хәкимович аны башкачарак куйды: бу ана – авылдан килгән конкрет ана түгел, бу – җыелма образ, гомумән, АНА. Авылда да нинди генә карчыклар юк! Кайсыберләре шәһәр аналарын да уздыра. Нишләптер, безнең халык, авыл карчыгы нәкъ шундый булырга тиеш, дип уйлый. Монда бәхәсләр күп булды. Хәтта дуслар да ахыргача кабул итә алмады.

Бик каты эшләргә туры килде. Авырлык белән. Башта үземне ышандырырга кирәк. Аннары бергә уйнаган артистларны, иң мөһиме тамашачыны ышандырырга кирәк ич. Ә премьерага элекке Әнине күргән тамашачы килгән иде. Беренче пәрдәдә чыктым, малай, тып-тын! Әйтерсең, сәхнә белән тамашачы арасында пәрдә каплап куйганнар, тамашачыны бөтенләй сизмим. Сөйлим, уйныйм, ә тамашачыдан кабул итү юк. Көч-хәл белән беренче пәрдәне уйнап чыктым. Яныма Фәрит кергән: “Әни, кулларың калтырый, борчылма болай”,- ди. Икенче пәрдәдә Әни улы белән сөйләшә, эчке кичерешләре бар. Күрәм, халык йомшара башлады. Мине генә түгел, бу спектакльдә уйнаучы башка артистларны да шулай авырлык белән генә кабул иттеләр. Беренче бүлектә бер нинди кабул итү юк иде бит. Өстәл артында сөйләшәләр, шаярышалар – ә залда шып-шым. Икенче пәрдәдә йомшарды тамашачы. Өченчесен бик яхшы кабул итте. Энергетиканы бит халыктан аласың. Үзең бирәсең, алардан да килергә тиеш. Йомшарды тамашачы, актык монологны сөйләдем – халык кул чабып кабул итте. Шунысы бар: Шәриф Хөсәенов исән бит ул вакытта, мәрхүмкәем. Ул кабул итте. Бик борчылган иде. Аны да халык борчыган. Нишләп Наилә Гәрәевага риза булдың? Үзе бәләкәй, үзенең тавышы да туры килмәс, дип шалтыратып йөзәткәннәр үзен. Больницага барган идем: “Шәриф абый, исәнмесез”, – керүемә, “Оооо! Тавышың да калынайган икән”- дип каршы алды. “Марсель Хәкимович сине өстәл артына утыртамы?”- дип кызыксына, бәләкәй булуыма ишарәләп. “Юк, дим, борчылма, Шәриф абый, өстәл алдына, түргә утырта”.

Гомереңдә күпме роль эшлисең, һәрберсендә, әйтерсең бернәрсә белмисең, яңабаштан, барсына да барсын да исбатларга кирәк. Һәр яңа образны ап-ак биттән башлап иҗат итәсең.

Иҗатым шушындый тәртиптә барды. Ә менә шәхси тормышым тулы булмады. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән хатын-кыз назын тулысынча тотына алмадым. Күрәсең, бөтен көчем сәхнәгә киткән булган. Сәхнәдәге тормышка алданып, гомер узды да китте.

-Наилә апа, ник сез тагын балалар тапмадыгыз?

-Ә менә безнең буын артистларында барсында да берәр генә бала. Хәзер генә яшьләр икешәрне таба. Театр белән дә яшиләр, үз тормышлары да бара. Ә безнең заман андый булмады. Гастрольләргә икешәр айга китә идек. Үз тормышың турында уйларга бөтенләй вакыт булмады. Равил Фәйзуллин әйткәнчә, “кыска гына чынбарлыкта үзең өчен яшәргә кайдан көч табарга?” Безнең бөтен көчебез театрга китте. Шуңа яшьләргә гел әйтәм: “Эш – эш ул, үз тормышың, шәхси тормышыңны да уйларга кирәк”. Шушы яшькә җиткәч кенә аңлыйсың.

-Еш кына сәнгать кешеләре балаларының да шушы юлдан китүенә риза булмый. Ә сез Камалдагы тетараль династиягә әверелеп барасыз.

-Мин аңа бернинди дә юнәлеш бирмәдем. Ул рус театрына китмәкче иде. Чөнки ул урыс мәхитендә яшәде, урыс мәктәбен тәмамлады. “Урыс театрына китсәң – югаласың, барсаң – татар театрына гына”, дидем. Үзем дә шулаерак булдым мин. Рус бүлегенә керәм, дигәндә, татарныкына алып керделәр. Язмышымны хәл итүдә, тормышымны кирәк якка юнәлтеп җибәрә торган кешеләр гел очрап торды. Иҗатымда бу. Ә менә шәхси тормышта кешене тыңламыйсың бит.

Бала бары тик театр дөньясында үсте. Әтисе шундый иде. Мин дә шундый. Генетикадыр, дим. Әтисе (артист, режиссер Рәфкать Бикчәнтәев – авт) ягыннан күбрәк алгандыр, дим. Әтисе бик иртә китте арабыздан, тормышка ашырылмыча бик күп эшләре, хыяллары калды.

Минем бердәнбер йогынтым булды – Фәрит башта артист булам ди иде. Театр училищесының актерлык бүлеген тәмамлады. “Балам, режиссерлыкка барасың. Гомер буе кешегә бәйле булып торып булмый. Бирсәләр – ролең була, бирмәсәләр – юк. Кыяфәтең күр, нәрсә уйный аласың?” -дип басым ясадым. Артист булса да, ис киткеч артист булыр иде ул. Башта ук аның режиссерлык алымнары күренә иде. МарсельХәкимович аларны тойгандыр, сизгәндер күрәсең, “режиссер булачак!” диде. ГИТИСта бер генә ел укыды да, армиягә китте. Ике ел хезмәтен тутырып кайтты да, “Мин артист! Артист булам”,- ди. Укуын тәмамлауда катгый булдым. Ул армиядән соң, төшенкелеккә бирелеп кайтты. Янына Ленинград өлкәсенә өч тапкыр гына барып килдем әле. Аның язмышында актив катнаштым, дип әйтә алам.

-Яшь чактагы истә калган ролегез кайсы?

-Яшь чакта бөтен рольләр дә үземә туры килә иде. Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” әсәре – минем тормышымда бер борылыш булды. Чөнки ул минем эчке һәләтемә тәңгәл килә иде. Шәхси тормышымның да авыр чагы иде. Әсәре дә ис киткеч әйбәт аның. Рольне миңа бирүләре дә язмышның бер бәхете булгандыр. Ул роль белән бик күп кешенең күңелендә калдым.

Чыңгыз Айтматовның гөрләтеп иҗат иткән чоры. Без үзебез дә мөккибән китеп, аның әсәрләрен укый идек. Аннан соң, гомумән, рухи яктан без бит бай булдык. Бик күп нәрсәләрне үзебезгә сеңдердек. Рухи ризык бик күп булды. Татар шигриятенең яңгырап торган чагы. Равил Файзуллин, Зөлфәтнең балкып килеп керүләре – ул бит үзенә бер чор! Мәскәүләргә барып башкала театрларын карау дисеңме. Әйтәләр дә ул, кешеләр тудыра замананы, әмма замана да кешене тудыра: ул бит безне шундый итеп тудырды, рухи яктан баетты.

-Кайчандыр үзегез уйнаган “Зөбәйдә – әдәм баласы”н да кабат сәхнәләштерделәр Камалда. Фикерләрегез үзгәрдеме?

-Мин шуны аңлыйм, замана хәзер икенче төрле. Сәнгать башка бит хәзер. Без уйнаганча аны уйнап та булмый. Ул вакыттагы Зөбәйдә – шартлаган бомба кебек иде. Ул заманда анага, мәктәпкә каршы чыгучылар юк иде. Хәзер бит ул табигый әйбер. Хәзер балалар семьяны, ананы ташлап чыгып китә. Мәктәптә дә укытучыларга каршы чыгалар. Укытучының кадере юк. Ә ул заманда… ул Зөбәйдә – революционер кебек булды.

Әле еш кына үземә килеп, Андый Зөбәйдә түгел, андый Диләфрүз түгел, дип әйтәләр. Әлбәттә андый түгел! Андый була да алмый хәзер!

Шунысы бар: әгәр дә әсәрне яңадан куеп була икән, димәк ул яши, аның хакы бар. Димәк, заманында ул әсәрләрне безнең уйнавыбыз юкка булмаган. Бу әсәрләрне мин аңлы рәвештә кабул итәм.

-Уйныйсыз килеп тә, ымсынып, уйный алмый калган рольләрегез булдымы?

-Аяз абый Гыйләҗевның “Оч аршин җир” әсәрендә уйный алмадым. Сәхнәләштерә генә башлаган идек, әсәрне туктаттылар да, уйнамыйча мәхрүм калдык. Чөнки без аны журналда урыс телендә укып чыккан идек. Ул әсәр белән шашып йөрдек. Соңыннан Аяз абый аны татарча язып, театрга китерде. Марсель Хәкимович ул рольләрне безгә биргән дә иде. Ринат Таҗетдин белән мин, Наил Дунай белән Нәҗибә Ихсанова уйнарга тиеш иде. Репетицияләр башлангач, милләтчелектә гаепләделәр дә, обком әсәрне куярга рөхсәт итмәде. Шуны уйнамый алмавым – үкенеч булып калды.

Аннары Бибинурны бик уйныйсым килгән иде. Аннан соң, Фатих Әмирханның әсәрләре бик якын иде миңа. Классик әсәрләрдә уйнамый калдым. Рус классикасында, Островский әсәрләрендә уйныйсым килгән иде. Аннары мин соңга калдым, аларны Алсу Гайнуллина уйнады. “Ромео һәм Джульетта”… Кайсы гына театрда булса да, классика – классика булып кала инде. Арбузов әсәрләре… Барыбер без шул урыс классикасы әсәрләрендә тәрбияләнгән бит, яшерен-батырын түгел. Һәрбер артистның андый рольләре була инде. Аны үкенеч дип тә булмый торгандыр. Аннары, Островскийның бездә куелган әсәрләрендә мин “батмадым”, уйныйсым килгән иде. Анысы да үкенеч булып калды икән. Аннары “Ромео һәм Джульетта”ны куйганда мин олыгайган идем. Сөт анасы образын тудырдым. Шекспирның “Чамасына күрә-чарасы”нда Изабелланы уйнавым, миңа бик зур канәгатьләнү хисе бирде.

Урталыкта һәм картлыкта тирән психологик рольләр күбрәк булды. Яшь чакта үз яшеңне уйныйсың, анда барсы да җиңел кебек тоела. Эшли-эшли мәгънә эзлисең, тирәнәйтәсең, иҗат икенче төрлерәк бара. Яшь чакта ничектер бер шаукым белән бара кебек ул.

Актриса репетицияга ашыкты. “Бабайлар чуагы” – Наилә апаның юбилеена куелачак әсәр.

А. ГЫЙМРАНОВА

“Татарстан яшьләре” 20 ноябрь 2010 ел



Сезнең фикер