УЛ горурланыр иде… (фото)

Бүген күренекле режиссер Марсель Хәким улы Сәлимҗановның туган көне. Шушы көнне, ягъни, 7 ноябрьдә премьера күрсәтү – Камалның матур йоласына әверелде. Былтыр җаннарны тетрәндерерлек, бик күп төрле фикер уятучы «Курчак туе» белән каршы алсалар, быел хөрмәтле режиссерның туган көненә бүләк итеп, «Ут күршеләр» әсәрен сәхнәләштергәннәр. Пәрдә ачылыр алдыннан Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә күтәрелеп: «Традицияне дәвам итеп, яңа спектакль тәкдим итәбез. Бу юлы икеләтә дебютант эше – әсәрнең авторы – Илдар Юзеев, сәхнәгә куючы режиссеры – Радик Бариев. Марсель Хәкимович исән булса, бу иҗат җимеше белән горурланыр иде», – диде.

Спектакль шома барды. Сүз әйтер җире юк. Артистлар ансамбле дә уйланылган, берберсен тулыландыра. Рольләрдә – яшь артистка Ләйсән Фәйзуллина, сәхнәдә азау ярган Әсхәт Хисмәт, Раушания Юкачева, Равил абый Шәрәфи, Илдус абый Әхмәтҗан, Камал театрына алардан соңрак килгән Минвәли Габдуллин, Алсу Каюмова, Илнур Закиров. Радик Бариевның сәхнәдәге генә түгел, тормыштагы да якын дусты – Искәндәр Хәйруллинсыз булмас иде бу сәхнә җимеше. Искәндәр белән Алсу Каюмова Марс һәм Венера гаиләсен гәүдәләндерде. Артистлар «дача сезонының» ахырында аны яңадан ачып җибәрде. Барсы да яхшы таныш: язын бары үзен өчен генә кадерле тоелган дачаңа килүгә бөтмәс-төкәнмәс җир эшенә чумасың. Ансына караклар проблемасы кушыла. Үзең дә сизмәстән «җәйге» күршеләреңнең тормыш кытыршалыкларын тигезләргә ашыгасың. Идел буендамы, урман эчендәме ничәдер сутый җире булган һәр кеше моны белә, аңлатып торасы түгел.

Ут күршеләр дип, безнең халык элекке заманнарда утка югереп керер күршеләрен атаганнар. Балалар соскы яки чүлмәк тотып, морҗәдән төтен чыкканын көтеп кенә торганнар да, төтен күренү белән шул кешеләргә чапканнар. Хәзер аның мәгънәсен киөәйтеп, йортта чыккан «ут»ны сүндерешергә, аны «бүлешергә» дә күршеләрнең кирәклеге аңлашыла. Марс белән Венера гаиләсендә чыккан утны, гарасатны сүндерергә нәкъ дача күршеләре ярдәм итә дә.

Сания – яшь, самими кыз бала. Ул әле гаилә тормышының катлаулылыгын бәлки аңлап та бетермидер. Күршеләренең гаиләсендәге низаг – аның өчен мөһим дә түгел. Аның Марска гашыйк булуы да икеле. Бары тик «яшьүсмер максимализмы» белән яраттырасы, гашыйк итәсе генә килә. Шуның өчен тырыша. Аңа олылар тормышы кызык, сихри. Үзен дә шунда сынап карыйсы килә, гармоннары уйный. Әмма әлегә башы гына яшьрәк.

Зал шыгрым тулы. Арт төртер түгел, аяк басар урын да юк. Дебютант режиссерның, хезмәттәш, сәхнәдәшнең хезмәтен күрергә Камал тетары артистлары тулы составта килгәннәр иде, тигән тойгы калды. Дебютантларның эшен бәяләргә килгән тамашачы арасында сынаучыл карашлылары да, ихлас карап, сәхнәдән түгелгән юморга шаркылдап, көлеп утыручылары да булды. Ни әйтсәң дә, үзебездән күчереп алып язылган очраклары күп шул…

Спектакль тәмамланып, тамашачының канәгать  йөзләрен күргәч, «һичшиксез, Ул горурланыр иде» дип уйлап куйдым.


Отзывов: 2 на «УЛ горурланыр иде… (фото)»

Сезнең фикер