Татарстан конституциясе көне (фото)

Татарстан бүген 18нче мәртәбә үзенең Конституция көнен билгели. Быелгы бәйрәмгә ул төп документының күп пунктларын югалтып, ягъни, документ барлыгы белән генә килеп җитте, дисәң дә була. Республиканың төп документының эшчәнлеге хакында сөйләр алдыннан, шунысын әйтергә кирәк, бүгенге бәйрәмнең ни уңайдан икәнен дә белмәүчеләр шактый булуы аптырашта калдыра.

«Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары бу бәйрәмне башкаланың Бауман урамында халыкка Татарстан флагы төсендәге тасмалар таратып, билгеләп узарга булган. Күпчелек халык рәхмәт әйтеп кабул итсәләр дә, араларында «Неее, я русский!», яки «Я за «Спартак» болею» дип тасмаларны алудан баш тартучылар да булды. Соңгылары Татарстан байрагын бары тик «Ак барс» һәм «Рубин» командалары белән генә күрә ахрысы.

Наил, Шамил, Фәнил, Илнар, Гөлчәчәк бу чарада өч мең ярым тасма таратты. Өч мең ярым кеше күңеленә булса да, бәйрәм рухы кергәндер, дип өметләнәсе генә кала.


Один отзыв на «Татарстан конституциясе көне (фото)»

Сезнең фикер