Шәрык клубында кунакта (фото)

Яшь чакларны искә төшереп, бүген Шәрык клубына чәйгә бардык. Яшьләр белән күңелле: алар чибәр, алар акыллы, алар тәүфиклы. Шатланып, сөенеп, күңелемә рәхәтлек алып кайттым. Тагын «Туган тел»не җырладык, рәхәтләнеп аралаштык, тәмнүшкеләр белән чәй эчтек. Баянчы егетнең дә булуы үтә дә сөендерде.
Рәхмәт сезгә, Шәрыкчыларның бүгенгеләре! (Шулай дими чарам юк, 1996 елларда үзем дә шушы аралашу клубына йөри торган идем. КИлгән кунакларны элек үзебез сыйласак, бу юлы үзебезне чәй, тәмле сүз белән сыйлап кайтардылар.) Гамил Нурга аерым рәхмәт!!!
Очрашу фотолары да шушында ук.


Один отзыв на «Шәрык клубында кунакта (фото)»

Сезнең фикер