Шыгырдан укулары (фото)

“Шыгырдан укулары” төбәк-ара фәнни-гамәли конференциянең җиденчесе үтте. Быел аны “Бүгенге Русиядә Идел Болгарстанының иҗтимагый-мәдәни, дини һәм хокукый традицияләре” дип атаганнар. Исеменнән күренгәнчә, сөйләшүләр Идел Болгарстаны темасына багышланды. Галимнәрнең дә саллылары җыелган иде: Казаннан академикларыбыз Индүс Таһиров, Мирфатыйх Зәкиев, Фаяз Хуҗин, Җәүдәт Сөләйманов, Рәмзи Вәлиев, һәм башка тарихчы галимнәребез барды. Татар һәм чуаш галимнәре Болгар хакында аралашты, уй-фикерләре белән бүлеште. Болгар дәүләтенең варислары арасында “юрган тартышу” да булып алды. Чыгышларда яңа фикерләр, ачышлар ишетелмәсә дә, конференция кызыклы булды. Күренекле галимнәребезнең Болгар турындагы шәхси фикерләрен ишеттек. Чуашстанның баш мөфтие Әлбир Крганов чараны мишәрләрчә матур, тәмле сөйләп алып барды.
Конференциянең фәнни-гамәли өлеше тәмамлангач, Фәтхи Бурнаш исемендәге премияләр тапшырылды. Әлеге бүләк Чуашстан җирендә туып-үскән, яки шушы төбәк үсешенә үз өлешен керткән кешеләргә тапшырыла. Әмма быел аны Болгар темасын яктырткан иҗат кешеләренә бирделәр. Араларында язучы Ркаил Зәйнулла, җырчы Мөнирә Булатова, журналист Рәфис Җәмдихан, рәссамнар Мидхәт Шакиров, Николай Лукианов, тарихчы Памир Салихов, архитектор Алфред Ибраһимов, җәмгесе 12 кеше диплом һәм акчалата бүләк алды. Ркаил Зәйнулла конвертны алуга: “Татарча гәзит-журналларга язылыгыз”,- дип туган авылы китапханәчесе кулына тоттырды.
Соңгы елларда Чуашстан татарлары олы тарихи мәчетләрнең күчермәләрен эшләп, халыкны таң калдырды. Чыннан да горурланырлык төзелеш эшләре башкарылган. Шыгырдан авылындагы “Өч сәхабә” – Болгардагы җәмигъ мәчетенең кечерәйтелгән күчермәсе булып тора. Тукай авылында Кара Пулат белән Кече манара төзелә. Андагы төзелешне дә барып карады кунаклар. Дәүләттән бер тиен алмыйча, үз сәүдәгәрләре хәйриясенә, халык җыйган акчага мөһаббәт дин учаклары тергезә монда халык. Тергезә һәм булганнарын кадерләп саклый. Шыгырданнан ерак түгел җирдә 1648 елгы кабер ташлары табылган. Табылган да, аны киртәләп тә куйганнар.
Динилек турында сөләгәндә, халыкның үзе хакында әйтми мөмкин түгел. Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларында яулыксыз, яки чәчен капламаган бер хатын-кыз, яки кыз бала да очрамады. Тукай авылында укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, гади апалар – барсы да яулыклы. Нәкъ элеккечә, яулыкны артка чөеп бәйләгәннәр. Халык бөтенләй үзгә тоелды.
Конференция кунаклары Тукайда иҗтимагый киңәшмәдә катнашты.
Икенче көнне Чебоксардагы Милли музейда ике як галимнәре кабат җыелып, сөйләшүне түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Алга куелган планнар, килешүләр сүздә генә калмыйча, киләсе елга, сигезенче җыенга хәтле нәтиҗәләре дә күренсен иде.


Один отзыв на «Шыгырдан укулары (фото)»

Сезнең фикер