Көне бар, ә хәтере…

Хәтер көнен быел да 15 октябрьдә билгеләдек. Иртәнге унга, без дә гаилә белән Ирек мәйданына барып җитә алдык. Халык сирәк иде әле. Әмма булганнары янына тагын килә тордылар. Кочаклашып күрешеп, очрашу шатлыгы йөзәренә чыккан кешеләрне күзәттем. Ике дистә гомерен милләт азатлыгы өчен көрәштә үткәргән абый-апалар арасында яңа гына тормыш башлаган яшьләр, студентлар да күренә. Алар яшьләргә генә хас максимализм, күзләрдә янган ут белән гади күзәтүчеләрдән аерылып тора. Арада милләт язмышына гомумән битарафлар да, бары тик “болар ни майтарыр икән бүген?” дип һәр нәрсәгә борын тыгарга, һәр нәрсәнең шаһиты булырга күнеккәннәр дә бар. Уфадан 20 кеше бер автобус яллап килгән. Чаллылар да автобус белән килеп төште. Әл дә төбәкләрдәге милли җанлы кешеләр бар. Юкса, быел да Хәтер көнен 15-20 кеше билгели иде.

1996-97 елларда Сөембикә манарасы янына 8 кеше барып, шаһит киткән ата-бабалар рухына дога кылганны да хәтерлим әле мин. Салкынча инде, октябрьдә кояшлы, җылы көннәр сирәк. Анысы да безнең Хәтер көненә туры килми. Быел да көн салкын булды. Казанны саклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухын искә алучылар 200гә якын җыелды. Хәтер кыска шул ул. Әби-бабасын белмәүче яшьләр бар. Ә монда ниндидер биш гасыр элеккеләрене искә төшерергә кирәк.

Ирек мәйданына җыелган халыкны күзәтәм: унлап язучы күзгә чалынды. Фәндәс Сәфиуллин, Разил Вәлиев та биредә. Илшат Әминов, Вәлиулла хәзрәт Якуп та килгән. Журналист коллегаларымны да Ирек мәйданына эш кенә түгел, ә бераз булса да, милли хис алып килгәндер, дип өметләнәм.

Митинг дога белән башланып китте. Өлкәнрәкләр ялкынлы сүзләр сөйләде, яшьрәкләр үз шигырьләрен укыды. Иҗадтагы интелегенция яшь чагында булса да милли үз-аңлы, туган телгә, милләткә битараф түгел икән әле. Сәхнәгә чыгып, фикерен әйтергә теләүчеләр күп иде, барсына да микрофон кирәк, барсына да үз фикерен нәк шушы мәйданда кычкырып өлгерү, үз дөреслеген дөресләү кирәк, дигәнрәк фикер калды.

Фикерләр, ялкынлы сүзләр әйтеп бетелгәч, җыелган халык рәтләргә тезелеп Казан кирмәненә, Сөембикә манарасына юл алды. Пушкин, Островский, Кремль урамнарын шигарьләр кычкырып, тәкъбир әйтеп үтте. Җыелган халык, дип әйтү дөрес үк булмас иде, Кирмәнгә барып җитүчеләр гел бер үк кешеләр: милли хәрәкәт әгъзалары, төбәкләрдән килүчеләр, журналистлар. Зыялыларыбызның, күрәсең, кеше белән барып дога кылырга вакытлары тарырактыр.

Тагын шунысына игътибар иттем: урамдагы халык татар маршына төрле мөнәсәбәт күрсәтә. Кул изәп үтүчеләре дә, аптырап күзәтеп торучылары да бар. Пушкин урамыннан төшкән җирдәге тукталышта басып торучы бер түтинең безгә карап чукына башлавын күреп тә, аһ! иттек.

Урамнан барганда да, Хәтер көненә килүчеләр икегә бүленеп бөтте. Алдан атлаган, байрак, плакатлар күтәргән яшьләр үзләренә башка, арттарак барган олырак буын милләтчеләр аерым килә кебек иде. Яшьләр күбрәк милләткә, телгә, ватанга, игътибар биреп, “Татарстан – татарга”, “Татарлар берләшегез, тел өчен көрәшегез” ише кычкырулар яңгыратса, арттан килүчеләр дини шигарьләр кычкырды. Йөздән чак кына күбрәк җыелган татар да бер фикергә килә алмый, каян инде, уртак ният, уртак фикер туа алсын?! Чара тәмамлангач, яшь лидер, “Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллиннан шушы хакта фикерен белештем.

- Берлек юк, чөнки татарны махсус таркаттылар, күп төркемнәргә бүлделәр. Ә гомумән, төркиләр индивидуалистлар. Татарлар да кызганычка каршы, шулай ук. Ягъни, һәр кеше үзенекен кайгырта. Тагын шунысы да бар, яшьләр белән олы буын арасында бик зур упкын тора. Алар арасында аңлашу юк. Аңлаша алмыйлар. Бу кыенлыклар тудыра. Бүгенге Хәтер көне кебек җыеннарда татар үзен ничек тотарга белми. Кызганычка каршы, бездә гражданлык җәмгыяте тудырылмады. Әнә Франциядә пенсия яшен ике елга арттырдылар, бер миллион кеше урамнарга чыкты. Ә бездә туган телне яклап урамга 5-6 кеше чыга. Гомумән, халыкны махсус наданлаштыралар. Телевизордан көне-төне ниндидер сериаллар күрсәтелә, рус мөхите тудырыла. Халыкның бүген яшәеше “хлеб и зрелище” гына. Аларга бүген милләт тә, тел дә кирәк түгел. Акча, өстәлендә иписе, телевизордан хоккей һәм футбол булсын!

Безнең сөйләшүне тыңлап торган Рәүф Ибраһимов сүзгә кушылды. Аксакаллар шурасыннан булган бу абзый, Наилнең фикеренә каршы килеп, болай диде:

-Мин олы кеше буларак, шуны әйтмәкче булам: халыкны гаепләргә бик җиңел. Әмма кем соң ул халык? Сез дә без бит ул халык. Әгәр дә милли хәрәкәткә киләсең икән, халыкны гаепләү юлына басарга ярамый. Ничек кенә булса да, шул халык белән уртак тел табарга, аның җаен табарга кирәк. Аның ихтияҗын белергә кирәк. Шул ихтияҗне белгәннән соң гына үзеңнең фикереңне туры китереп әйтергә кирәк. Ә болай, мин яхшы, халык начар, дип йөрү – милли хәрәкәткә килгән кешенең юлы түгел, сүзе түгел.

Чарага килүчеләр белән сөйләшкәндә шунысы да мәгълүм булды Мари иленнән шушы чарага гына дип килгән, милли хәрәкәтнең элекке лидеры Рамай Юлдашевның кабат лидер буларак йөрүе дә кайсыберәләрдә ачу уята икән. Кешенең оештыручанлык, үз артыннан әйдәп алып китәрлек сыйфатларына гына карамыйча, башка якларын да тикшерә башлыйбыз. Монда да, Рамайның динсезлеген, хатынының мари милләтеннән булуын, Татарстаннан читтә яшәвенә төрттереп, ул милләт алдында барырга тиеш түгел иде, дигән фикер әйтүчеләр дә табылды. Түгеллеген, түгелдер дә, әмма, аны алыштырырга, аның урынын алырга атлыгып торучылар әллә тагын бармы? Булса, әйдәгез, лидер булып, халыкны хәрәкәткә чакырыгыз, Ирек мәйданын тутырып митинглар оештырыгыз. Миллилекнең күләмен ничек билгелиләр соң?

Кайтыр чакта, кәефе төшкән Наил белән яңадан сүз башладык. Хәтер көне аркасында укуында проблемалар килеп туган икән. – Мин Казан техник университетының юридик факультетында 5 курста укыйм. “Фикер” клубы рәисе. Мине хәтер көненә чыгармас өчен бер этлек эшләделәр, быел чыгарылыш елына ниндидер тест уйлап чыгарганнар имеш. Ул тест нәкъ 15 октябргә туры килгән. Ниндидер мөгъҗизә белән компютер мине сайлап алган. Тест тапшырырга килмәсәң, университеттан чыгарабыз, диделәр. Үзем авырыйым, әмма бу Хәтер көнен калдырмадым. Грипп турында белешмәм булса да, декан урынбасары Любавина бүген каршы алды, бармасаң, дүшәмбе документларыңны әзерлибез, университеттан китәсең, диде.

Татарның берләшә алмауында кем гаепле соң? Хәтта Хәтер көнен кайсы көнне оештыруда да бәхәс тудырып, шуннан да проблема ясаучылар бар. 12се үткәрергәме, әллә 15е дөресрәкме, янәсе. Соң, кайсы көнне алсаң да, барыбер түгелме? Догабызга мохтаҗ ата-бабаларыбызны искә алу көне бит ул. Октябрнең 15 көнендә Кремлгә барып алар рухына дога укысаң да, зыяны булмас. Ә менә күмәкләп җыелышу датасын “шудырып” йөретсәң дә була. Халыкка барыбер яллар алдыннан Казанга килү, эштән сорап китү күпкә җиңелрәк бит.



Сезнең фикер