Кабак бәйрәме

Октябрь ахры якынлашкан саен күңел бәйрәм өмет итә. Хэлоуинны әйтүем. Былтыр без аны АКШта үткәргән идек. Ай башыннан ук кибет тирәләре әфлисун төсендәге төрле зурлыктагы кабаклар белән шыплап өелде, кибетләрдә әлеге бәйрәм атрибутикасы – убырлы, мәет, скелет, ярканат, вампир киемнәре, үрмәкүч җепләре ише вак-тияк белән тулды. Җаның кайсысын тели – сайлап ал да, йортыңны бизә, бергә җыелып бәйрәм иткәндә дусларыңны сөендерергә үзеңә теләгән костюм сатып ал. Кайсы кибеткә кермә, балаларга да, олыларга да маскарад костюмнары, кечкенәләргә таратырга төрледән-төрле кәнфит өелеп тора. Бөтен җирдә sale, ягъни арзанлы сату.

d182d18bd0bad0b2d18b2

Татар матбугатында бу бәйрәмне яманлап язуларны укып, үзем дә начар мөнәсәбәттә идем, бу – безнең өебездә булырга тиеш түгел, дип, аны билгеләү турында уйламадым да. Әмма кибетләргә кергән җирдә өелеп яткан кабакларды күреп, күңел йомшарды. Бәйрәмгә әзерләнеп, бизәлгән-төзәлгән йорт ишек алларын, аннан карап торган кабак башларын күреп, кызыгып, без дә зур гына кабак сатып алдык. Бер кичне минекеләр аны кисеп, күз-борын-авыз тиштеләр дә эчен алып, анда шәм яндырып утырттылар. Анысын тәрәз төбенә куеп, утларны сүндереп, урамнан чыгып та карадык. Күңелле булды. Ирланд легендасына караганда, Джек исемле эчэргэ һәм азарт уеннар уеннар яратучы фермер ике тапкыр Шайтанны алдый. Ә үлгәч ул гонаһлары аркасында оҗмахка эләкми, ә Шайтан аны исән вакытында ук Тәмугъка алмаска вәгъдә иткән була. Шуңарга ул башка вакытын эчендә утлы күмер салынган ташкабак баш белән җир йөзендә йөрергә тиеш була. Хәзер мондый кабак башларны Джек уты дип атыйлар.

Теләмәсәм дә, безнең фатирга да бәйрәм атмосферасы керде. Нурисламга да бәйрәмгщ коала костюмы алдык. Олыраклар гына вампир да убырлы булып киенә, кечерәкләренә әти-әнисе хайван костюмнары ала. “Балалар килә калса, аларга бирергә кирәк”,- тормыш иптәшем ярты килолы ике тартма кәнфит тә алып кайткач, бу көнне күңелдән генә көтә башладым.

Башта аны мәктәптә билгеләделәр. Ике атна элек безгә кабак, кәнфит ише бәйрәм кирәк-яраклары алып килергә куштылар. Аннары шул ук кабакларны балалар үзләре үк бизәде, сатып алды. Уеннарда катнашып, бүләкләр отып, күңел күтәрде. Һәр әйбергә, һәр уенга әти-әни түли. (Шунысын да әйтим, ел дәвамында мәктәптә ата-анадан акча җыю булмады анда, ярминкәләр оештырып, андагы уеннарда катнашкан, сатылган товарлар өчен җыелган акча класс яки мәктәп фондына китә иде. – авт.)

Былтыр 31 октябрь шимбәгә туры килгәннән, шәһәрдә бәйрәм чаралары көндез үк башланды. Бар нәрсә кечкенәләрнең күңелен ачу өчен эшләнелгән. Без яшәгән комплекска батут китереп куйганнар, төрле уенчыклар, тәм-том тараттылар. Ахырда уйнап арыган балаларны һәм аларның әти-әниләрен пицца һәм газлы су белән сыйладылар.

Кабаклар

Сыйланып кайтуга почта тартмасында бу бәйрәм кагыйдәләре язылган, һәм шушы кичне ишеккә ябыштырырга ике төрле кагәзь кисәкләре таратканнар. Берсендә, кичен ишек шакырга мөмкинлеген белдергән, икенчесе, борчымауны сораган язулар. Үзең теләгәнен ишеккә эләктереп куясы.

Кичкә монда яшәгән барлык бала, кайсысы костюмнан, кайсысы гади киемнән генә, төркем-төркем, кайсыберләре әти-әнисе белән, һәр берсенең кулында матур чиләк яки кәрҗин, ишеккә шакыйлар да: “Trick or Treat?” (туры мәгънәсе белән әйтсәк, “этлекме, тәмлекәчме?”) дип кычкыралар. Имеш, тәмнүшкеләр бирмәсәң, балалар этлек эшләргә, яки берәр такмак җырларга мөмкиннәр. Аның этлеген көткән дә кеше юк, күпчелек халык бу бәйрәмгә әллә кайчан кәнфитләрен әзерләп куйган. Без дә башта һәр шакуга торып ишек ача идек, анан ачык кына калдырдык. Кичке алтыларда балалар фатир саен йөреп кәнфит җыйды. Берәр сәгатьтән Нурислам белән мин дә чыгып киттем. Күпчелек ишек төбендә безнеке кебек ырҗаеп, ташкабак тора. Фатирларның күбесендә ишекләрне ачып, балаларны көтәләр икән, баланың башыннан сыйпап, костюмын мактап, чиләгенә кәнфитләрне салып, озатып калалар. Коала костюмында йөреп, тирләп беткәч, тиз генә кайтып ансын чишеп ташладык та, токчай тулы кәнфитләрне бушатып, яңадан чыгып киттек. Икенче токчайны тутыруга икебез дә эт булып арган идек . Үзебез яшәгән фатирлардан торган комплексның яртысына да җитә алмыйча әйләнеп кайттык. Аннары ул кәнфитләрне ел буе ашадык, артык күп җыелганнар иде.

Бәйрәм тиз генә үтеп китте.

Хәзер менә сагынып искә төшерәбез. Шәхсән мин аның бер генә начар ягын да күрмәдем. Безнең халыкта да бәйрәмнәрдә балалар туганнары белән кәнфиттер, вак акчадыр җыеп йорттан-йортка йөргән түгелме ни? Ә урысларның бала-чагалары киенеп-ясанып, шулай ук такмаклар белән өйдән-өйгә тәмнүшкеләр җыйган. Ә кабакка күз-борын-авыз ясап, эченә күмер салып, элек авылларда әбиләрне куркыта тораган булганнар. Караңгы төнне тәрәзәңнән шундый баш карап тормын әле, әбиеңә – әҗәл, яшьләргә көлке. Әнием яш
ь чагын сөйләгәнгә генә әйтәм. Димәк, Хэллоуинны яңалык, дип тә булмый. Бездә аны ниэшләптер гел кот очкыч костюмнары белән генә искә алалар. Кешеләрне куркыту, начар көчләргә иярү – аның төп идеясе түгел, минемчә. Аңлатмасында да фәкать кара көчләрне куркыту, якын җибәрмәү, дип билгеләнеп үтә. Бәлки башланган чорында шулай булгандыр да. Һәр хәлдә аны АКШта 1846 елдан билгелиләр.

Янә 31 октябрь якынлый. Авылдан килтергән таш кабакларны тәрәзә төбенә чыгарып тездек инде. Бәйрәм киченә берәрсеннән Джек уты ясап куярга ниятлибез. Якшәмбегә каршы төнне тәрәзәдән ут күзле ырҗаеп торан баш күрсәгез, аптырамагыз, бер юнсезе, Хэллоуин билгели, димәк. Тәмнүшкеләрегезне дә әзерләп куегыз, убырлы костюмында сезгә дә килүебез мөмкин.))))))


Отзывов: 5 на «Кабак бәйрәме»

Сезнең фикер