Камал сәхнәсендә Гафури театры (фото)

Туфан Миңнуллин фестивале кысаларында, Камалда бүген Башкортостанның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры чыгыш ясады. Айрат Абушахманов сәхнәләштергән «Мулла» әсәрен Казан тамашачысы бик яратып кабул итте.
Башта юбиляр театрга рәхмәт әйтеп, үз бүләген – ноутбук тапшырды. Спектакль ахрында Гафури театры да буш кул белән килмәгәнлеге ачыкланды: бүләктән тыш, артистлар Туфан абыйга җыр бүләк иттеләр.

Спектакль бик матур куелган. Башкорт сәхнәсенең йолдызлары, талант ияләре Хәрмәтулла Үтәшев, Миңзәлә Хайруллина, Алмас Әмиров, Рәүис Заһитов белән бер сәхнәдә яңарак кына Щепкин училищесын тәмамлап кайткан яшь артистлар уйнады.

Сөенечле яңалык белән кайттык: киләсе елның мартына Гафури театры гастрольәр белән Казанга килмәкче.



Сезнең фикер