Айгөл илендә очрашканга кадәр!

Быелгы көзләрнең бер гүзәллеге –  театрлардагы спектаклләр. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм  комедия театрында премьера – Мостай Кәримнең “Айгөл иле” әсәре куела. Хәтерегездә булса, 70нче еллар уртасында Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәләштергәннән соң, татар белән башкорт арасында туган һәр кыз балага диярлек әлеге исем кушылган. Үзем дә шул вәзгыять корбаны мин. Менә әле спектакльне карарга барам, үзем уйлыйм: режиссеры Рәшит Заһидуллин теге еллардагыча, балаларга исемен кушарлык итеп эшли алганмы? Кимендә йөзәрләгән тапкыр уйналган, дистәләрчә тапкыр сәхнәләштерелгән пьесада режиссер нинди яңалык тапты икән?

Уйланып, болытларда йөзеп килүче күңелне ботыннан сөйрәп, җиргә залдагы хезмәткәр төшерде. “Урыныгызга утырыгыз!” диде ул кашын җыерып, үземне тәнәфестә уйнап, кыңгырау чылтыраганнан соң класска кергән укучы хәлендә тойдым. Театр сезонының беренче көнендә залны тутырып килгән тамашачысына бераз гына елмаеп карау, игътибар, мөләемлек тә артык булмас иде, югыйсә.

Театр яңа сезонда  ишекләрен ачты, зал шыгрым тулы. Артык билет өмет итеп, меңлек селкеп тамашачылар йөрүен күреп, сөендем. Милләтне тамашаларга йөрмәүдә  гаеплибез. Менә шушындый моментларын нишләптер күрмәмешкә салышабыз. Сагынган татар Тинчурин театрын. Спектаклләрен генә түгел, театрын, шушы яңартылган иске бинасын сагынган. Бина чыннан да бик матурланган. Ул электән дә бик матур кебек иде миңа. Бары тик тамаша залы үтә уңайсыз иде. Анда үткән тамашаларга да бармый кала торгайным. Чөнки 8-9нчы рәттән үк сәхнә күренми, алда – бары тик башлар да, колаклар гына… Хәзер уңайлы: иң арттагы урыннардан да сәхнә әйбәт күренә.

Спектаклдә яшь артистларның уйнавы, бигрәк тә олы буыннан калышмый, җиренә җиткезеп, аларга тиңдәш була алуы сөендерде. Лия Вильданова (Айгөл) белән Артем Пискунов (Ричард Галин) кебек яшьләре үсеп килүе театрның яшәячәгенә ишарә. Мондыйлар белән алга барырга була! Сокландырып, хисләнеп башкарды алар рольләрен.

img_2945

Әсәрнең үзенә  килгәндә, сюжеты элеккечә калган. Әнисенең бертуган абыйсында үскән Айгөл 13 елдан соң, әнисе белән очраша. Кызчык кечкенә вакытта, сугышка, яралы ирен күрергә юлга чыккан Зөлхәбирә киткән җиреннән югала. Менә ул Италиядән, буржуй ирен ияртеп туган ягына кайтып төшә. Бу очрашуга барсы да шат кебек. Шул ук вакытта бик үк шат булмаганнар да, Зөлхәбирәне аңламаганнары да бар.

Үзем дә чит ил кешесенә кияүгә чыккан, кайсыдыр яктан үз иленә, милләттәш ирләргә хыянәт иткән, авыр чорда, кризис вакытында АКШка китеп, рәхәтләнеп яшәп ятучы, вакытлыча гына Русиягә кайткан тамашачы буларак карыйм спектакльне. Бу юлы мин Зөлхәбирәне тулысынча булмаса да, яклыйм, аның ахирәтләрен күңелемнән генә күрә алмыйм.

Зөлхәбирә хәтта  Италиядә , италиян иреннән туган кызына Зәлифә дигән  үзебезнең исемне, ахирәтенең исемен кушкан. Ахирәтләрен сагынып яшәгән. Менә, ниһаять, кайткан. Күрешергә килгән ахирәтләре аны хөкем итәргә килгән. Зөлхәбирәнең күңел бураны өчен минем күңелем сулкылдап торды. Ананың кызы өчен өзгәләнүе бер елатса, озаклап күрми торган туган җирендә сатлык итеп кабул ителүенә ике янасың.

Шулай шул, безнең халык башка берәүгә үтә рәхәт  булганын яратмый. Фашист концлагерьларын үтеп, исән калып, гомерен саклап калган кешегә ике бала бүләк иткән бу хатынның, шул ирен туган ягына алып кайтуын шуның кадәр тискәре каршы алган авыл хатыннарын, аларның әлеге вәзгыяткә карашын бик ачык сүрәтләгән Мостай ага. Әлеге беркатлылык бүген килеп бар халык менталитетын яктырта кебек.

Бөтен ахирәтләре ялгыз калганда, ул үлгән иреннән  соң тагын ир тапкан. Италиядә яши. Балалары да бар. Киемнәре дә затлы. Җитмәсә, тормыш йөген көчкә тартып баручы авыл бичәләре Зөлхәбирә биргән бүләкне алырга горурлыклары аша атлап чыга алмый. Шуның белән болай да каезланган күңелен тагын җәрәхәтлиләр. Бездә, “Мин булмасам, ичмасам, син бәхетле, рәхәт яшә”, – дип әйтә белмиләр шул. Әллә шул берберебезгә рәхмәт әйтмәгәнгә, ихлас теләк теләмәгәнгә барыбыз да авырлык белән тормыш көтәбез, дип уйлап утырдым.

Билгеле, Мостай абый бу әсәрен шул чордагы  идеологиягә таянып иҗат иткән. Әгәр партия сызган юлдан тайпылсаң, егылып, чәчең белән идән себерсәң дә, сине гафу итүче булмаячак. Моны һәркем күреп-белеп торырга тиеш. Гафу ителмәүдән курку зарур.  “Айгөл иле”н заманга яраклаштырырга тырышсалар да, һаман әле төп иделогия югалмый. Шул ук сатлыкҗаннарны, дошманны гафу итмәү, моннан тыш, чит илнең һичшиксез безгә дошман булуы, ә буржуйның кеше түгеллеге еллар үткән саен әсәрдә ярылып ята. Чираттагы тапкыр, һаман да шулай уйлаучылар бармикәнни, дип хәйран калам. Бардыр шул. Булмаса, бу хикмәт буген дә танылган театр сәхнәсендә яңгыраш таба алмас иде. Илгизәр Хәсәновның Кадерҗаны бигрәк тә жәл. Әсәрдә аны ярлыкау  – элеккечә, советлардагыча калган. Ягъни, ярлыканмый. Ике дистәгә якын вакыт үтсә дә, аны гафу итүче юк.

Авыл хатыннарын, Зөлхәбирәнең ахирәтләрен уйнаучы  ТРның атказанган артисларын Лилия  Мәхмүтова (Зәлифә), Илсөяр Сафиуллина (Банат), Гүзәл Гарәпшина (Миңлекәй) тудырган образларны да аерып әйтергә кирәк.

Ирсез калып, тормыш арбасын ялгыз тартучы бу хатыннарны да каты хөкем итәсе итәсе килми. Алардан да самими, алардан да беркатлы кешеләр юк кебек дөньяда. Алар илләренә, ирләренә, тормыш авырлыкларына мәңге тугры булып кала. Шушы гади авыл хатыннары образын тудыручы артисларыбыз ансамбленең ышанычлы уены сокландырды. Образга кереп, күңелләре нечкәреп, алар да елый. Залда тамашачы да мыш-мыш борын тарта.

Айгөлнең Италиягә китүдән баш тартуыннан соң, никтер беркемдә дә шатлык сизелми. Моның кемгә дә кирәге юк идеме? Бары тик Айгөл туган җирен, шушы урманын, умарталыгын, тау-кыяларын гына ташлап китмәсен! Кеше кайда туган, шунда яшәргә тиеш. Дөнья күрү, рәхәт яшәү, бәхетле булу – безнең өчен түгел.

Куючы рәссам – Роман  Моров бизәлешкә яңалык кертә алган: сәхнә түренә өч киң, зур ак тукыма эленгән. Айгөлнең мәхәббәтен, эчке тормышын күрсәткәндә тукыма-экранда бик матур табигать куренешләре үтә. Ә менә видео булмаган чакта ул бары тик ак җилкән. Яшь, чибәр, хыял диңгезендә йөзүче Айгөл белән Ричардның ак җилкәне кебек күренә. Ахырда ул, атынгычта атынучы яшьләрнең  тормыш диңгезенә алып чыгучы корап җилкәне сыйфатын үтидер, дип ышанасы килә.

Яңа сезонда Тинчурин театрына да ак җилкән булсын иде әлеге спектакль.

PS. Спектакль вакытында ачуга тиеп, күңелне кырган әйберне дә язмый булдыра алмыйм. Монысы тамашага кагылмый да кебек. Әмма туктаусыз җырлаган телефоннарны беркая да куеп булмый, күрәсең. Кайвакыт кемнеңдер телефоны үз җырын җырлап җибәрә – спектакльдән икән дип уйлап куясың, хәзер герой да кушылыр кебек. Әмма артисның да аптырабрак калуы күренә, ә залда кемдер ашыга-кабалана сумкасында казына башлый. Театрга йөрү культурасына телефоннарны сүндереп яки тавышын басып кую да өстәлсә, тамаша заллары тагын да ямьләнер иде.

А. ГЫЙМРАНОВА

«Татарстан яшьләре»



Сезнең фикер