Тинчуринда тагын бер кич… (фото)

Бүген Тинчурин теарты Шамил Фәхретдинов белән Рәшит Заһидуллинның «Бәйрәм белән, кызлар!» комедиясен күрсәтте. Аны Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән.

Солтан – 8 мартта туган. Барлык халык хатын-кызларны котлаганда, Солтанга да өлеш чыга, дуслары аны да котлый. Бу – Солтанга ошамый. Аннан котылу чарасы бары бер генә: дуслары оештырган бәйрәмнәргә бармау. Хатынын курортка җибәреп, тынычлап ял итергә хыялланган Солтанның планнары челпәрәмә килә: дусты Альберт аның фатирына җилбәзәк кыз җибәрә. Розаның курортка китүен белгән Эльвира да килеп җитә. Розаның пациентына да тиз генә ярдәм кирәк. Болардан тыш, фатирга кереп-чыгып йөрүче Шәрифә апа бар. Тынычлыкта калырга теләгән ирнең бер үзенә генә күпме хатын-кыз! Тугры ирне бер кочак чәчәк кебек кызлар белән курорттан вакытыннан алда кайтып төшкән хатыны “тота”! Гади, кызыклы итеп язылган, заманча спектаклне Тинчурин театрына баргач карап бетерерсез.

Рольләрдә: Шамил Фәхретдинов, Миләүшә Нәҗмиева, Сәлим Мифтахов, Җәмилә Әсфәндиярова, Лия Вильданова, Резидә Шәрәфиева, Нурия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин.

Тетарның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин белән әңгәмә эшләдем. Шушы көннәрдә сәхифәдә урын алыр, дип өметләнәм.



Сезнең фикер