Камал театрында «Тартюф»

Камал театрында Мольерның “Тартюф”ын француз режиссеры Николя Струве татарча сөйләштерде. Шушы уңайдан журналистлар һәм театр белгечләре өчен генә ябык премьера узды. Әлбәттә, бу комедиягә тотынып, театр зур эшкә алынган. Беренчедән, шуны искәртергә кирәк, Жан Батис Мольер бу әсәрен 1664 елда ук иҗат иткән. Шул ук елның 12 маенда Версаль шәһәрендә үз труппасы аны сәхнәләштерә дә. Безнең көннәргә кадәр “Тартюф” – дөньяның барлык сәхнәләрендә дә куелган, диергә дә мөмкин. Менә, ниһәять, аны Камал театрты артистлары да уйнады. Әсәрне татарчага Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемә иткән. Һәм әйтергә кирәк, яхшы тәрҗемәләгән. Комедия бер тында карала.

Премьерага барыр алдыннан, бераз шүрләгән идем дә. Татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләрне безнең халык бик өнәп бетерми, елына ике-өч карарга бу сиңа “Зәңгәр шәл” яки “Яшь йөрәкләр” түгел бит. Шуңа алар татар сәхнәсендә озакка урын ала алмый. Икенчедән, чит ил тормышы безнекенә туры килми. Аңлап җитә алмыйбызмы, әллә аңлатып бирә алмыйлар. Тәрҗемә әсәре – тансыкка гына яхшы. Өченчедән, Мольерның 17нче гасырда язылган бу әсәре бүгенге тамашачыны канәгатьләндерә алырмы? Бүгенге Камал сәхнәсендәге “Тартюф” - “Русиядә Франция елы” кысаларында эшләнелгән хезмәт, шуның өчен дә аның режиссеры – француз.

Спектакль башланып китүгә үк, үзем дә сизмәстән Оргон гаиләсе йортындагы маҗараларга чумганмын. Баштарак авыррак булуга карамастан, геройларның шигъри формада сөйләшүләренә дә, Хәлим Җәләйнең Пернель ханымына да ияләнеп киттек. Чыннан да, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй бу спектакльдә хатын-кыз ролендә ачыла. Телевизордан, сәхнәдән, төрле юмор-шоуларда хатын-кыз булып киенеп уйнаган артистларны күралмаганнарга сөйләргә сүз булыр. Хәлим абыйның Пернель ханымы бик нәфис, үзенчәлекле килеп чыккан.

Шунысы кызык, моннан 346 ел элек язылган әсәрнең бүгенге заманга да яңгырашы тоела, минемчә. Бүген дә бит беркатлы кешеләр афера, секта, кара риелтор, финанс пирамидалары корбанына әверелеп, үз гаиләсен, якыннарын кыерсыта, алар тарафыннан аңлашу таба алмыйлар. Акчалы, зыялы, беркатлы кешегә Тартюф кебек сөлек булып ябышучылар, җилеген суыручылар да җитәрлек. Диннең дә монда зур роль уйнавын әйтергә кирәк. Дини кешене һәр вакыт та изге кеше дип карау дөрес булмас иде. Шушыларның барсы да борынгы комедиядә чагылыш тапкан. Алар комедияне бүгенгә кадәр актуаль итеп калдыра да.

Тәнәфестә күренекле театр белгече, тәнкыйтче Ильтани Илялованың спектакль турында фикерен белештем.

–Беренчедән, бик җиңел уйнала. Артистлар да бөтенләй башкача уйныйлар. Характерны чишүдә, ачуда эчке дөреслек бар. Ләкин тышкы кыяфәте бөтенләй башка: биюләр, сөйләү манерасы, йөрүләр, күз уйнатулар бөтенләй башка. Чыннан да, “французская легкость” дигән әйбер сизелә. Камал театрында, минемчә, бу яңалык. Мондый спектакль юк иде элек. Тагын бер нәрсәне әйтеп китәсем килә: театрда артистлар да, җитәкчеләр дә “нәрсә булып чыгар икән?”,- дип бик куркып эшләделәр. Беренче пәрдәдән соң шуны әйтә алам, бу бөтенләй дә көтелмәгән хәл. Әйтик, Люция Хәмитованы (Дорина) мин мондый рольдә, гомумән, күргәнем юк иде. Бөтенләй башка! Шул кадәре акыллы, шул кадәрле шаян, шул кадәр динамик. Беләсезме, бүген динамика дигән әйбер бик көчле. Аннан соң, Искәндәр Хәйруллин. Ул әсәрнең эчендә кайный, ул мөккибән киткән.

Спектакль капма-каршы ике төрле фикер уятты: беренчедән, әсәр үзебезнең “Беренче театр”, “Банкрот” яисә “Алыш-биреш” кебек бер тында карала. Икенчедән, 17нче гасыр әдәбияте дип уйламассың да. Режиссер аны тулаем заманга яраклаштырган: монда киемнәр дә бүгенге, биюләр дә, сәхнәдәге вәзгыятнең дә шул файдага икәнен үрдә әйтеп киттем. Геройларның киемнәре – без кигән кием, кыланмышлары да бүгенге заманга бик тә туры килә. Тартюфның (Фәнис Җиһаншин) Эльмираны (Гүзәл Минакова) өстәлгә салып, бергәләп чәбәләнгән күренешендә арттагы урыннарның берсендә утырган хатыннарның “Татар халкын оятка калдырдылар”,- дигән сүзләре генә сагайтты. Заманына анысы да туры килә. Гүзәлнең эчке киемнән сәхнәдә йөрүе дә аклана кебек: урам тулы ярым шәрә кызлар, ияләнеп тә беткәнбез. Аның Тартюфны зинага этәрүендә дә гаеп юк: тормыш иптәше Оргонның күзләрен генә ачмакчы була. Әмма гаилә агъзалары соңара, Тартюф үзенең явыз ниятен тормышка ашырып, Оргонның бар байлыгын, йортын үзенә алып, аңа каршы җинәять эше ачтырып өлгерә. Шунысы куанычлы, комедия бүген яшьләр әйткәнчә, “һәппи әнд” белән тәмамлана. Шуңа өстәп, офицер һәм аның солдатларында бүгенге милиция хезмәткәрләре киеме, аларның сәхнәдә безнең кызыл тышлы паспортны тотып йөрүләре, үз-үзләрен милиционерлар кебек тотулары –кызыклы күренде.

Камаллар үзләре әйткәнчә, “француз-татар проекты” кысаларында туган бу комедияне карагач, телләрнең дә, илләрнең дә, мәдәниятләрнең дә ниндидер кысаларга сыймавын, аларны яраклаштыру берни тормавын аңлыйсың кебек. Безнең халыкта балалар акыллы, сәламәт тусын өчен “кан алыштыру” дигән сылтау белән читтән кәләш алуларын истә тотсаң, мондый “кан алыштырулар” театр сәнгатендә дә файдага гына икәнен тоемлап була.

Рольләрдә: Хәлим Җәләй, Искәндәр Хәйруллин, Гүзәл Минакова, Илнур Закиров, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Минвәли Габдуллин, Фәнис Җиһанша – Тартюф, Люция Хәмит, Рәмил Вәҗиев, Гөлназ Хәсәнова, Айрат Арсланов, Алмаз Сабирҗанов, Ирек Кашапов.

Рәссамы – Бернар Мишель, музыкаль бизәлеше – Николя Струве, хореографы – Сәлимә Әминева.



Сезнең фикер