кинолар карап…

Кичә Михалковның озак көтелгән «Утомленные сонцем 2″ карадык. Башта кызык кына башланган иде. Ахырга ничек тәмамланды, диярсез? Берничек тә. Аның ахырында өзелде дә куйды. Өченче өлеше дә булачак, имеш. Әлбәттә, нәрсә белән тәмамлануы кызык. Әмма Михалковның тагын ниндиерәк нәрсәләр кыланачагын күрү тагын да кызыграк.

Әлегә шунысын әйтә алам, фильм буларак Фетингның «Бибинур»ы кызыклырак. Әлегә нәрсәгә икәненең аешына төшенеп җитә алмадым. Шулай да, «Утомленные солнцем»ның бюджетын Фетингка бирсәң, әллә ниләр майтарып чыгара алыр иде.

Әәәәә, бер җире бар: ниһәять, Михалков татарларга да ихтибар биргән. Каты сугыш алдыннан, зэклар проваслауча дога кылырга тотына. Шулчак, «бу хөкем ителгәннән соң сугышның беренче линиясенә җибәрелүчеләр арасында гел урыс кына булмаган да инде» дип каршы төшәргә дә өлгермәдем, намазга утырган бер бабайны күрсәттеләр. Янына килгән икенче егет белән ул татарча сөйләшә. «Мин мулла улы» дигәнрәк таныштыра үзен. (төгәлен әйтә алмыйм) Алар икәүләп тәкъбир әйтәләр.
Шушы урынын исәпкә алмаганда, аптырарлык бер генә җирен дә тапмадым. Әлбәттә, акчалы, эффектлы, матур төшерелгән.
Шул…

Аңарчы Сергей Говорухинның «Ворошиловский стрелок» фильмын карадык. Фильм нәрсә турында, дип бәхәсләшәбез хәзер. Мин:  бөтен нәрсә дә акчага сатылмавын, нәфрәтне акча белэн генә юып бетереп булмавын күрсәтә, дим. Аврам : фильм – элекке заманны сагынуны, совет чорында көннәрнең тынычрак, яхшырак булуын күрсәтә, ди. Чыннан да, фильм нәрсә турында?

Икенчедән, Аврамга фильмның хэппи-энд тәмамланмауы ошамады. Мин әйтәм, киресенчә, хэппи-эндны моннан да яхшырак күрсәтүче юк, дим, гаеплеләр – жәзасын алды, каза күрүче депрессиядэн чыкты, тормышын яңадан башлаячак, дим….



Сезнең фикер