Коймак

Сез коймак яратасызмы? Ә мин юк. Әллә мин яратмаганга безнең гаиләдә шул коймакка үлеп китәләр. Лос Анҗелеста Нурислам белән Аврам аны үзләре пешерә иде. Аларныкын. Американнарның пәнкейк (pancake) дигәнен. Андагы кибетләрдә дә коймакның әзер оны  сатыла. Пешереп туңдырылганы-туңдырылмаганы хакында әйтеп тә тормыйм. Баштарак коймакны минекеләр әзер оннан пешереп азапланды. Соңгарак, Аврамның сеңлесе, минем каенсеңлем Һанна кунакка килгәндә абыйсын гади генә коймак пешерергә өйрәтеп китте. Американ пәнкейгы безнең ачы коймак кебек калын була. Аны чаган сиробы, я күпертелгән ак май белән ашыйлар. Гадәттә, иртәнге аш буларак, һәм кәһвә белән. Эш көннәрендә иртәнге ашны мин әзерләсәм, шимбә-якшәмбе иртәләрен Аврам белән Нурислам коймак пешереп, мине уяталар.

Монда кайткач пешереп карамасак та, аларның рецептын язып куйганмын. «Каралама»да да саклансын, бәлки коймак пешереп карарга теләүчегә файдасы тияр.

2 стакан ак он, 2,5 чәй кашыгы beking powder (монысын безнең разрыхлитель дигән әйбер алыштыра булыр), 3 аш кашыгы шикәр, 0,5 чәй кашыгы тоз, 2 йомырка, 1,5 – 1,75 стакан сөт, 2 аш кашыгы иретелгән ак май я сыек май салып болгатасың да, табага салып коймак рәвешендә пешерәсең.  Безнекеләрнең, гадәттә, чәй чынаягы хәтле 5-6 коймак килеп чыга иде. Чаган сиробын монда очратканым юк. Шуңа аны бал да, варенье да алыштыра алыр, дип уйлыйм.

Чаган сиробына килсәк, аны Төнъяк Американың милли ашы дисәк тә артык булмас. Анда үсүче татлы чаганнардан, без язын каен суы җыйган кебек сиропны агызалар да, аннары озаклап кайнатып, куерталар. Хәтта АКШта да чын сироп кыйбат тора. Әмма аны алыштырган ясалма сироплар да сатыла.

Коймак турында сүз киткәч, үзебезнең әче коймак рецебын да язып куйыйм. Шәһәрдә дә, авылда да аның ингредиентларын табып була.  Башта 1 аш кашыгы пакмай кебек коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәрне җылы суга салып болгатырга да, күпертергә куярга кирәк. бераздан чүпрә гөмбәләре терелеп, үсеп китә. Су белән сөтне кушып, аңа 1 йомырка сытып, тоз һәм он салып, болгата-болгата теге күпергән чүпрәне, лимон кислотасы, сыек май өстисең дә, җылы урынга кабартырга куясың. Бер-ике тапкыр артуга пешерә башласаң да була. Камырны бераз гына алып калып, аңа җылы сөт, шикәр өстәп суыткычка куйсаң, икенче пешерергә камыр башы әзер дә була. Мондый коймакта коры чүпрә исе һәм тәме артык сизелмәячәк.

Хәерле аш булсын!



Сезнең фикер