Бәйрәм белән, җәмәгать!

Бүген Казан гөрли. Монда бәйрәм. Һәр кем үзенә ошаганын бәйрәм итә: урыска безнең бәйрәмнәр – ял итәр һәм салып куяр өчен бер сәбәп булса, маңкортка ул шәһәр көне. Милләтче татарның оптимистлары бу көнне Татарстан суверенитетының туган көнен билгеләсә,  писсимистлары әлеге үзаллылык хыялының җеназасын үткәрә.

Мондый халык бәйрәмнәрне бик яратмасам да, бу юлы Казан буйлап чыгып киттек. Башта юлыбыз кибетләр аша төште. Казандагы хыялыбыз – шушы «снимать» ителгән фатирга кер юуу машинасы алып кую. Үзебез өчен. Киткән чакта Уфага кайтарып китәрмен, дип йөрим. Башта элекке аяк киеме кибете тукталышына киттек. Андагы мөһабәт саудә үзәгендәге техника кибетенә кердек. Тезелеп киткән әйберләрдән башлар әйләнә. Карап йөредек-йөредек тә, үзебезгә ошаган машинаны да таптык, әмма сатучы-консультантларны көтеп ала алмадык. Үзебез өндәшкәне дә, «хәзер киләм,» дип юкка чыкты. Аннары да тора биргәч, ишеккә атладык. Шулай да, алган машинаны үзләре китерәме, аны кую күпмегә төшә икән, дип белешмәкче булып, юлда очраган консультантка «Бер сорау белән мөрәҗәгать итәргә буламы?» дип дәшүгә, «Юк» дигән җавап ишетеп, аптырап чыгып ук киттек. Аннары тагын бер танылган кибеткә кереп әйләндек. Мондагылары барлык кызыксындырган сорауларга җавап биреп торсалар да, алмадык, үзәккә барып караштытырга булдык. Теге американ бутербродларын сатучы ресторанга кергәч, кәеф бөтенләй төште. Шушы җүнсез ризык саткан кибеттә иң кешелекле мөнәсәббәт булып чыкты. Аврамның фәлсәфәсен тыңлап, кофе чөмерәм. «Бездә бу ресторнаннар челтәрен бик аз сервислы булганнары өчен өнәмиләр. Әмма күрәсең, аларны американча эшләргә, халыкка хезмәт күрсәткәндә барсы да американча булсын өчен махсус өйрәтәләрдер. АКШтагы аз сервис – Руссиядә иң югары дәрәҗә хезмәтләндерү килеп чыга» дип, тагын кәефемне кырды. Кофе эчеп алгач, үзәктәге кибетләрдә йөреп әйләндек. Әмма үзебезгә ошаган «килен»не таба алмыйча, «Маяковский. Желтая кофта» клубына юл тоттык. Кайдагыдыр яңалыклардан күреп алып, бу кичәгә алдан ук билетлар алып куйгайнык. 30 августта  «Крутушка» этник фестивале кысаларында Зуля Камалова белән Мубай концерты узды.

Башта ук тамашаны карарга килүчеләрнең бөтенләй үзгә булуы күзгә ташланды. Моның кебек кенә концертлар күргән бар ич инде. Ә менә бүгенгесенә татарча чараларны калдырмый йөрүчеләр сирәк килгән. Бу юлы урыс телле, я гомумән, урыс милләтле халык күбрәк тә булгандыр.

Башта Мубай җырлады. Инде таныш, якын, матур җырларын башкарды җырчы. Тамаша залы аны бик җылы кабул итте, яратып тыңлады, озаклап кул чабып озатты үзен. Аннары эстафетаны Зуля Камалова дәвам итте. Мин Зуляны беренче тапкыр сәхнәдә күрәм. Моңа кадәр аның аудио язмаларын да, концертларының видоларын да күрергә насыйп булды. Әллә нинди ис китәрлек әйбер тапмасам да, «тере» тамашаны барып күрми булдыра алмадым. Юк, концерттан бик канәнать кайттык. Хәтта Нурислам да биеде, җырларның белгәннәренә кушылып җырлады. Зуля шулай ук таныш җырларын да, халык көйләрен дә, өр-яңа альбомына яздырганнарын да тамашачыга җиткерде. Кичә генә Идел буенда узган  «Крутушка» фестивале өчен яңа музыкантлар белән танышып,  башлап уйнаган, буген Казан клубы сәхнәсенә чыгарга җөрьәт иткән ул. Казан егетләре Григорий Лаврентьев, Роман Валиуллин, Андрей Герасимов белән Зуляның тормыш иптәше Андрю да уйнады.

Импровизация – иң матур яңгырашлы музыканы тудыруын элек тә белә идем. Алдан әзерләнмичә сәхнәгә чыгуны гафу итәрлек булмаса да, бүгенге бер сәхнәдә чыгыш ясаган иҗат төркемен чынлап сөенеп тыңладым. Импровизация – синең ничек уйнавыңа, җырлавыңа кагылмый ич, башкаларны ишетә белү сәләтен, аларга кушыла алуыңны күрсәтә. Егетләрнең  Зуля концертын бизи алулары шатландырды. Ә менә Мубай белән Зуляның бер сәхнәдә татар халык җырларын җырлауы бик матур яңгырады. Моны ишетергә кирәк, җәмәгать!!! Моны тамашачы гына түгел, артистлар үзләре дә көтмәгән иде, миңа калса.

Концерт ахрына җиткәч тә, җырчыны озаклап сәхнәдән җибәрми торды тамашачы. Яңа музыкантлар белән өйрәнгән җырларын җырлап бөтергәч тә, әнә шул импровизацияләп чыгыш ясады ул. Иң ахырдан «Туган тел»не башкару – яшьләр форумыннан качып килүчеләрнең дә, башка татар тамашачысы өчен дә бүләк булды. Зуля Камалованың  Тукай шигырен яттан белеп бетермәве дә ачуга тимәде – тамашачы үзе җырлады.



Сезнең фикер