Үзем бәлеш пешерәм

Бүген кабаттан Камал театрына бардык. Яратам мин шушы театрны. Ник, дип сорамагыз да, чөнки әйтә алмыйм. Бер ел буе, Лос Анджелеста яшәп, Камалдагы премьералар турында интернеттан гына укып, белеп яттым. Бу миңа җитми. Суга сусаган кебек кайттым Казанга. Минем бәхеткә, Камал театры Республика көне уңаеннан, август аенда дүрт кенә көн спектальәр куя. Бәйрәмгә җыенган кебек, әзерләнеп бардык. Сагынып бардым. Икенчегә, рәхәтләнеп, Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләрен» карадым. Елап карыйм мин аны. Уйнап-көлеп, тулы хыяллар белән тормыш иткән татар яшьләре язмышына олы сынау – сугыш килеп баса. Монда я исән каласың, я ятып каласың… Авыр тойгыларны уята шушы күренешләр. Ярый ла, геройларыбыз исән кайта. Җыр-бию белән кушылып баруы, моңлы җырлары күңелдәге әллә кая яшерелгән хисләр, хыяллары җимерелгән татар яшьләрен жәлләү тойгысы башта Сөләйман сандугачы – скрипка кыллары кебек киреп тарта да, зыңлатып өзеп җибәрә. Ирексездән күздән яшьләр ага башлый. Тыеп торганым юк.

Әсәрнең күңелле урыннары да җитәрлек. Кызлар-егетләрнең җыр-биюе, такмак әйтеше бик матур куелган. Наилә Гәрәеваның нурлы әбисе дә спектакльгә нур өсти. Ә ул пешереп китергән бәлеш?! Сез тойдыгызмы аның исен? Нинди бәлеш булды икән ул? Могаен, итле бәлеш булгандыр. Улының туена эчәк бәлеше пешереп тормагандыр. Ә ите – казмы икән, әллә яшь сарыкмы?

Бу сораулар миндә юктан тумады. Мин үзем дә бәлешне еш салам. Ул хәзер бәйрәм ашына караганда, көндәлек ризыкка әйләнеп бара. Шуңа кызыксынам да.

Беренче тапкыр бәлешне курка-курка гына салганым исемдә. Камыры артык йомшак, аннан да бигрәк токмачка җәйгән кебек йока гына җәйгәнмен. Анысы тишелеп, эченә салган шулпасы агып, мичкә төшеп, бөтен йортка көйгән ит исе чыккан иде. Аннан соң, пешерә-пешерә кул да ияләште, үзем дә остардым. Башкортстанның Шаран районына командировкага барып, бәлешкә туенып кайткан идем бер вакыт. Анда бәлешне йорт саен салалар икән. Төп ризык – бәлеш, дисәң дә артык булмас. Үзем остаргач, кайда да шул ризыкны әзерли башладым. Америка Кушма штатларына да һөнәрем ияреп барды. Анда-санда американ дусларны да бәлеш пешереп, сыйлый торгайным.

Сезнең бәлеш пешереп караганыгыз бардыр да ул. Бәлки кайсыберәүләрнең әлегә кадәр тотынып караганы юктыр. Башта бик катлаулы кебек тоела ул. Бер ияләшеп китсәң, аннан да гади әзерләнүче ризык юк төсле.

d0b1d18dd0bbd0b5d1881

Башта камыр басып куям. Шулай итмәсәң, әрчеп туралган бәрәңге карая да башлый. Ә камырны төрлечә әзерлим. Суыткычта ни бар: сөтме ул, каймакмы, катыкмы. Юк-юк, бәлеш камырына йомырка сыту кирәкми. Ул камырны катырып җибәрә. Ә безнең бәлеш йомшак кына булып, авызда эреп торырга тиеш. Аннары тәменчә тоз, серкәдә сүндерелгән сода салам. Еш кына кыстыбый камырына баскан кебек килеп чыга. “Бу дөрес түгел” дисәгез дә ышанам, чөнки кайвакыт үзем дә иркенәеп китеп, ярты кап маргаринга каймак һәм сыекмай да өстәп баскалыйм. Шунысы бар, бу камыр бик тәмле булса да, бик зыянлы. Камырны әзерләгәч, полиэтелен токчайга салып, суыткычка ыргытам да, эчлек әзерләргә тотынам. Еш кына икешәр бәлеш салына безнең өйдә. Берсе, гадәти, итле-бәрәңгеле-суганлы булса, икенчесе – вегетарианча, ягъни итсез. Башта итле, я сыер эчәгесе белән эчлек әзерлим.

d0b1d18dd0bbd0b5d1882

Иттарткычтан чыккан итне, я эчәкне туң булса эретеп, аның өстенә шакмаклап туралган бәрәңге, суган салам. Монысы торып тора, суыткычтагы камырны алып ике өлешкә бүләм дә, бер өлешен кире салып куям. Ә берсен тагын икегә, зурракка һәм кечерәккә аерам. Зуррагын тиз генә җәям. Ул бәлеш таба диаметрыннан зуррак булырга тиеш. Майланган табага җәеп куйгач, табактагы эчлекне тозлап-борычлап болгатам. Арасына лавр яфрагы да кереп китә. Вегетариан бәлешкә күбрәк булса, кабак та өстим. Әзер эчлекне таба өстендәге камырга бушатам да, кечерәк кисәк камырны тагын җәям. Анысын эчлек өстенә салып, табадан чыгып торган астагы җәймәне күтәреп, ябыштырып чыгам. Теләк һәм мөмкинчелек булганда матурлап бөгеп куярга да була. Артыкка чыккан камыр өчен борчыласы түгел, безнең бик матур бәлеш килеп чыкты ич, хәзер кендек куясы бар: күбәнең иң өстендә тишек ясап, торып калган камыр тупчыгы белән каплап куясы. Нигә кирәк дип аптырыйсы түгел. d0b1d18dd0bbd0b5d1883Газ мичендә эсседә 15-20 минут тоткач, камыр бераз каткач, бәлешне алып, нәк шул тишектән кайнар шулпа саласың. Моннан тыш, эчлеккә салынмый онытылып калган күп әйберне шушы кендектән төшерергә була әле. Тоз салырга онытканда, шулпаны тозлап салдым. Лавр яфракларын ваклап эчкә төрткәләгән чак та булды. ))) Монысын мичкә тыгам да, икенчесенә тотынам. Икенчесенең эчлеген алдан әзерләп куйсаң да була. Суты агар, я бәрәңгесе караер, дип куркасы түгел. Дөгене тозлы суда бүрттереп, салкын суда чайкап, сөзәм. Йөземне җылы суда тотам. Ул йомшарып, җыерчыклары язылып, яшәреп китә. Кабакны чистартып, теге бәлешкә туралган бәрәңге кебек шакмаклап турыйм. Суган ваклап өстим. Тоз-борыч салып, олы савытта әйбәтләп болгатам. Бәлешләргә борычның карасын да, кызылын да салам. Кызыл борычны әнием үстерә, аны киптереп, тарттырабыз. Ә карасын йомры килеш алып, кофе тарткычта ваклыйбыз. Шулай аның хуш исе тагын да ачылып китә кебек. Вегетариан кабакка дөге белән кабакны бер үк күләмдә алам, йөземне сыңар уч кадәре салам. Югыйсә, ул чиктән тыш баллы була. Бәлешне бая өйрәнгәнчә салабыз. Ике бәлеш сугышмыйча гына, газ мичендә сәгать – сәгать ярым утыра. Аңарчы аны бер-ике алып, шулпасының күләмен, бәрәңгесенең я кабагының пешү-пешмәвен тикшерәсе. Шул арада фатир буйлап, тәмле ис тарала. Авыз суларын тыеп кына, исен иснәп, тикшерәсе дә, яңадан ябып куясы. d0b1d18dd0bbd0b5d1884

Кунаклар булса, көтелгән мизгел – мичтән бәлеш алу. Бәлешләрне китереп куюга, халык өстәлне әйләндереп ала. Бәлешнең авызын ачу процессын һәркем кызыксынып көтә. Пычак белән өстен кисеп алганны күреп, бәлеш күрмәгән американнар кул чаба. Капкачны кискәләп куям. Алар аңарга эчлекне ягып ашый. Ит ашаучылар итлесенә, вегетарианнар дөгеле-кабаклысына ябыша. Бер мизгел – аннары өстәлдә бәлешнең төбе дә, тәмле исе генә кала. Төбен тагын ваклап, ашап бөтереп куябыз.

Ике таба суга җебетергә салына.


Один отзыв на «Үзем бәлеш пешерәм»

Сезнең фикер