Әнием бәлеше

Мин – төпчек, иркә кыз. Авылда туып-үссәм дә, мал, кош-корт суйган көннәр – минем өчен кара көннәр. Бозау, башмак чалынасы көнне  туктамыйча җылыйм. Каз-үрдәк суеласы, йолкынасы көн – үземә берәр эш табып, кошларының канын агызган җиргә (мал чалучы кошны чалганнан соң, канын агызып, җаны чыкканчы тотып торырга бала-чаганы куша иделәр, күпләп кош суелган вакытта, мал чалучыга кичкә хәтле утырырга туры килер иде, югыйсә), йонын йолыккан якка чыкмыйм.  Эчен чистарта башласалар, мин бөтенләй өйдән чыгып качам.  Суелган көнне пешкән итне, ашны кашык та каба алмыйм. Дөрес булса, әтиемнең әнисе шулай булган, диләр. «Ямилә кортка» авылдагы йортта гел ишетелеп торган исем ул, мине гелән шулай атыйлар.

Салкын, яңгырлы  көзләрдә авылга кайтсам, әнидән бер төрле генә аш пешерүен сорыйм. Гәрчә, мин кайтканда әни кухня ягына чыкмаска, ешрак миннән әзерләтергә тырышса да. Мин сораган ашны ул гына шулай тәмле итеп пешерә. Үземнең кулдан килмәгәнгәме икән, аның шушы ашын яратам. Авылга кайтам, дип хәбәр итсәм, әни кабакны алып, чистартып ук куя. Белә, мин кабактан баш тарта алмыйм. Яратам мин бу кояшлы үсемлекне. (Яшелчәме, җимешме ул?) Бар кеше орлыгын сатып алып, әллә нинди кабак төрләрен үстереп маташканда да, әнинең күзе кызмады, элекке орлыкларын саклап калырга тырышты. Каты тышлы, гәрәбә төсле сары, эре, тәмле точлы кабак ул. Аның тышы да эфлисун төсендә. Шуңа да аны кояш үсемлеге, дим. Сап-сары, йоп-йомры кабакны мин бар төр ашка да кушам. Ул тәмне тәмләтеп, сусыллатып җибәрә төсле. Кайчан кайтсам да, безнең өйдә кабак була. Әни аны арт бакчаның яртысына җитәрлек итеп чәчә. Көзен барлык карават, сәке, өстәл асларын тутырабыз. Әле җәй ахырынннан кышкача, башта бакчадан өзеп алып килеп, соңгарак иске өйгә тутырылган кабакларны турап малга ашатабыз. Үрдәкләргә дә шул кабак. Ризыклары бик гади ул мескеннәрнең: вак кына итеп туралган кабакка бераз он сибәбез дә, тегеләре кинәнеп ашый. Сизәсездер, аз калорияле ризык бу. Үрдәк-каз итенең тышын сыдырып ташлаганны, шулпа өстеннән туртасын алып түккәнне әнием бер дә яхшысынмый. Бер ачуын китергәнбез дә, шуннан ары кош-кортын симертми. Кабак ише махсус диетада, нормаль гына кош ите була. Менә шушы, җәй ахырында кабак диетасында асралган үрдәкне суыткычның бозлыгыннан алып эретә дә, калын төпле олы, биек табага май салып, туралган итне кыздыра, янына әрчеп ярылган бәрәңге, олы кисәкләре белән кабак, эре туралган, я ярып кына кишер, бераз кәбестә, суган, сарымсак сала. Өстенә кайнаган су өстәп җибәрүгә үк өйгә ис киткеч тәмле ис тарала. Әкрен утта кайнап, сәгать – сәгать ярым пешкәнче, авыздан сулар килә. Ризык әзер булуга әнием олы өстәлнең нәкъ уртасына әлеге олы табаны утырта. Капкачын ачып җибәрүгә дөньядагы иң тәмле ризык алдыңда утыруына ышанасың. Әле кашыкка эләктереп капканчы ук! Аннары әнием тәлинкәләргә иттән, яшелчәләрдән өлеш салып чыга да, өстенә шулпасын коя. Алдыңа килгән ашның исенә исереп бераз утыргач, «кайсысыннан башлап кабыйм икән» дип торасың әле. Монысы кишер, татлы ул. Баллы хаттә. Кабак та баллы. Аптырап, «Әни, син әллә моңа шикәр өстәдеңме?» – дисең. Әни көлеп җибәрә. Артыннан кашык белән шулпасын чүмерәсең. Монысы тозлы. Монда бер генә тәмләткеч тә, хушландыргыч үләннәр дә юк. Тәмле. Баллы яшелчәләр белән тозлы шулпа тәмле. Кавказ, Азия ашларын мактыйбыз. Алар берсе генә дә әниемнең шушы ашына җитми. Үз бакчабызда үскән бәрәңгесе, кишере, суган-сарымсагы, көзен, кыраулардан  яфраклары шиңеп егылганнан соң  ачылып калган, тәгәрәшеп яткан алтын кебек кабаклары. Әллә шул кабакта гына үскән үрдәк итеме? Әллә әниемнең куллары тигән аш булгангамы? Әллә туган йортыма сагынып кайтып, шушы гади генә ашны ашагангамы? Аңламассың…

Ни өчен бәлеш, диярсез? Камыры кая калды, диярсез. Юк аның камыры. Минем әнинең камыр белән маташырга вакыты да юк. Ул бүгенге яшьләр белән ярышып дөнья көтә. 73 яше тулды, сыер, сарык, кәҗә, каз-үрдәк асрый. Бакча тутырып бәрәңгесен, чөгендерен, кабагын үстерә. Быел гына да 70ләп төп помидор, өч урында кыяр, алардан тыш кәбестә, кишер, суган, сарымсак үстерде. Әлхәмдүлилла, дим. Исән – сау бул, әни.

Менә, юри генә сез дә пешереп карагыз әле минем әнинең бәлешен. Ничек булыр?

Хәерле ризык булсын!


Отзывов: 3 на «Әнием бәлеше»

Сезнең фикер