Кеше почмагында

Үз яшәр почмагың булмагач, фатирдан-фатирга йөрергә туры килә. Чираттагы йортта фатир арендалагач, подъезд юуучы әби белән берберебезне тәүге күрешүдән үк яратмадык. Дөресрәге, ул мине ник яратмагандыр, анысы миңа караңгы, миңа аның дорфа сөйләшүе һәм үзүзен тотышы ошамады.

Ишекне беренче тапкыр ачып чыккан мизгелдә ул очрады һәм февраль-март айлары өчен акча таптыра башлады. Апрель уртасында фатирга кергән кеше ни өчен алдагы ике ай өчен түләргә тиеш.  Китте әйтеш, китте бәхәс. Мондый кеше белән нормаль сөйләшү мөмкин түгел икән. Шулай да, әйтсәм әйтештем, апрель ае өчен генә түләдем.

Беренче ике кат юылмый, хәтта себерелми дә. Берсендә: «Слышь…» – дип сүз башлаган иде дә, бу хакта үзенә әйттем. Миңа дәшмәде, әмма иптәшемә: «Скажи своей красавице, на первом и втором этажах жильцы не платят, поэтому и не мою», – дип сәлам җибәргән. Күргән саен ТКХга барам, милициягә хәбәр итәм, мин сезне моннан чыгарам, дип җанга тия иде. Июнь аена акча сорап кергәч, тездем дә салдым үзенә:

- Беренче катта яшәгәннәр минем этажга менми, мин йөрим анда пычрак подъезддан бала сөйрәп. Аларга нәрсәгә, ишектән үз фатирларына кереп китәләр. Аларда минем эшем юк, минем чиста баскычтан йөрисем килә.

Кайчакны уйлап та куям, әллә таш бәгырьлемен инде. Катырак та бәрелдем ахрысы.

Шуннан бирле әбекәемнең эндәшкәне юк. Хәзер подъездыбыз ишегеннән үк ялтырап тора.

июль  2007 Казан

Шулай дип язганмын теге елны. Менә яңадан шул фатирга төштек. Теге әбкәй һаман җыештыра икән. Берни үзгәрмәгән. Кабат подъездыбыз тәмәке төпчегенә, пычракка баткан. Моннан тыш, кала хакиямияте башлап җибәргән капиталь ремонт пычрагы өстәлгән.  Су торбаларын, унитазларны алыштырганнар. Подъезд дивар-түшәмнәренең дә буяуларын яңартмакчылар икән.  Урам якка чыккан диварларны да матурлап бетереп киләләр. Бетереп киләләр, дигән сүз күбрәк булыр ахры. Әле башланган эшнең азагы күренми. Әле дивар-түшәмнәрдән тыш, җылыту торбаларын да алыштырырга тиешләр икән лә. Тагын ай ярым-ике айдан җылытыу сезонына керәбез. Ә безнең йортта торбаларны кисеп яңаларын кую башланмаган да әле. Җитмәсә, акча килми, ди. Эшчеләргә дә июнь ае өчен генә хезмәт хакы түләнгән, диләр. Шуңа эшчеләре китеп беткән, дип ишетелде. Шундый уйлар белән үзебез яшәгән элекке фатирыбызга кайттык. Озакка түгел, бер елга гына. Барыбер, бик үк күңелле күренеш түгел.

Декабрьгә ремонт тәмамланса – хуш итәрсең.



Сезнең фикер