Гыйберәт өчен 2

Рәфис Җәмиди белән бәхәсләшәбез. Рәфис, минем башкорт булуыма төрттереп:

- Әйе, башкортлар бик акыллы халык бит инде. Алар тәгәрмәч уйлап чыгарган халык бит ул. Татарлар копьютерда уйнаган чорда….

Көлешеп, елап бөттек.

Х Х Х

Җәмидинең чираттагы гениаль фикере телефонга СМС булып килде:

«Ничек тәмле ул татар булып яшәү! Аның тарихы – затлы шәрап кебек исертә, ә киләчәге пьянкадан соң похмел кебек берни аңлашылмый».

Х Х Х

Редакциядә бер төркем кызлар «Хәерле иртә, Татарстан!»ны карап утырабыз. Студиядә чәчләре агарган яшь кенә бер ир белән әңгәмәләшәләр.

- Ой, кызлар, миңа шушының кебек чәчләренә чал төшкән ир-атлар ошый, әмма карт булмасын, – дип кычкырып җибәрдем.

Зилә моңа җавап итеп, акрын гына:

- Айгөл, теләсә нинди ирне ал, синең белән өч көннән аның чәче агара башлаячак, – диде.


Отзывов: 2 на «Гыйберәт өчен 2»

Сезнең фикер