Туган көн килә елга бер тапкыр…

Быел миңа 33 яшь тулды. Кеше ышанмаслык хәл. Ни өчен дисәгез, аптырарлыгы юк: һаман булса акыл кермәгән, кулга диплом алынмаган. Ә бит юкса, башта шундый матур башланган иде.

14 яшемдә республиканың иң дәрәҗәле уку йортына имтиханнар тапшырып кереп китә алдым. Мин- гадидән дә гадиерәк калхуз баласы. Әти – балта остасы, әни колхозчы. Арттан этүче дә, юллап баручы да булмады. Ике туган апама ияртеп җибәрде әни, «барыбер керә алмассың ул, йөрисең инде акча туздырып» дип, хәерле юл да теләп калды. Ә бит өметләре акланмады. Кердем укырга. Болай да шагирләр, шигырләр белән  җенләнеп йөри идем, Рәми Гарипов иҗаты белән танышу зур донъяны ачты. Ул вакытлар Марина Цветаеваның  «Пятнадцать лет»ы белән үтте.  Хәтерлисезме, ничек матур язылган ич ул!

     Звенят-поют, забвению мешая,
     В моей душе слова: "пятнадцать лет".
     О, для чего я выросла большая?
     Спасенья нет!

     Еще вчера в зеленые березки
     Я убегала, вольная, с утра.
     Еще вчера шалила без прически,
     Еще вчера!

     Весенний звон с далеких колоколен
     Мне говорил: "Побегай и приляг!"
     И каждый крик шалунье был позволен,
     И каждый шаг!

     Что впереди? Какая неудача?
     Во всем обман и, ах, на всем запрет!
     -- Так с милым детством я прощалась, плача,
     В пятнадцать лет.

Үзем дз шагыйрәгә ияреп языштырып карадым да, алай ук килеп чыкмагач, ташладым.

Мәктәптә уку авыр булмаса да, төгәл фәннәрдән гел өчле булды. Минем кайгы анда да түгел иде. Киләчәктә әллә физика мелән химия укытыргамы миңа?! Юк! Җитмәсә, башкорт теле һәм әдәбияте буенча республика олимпиядасында беренче урынны алгач, кайгы бөтенләй качты -  мәктәпне тәмамларга тагын ярты ел бар, ә мине БДУның башкорт филология факультеты имтиханнарсыз гына алды да куйды. Бу җиңү җиңел генә бирелмәде.  Янымда булганнар гына белә ул вакыйгаларны. Аннары, җәен, мин киреләнеп китеп, документларымны башкорт булегенә түгел, журналистикага алып барып тапшырдым. «Имтиханнарны бирә алмасаң – урының югала, ала алмаячакбыз» дип кисәтте декан. Тыңламадым. Әмма имтиханнарны бирдем. Укырга да кердем.

Тәәәәк, 18гә җиттек. Анысын универның иң начар студенткасы итеп каршы алдым. Әмма FM ешлыгында эшләүче беренче милли телле радио алып баручысы булып.

Аннары Казан…

20гә җиткәндә исемемне боталап сөйләрлек күп эшләр башкарып чыгарга өлгердем. Журналист буларак та исемем чыкты, дип әйтә алам.

Аннары, 25 яшьне мин Казанны ташлап кайтып китеп, авылда  каршы алдым.  Дәүләт радиосына эш сорап баргач, «һиндә татар акценты бар, ауылыңа кайтып, башкорт телен өйрәнеп кил, һеңелем» тигәнгә, кайтып, ярты ел авылда яшәдем. Аннары кабат Уфа. Юлымда ялгыш кына очраган кеше Генераль директор булып, эшкә алды. Башкортостан телевидениесендә дә тир түкте апагыз.)))

27 яшемне – тормыштагы иң зур һәм иң татлы иҗат җимешем – улым Нурислам белән каршы алдым.

30да да һаман ялгыз идем әле. Бары улым белән икәү генә. Тегендә яшәр җаебыз калмагач, туры атларыбызны җигеп, киттек Казанга карап. Монда күңелем тыныч минем.

Менә 33 тулды. Бу туган көненә  ир хатыны булып, иртүк җанкиссәккәемнең котлау сүзләрен тыңлап, сөенеп килдем.

Гаисә пәйгәмбәр яшенә җиттек бит, гадуклар. Әле кырып күрсәткән бер генә эш тә юк. Аптырагач, узган елларны анализларга тырышып карыйм. Әллә ни майтарып булмый. Бары шушы юллар туды. Зинһар, моннан фәлсәфә эзләмәгез. Андый әйберне монда таба алмассыз.

 Алга барам, барамын да

Әйләнеп артка багам:

Күпме юллар үтелгән,

Күпме сулар кичелгән,

Күпме юллар язылган,

Күпмеләре укылган.

Нинди җырлар җырланган,

Ниндиләре мырланган –

Барын үлчәүгә салам.

Киткән юлым озын түгел,

Алдадыр үтәселәр.

Өмет итәм.

Зурдыр әле йомгагым,
дим,

Озындыр җепләре дә -

Алдадыр сүтәселәр.

Июнь 2010.

Тамьян


Отзывов: 2 на «Туган көн килә елга бер тапкыр…»

Сезнең фикер