Американ мәктәбе

Сизәм, туган якка кайту белән, мондагы мәктәп турында сораулар башланачак. Менә, ихтимал сорауларга җавап формасындагы кечкенә язмам әзер.

Нурислам гади американ мәктәбенең киндергарден дигән башлангыч классына йөри. Укулары 9 сентябрьдә башланды. Мәктәпкә җыенуларыбыз хакында сентябрь аенда ук язган идем инде. Шушы аравыкта бу балалар (Нурисламнан чыгып сүз йөртәм) хәреф танырга, аннары гади сүзләрне танырга (ансыз булмый, инглиз телендә иҗекләп укуны күз алдына да китереүе авыр, сүзләрне танып, ятлап кына алалар), китаплар укырга, санарга, кушарга-алырга, аерманы табарга өйрәнделәр. Төрле кул эшләре, рәсемнәре белән үзенең бүлмәсе тулган. Кайберләрен олы-олы конвертларга тутырып, нәнәсенә дә җибәргәләдек. Өйгә эш итеп бирелгән кечкенә 52 китапчык укыганнар икән, бүген шул турыда таныклык алып кайтты. Хәзер чагу төсләр белән бизәлгән, Дисней әкиятләре нигезендәге тагын кечкенә китаплар бирә башладылар. Өйгә эш катлаулашты: әкиятне укып, үзеңә ошаган фрагментын сүрәткә төшерергә, һәм китапның ни хакында булуын бер җөмлә белән генә язып куярга кирәк. Аврам: “Менә китаплар конспектлый башлады, уникенче сыйныфка кадәр шулай булачак”, – дип “сөендерде”.

Тагын бер ихтибарга лаек әйбер: Калифорниянең сейсмологик яктан тыныч җир түгеллеген беләсездер. Монда җир тетрәүгә барсы да һәр вакыт әзер. Партия эшендәге пионерлар кебек. Һәр уку елы башында җир тетрәү, янгын, су басу кебек казалар вакытында саклану кагыйдәләрен яңарталар. Кагәзьдә генә түгел, балаларны класстан чыгу, үзеңне ничек тоту, кемнәргә иярү, кемнәрне тыңлау кебек гади генә кагыйдәләргә өйрәтәләр. Болардан тыш, һәр баланың әти-әнисе балага тиешле беренче ярдәм әзерләдек. Анда балага эчәренә су яки җимеш суты, ашарына бозылмый торган ризык (бездән балык консервалары һәм сохари булды), соңгы фотосы, тормышта төрле чак була – алмаш трусик, әти яки әнидән язылган хат (монысын, бала үзе укый алмаса – аңа укыйлар, сабый өчен таяныч, каза вакытында әти-әни вакытында килеп җитмә алмавы да мөмкин, шуга – мораль поддержка инде) салына. Боларны сентябрь аенда ук әзерләп бирдек. Нурислам үзе дә кайткач, дәресне өзеп кыңгырау чылтыравын да, аннары аларны бакчага чыгарып торуларын сөйләде.

Шуңадыр да, мондагы каза вакытында

Мәктәпнең беренче көннәреннән үк, балаларга үз исемнәрен язарга өйрәттеләр. Баштан ук, һәр кәгазьгә кул куйдыралар иде. Безнең язарга өйрәтү системасыннан бик нык аерыла икән шул боларда. Беренче язарга өйрәнгән сүзе – үз исемем булды. Аннары башка кечкенә, тиз истә калучан инглиз сүзләрен яздык. Санадык. Русиядә булса, әлбәттә, башта кыек сызыклар, нокталар – бала нормаль рәвештә каләм тота алмыйча, аннан хәреф яздыра башламыйлар. Кыек сызыклы дәфтәрләрне мин үзем һаман хәтерлим. Ничек кенә тырышсам да, язуым гел начар булды. Классташларым Ирина белән Гөлназ кебек тигез, матур язарга өйрәнә алмадым. Нурислам укыган мәктәптән дә шуның кебегрәк чиста, пөхтә язу өмет иткәйнем дә, акланмады. Монда алар ничек язсалар да язалар. Буйлы дәфтәрнең ике-өч буе зурлыкта хәрефләр, саннар…

Һәр мәктәп үзе булдыра алганча акча эшли. Нурислам мәктәпкә йөри башлау белән, безгә төрле кагәзләр тияп җибәрәләр. Кайсысында яңалыклар, кайсысында төрле чараларга программа, китап ярминкәсеннән Нурислам сайлап алган китаплар исемлеге (алар өчен түләргә акча я чек җибәрергә кирәк, я бөтенләй алмаска да мөмкин). Моннан тыш, мәктәпкә ярдәм йөзеннән яңадан эшкәртелә алучы чүп-чар (тимер яки пыяла банка, кагәзь) кабул ителүе хакында да, киләсе атнаның кайсыдыр көнендә билгеле бер ресторанда ашаганың өчен түләнгән акчаның егерме проценты мәктәп хисабына күчүе, шуга әлеге ресторанга барырга кодалау да, һәм башка шуның кебек мәглүмат белән күмеп ташлыйлар. Моннан тыш, әлеге һәм башка информация мәктәптәге башка яңалыклар белән көн саен электрон тартмага да килеп тора. Электрон яшниккә шулай ук, “Сезнең улыгыз Нурислам бүген мәктәптә булмады” дип тә язу җибәрәләр. Бусы – теге яки бу сәбәп белән мәктәп калдырган көннәрдә. Шулай ук, һәр кич 7дә телефонга чылтыратып, директор үзе мәктәп яңалыклары белән таныштыра. Монысы автоматик рәвештә башкарыла. Әле ай саен яңалыклар, планнар турында гәҗит тә бар. Моннан тыш, ай саен мәктәп ашханасының менюсын җибәрәләр. Дуңгыз ите юк, әлеге менюдан шуны белдек, аны бөтенләй кулланмыйлар. Вегетариан һәм итле аерым ашлар бирелә. Безнең мәктәптә Азия халкы күп, Индиядән килүчеләр арасында вегетарианнар еш очрый.

Хэллоуин бәйрәменә барып акча туздырып кайтканнан соң, башка андый чараларга чыкканыбыз булмады. Ә теше бәйрәмне без бик матур үткәрдек: мәктәптәге йәрминкәдән егерме долларга коала киеме сатып алдык (соңрак бу үзләре үк саткан костюмнарны үзләре үк бушка алдылар, “Хэллоуин киемнәрен ярдәм фондына бушка килтерә аласыз”, дип тагын шул кагәзьләр җибәрелде), аннары мәктәптә үткән бар бәйгеләрдә дә катнышып чыктык (аларның һәрберсе 50 цент – бер доллар тора). 15 доллар шулай юкка чыккач – бик канәгать кыяфәт белән кайтырга чыктык. Моның кебек бәйрәмнәргә һәр баланың гаиләсе дә, акча туздырудан тыш та күренерлек файда кертә. Мәсәлән, әлеге дә баягы Хэллоуинга без өч кабак, кәнфитләр алып бардык. Кәнфитләрне класстагы балаларга таратсалар, кабакларны күз, авыз ясап саттылар. Үзебез үк сатып та алдык.

Моннан тыш, башка бзйрәмнәрдән аермалы, монда укуның йөзенче көнен бәйрәм иттек. Бу бәйрәмгә һәр бала йөз данә ни-нәрсә булса да алып килде. Без катырга кисәгенә йөз данә кабодай ябыштырып алып бардык, кемдер макорон, борчак, һәм шуның ише вак-тияк алып килгән иде. Шушы көнгә кадәр Нурислам йөзгә кадәр санарга өйрнде. Хәзер аннан узып китте инде.

Кышкы каникуллары иң озыны булды, 18 декабрдән 11 гыйны=варга хәтле ял иттек. Март ахрында тагын бер атна язгы каникул булды. Җәйгесе ике айдан артыграк. Мәктәптә укулар 25 июндә генә тәмамлана.  Без генә быел ахрына кадәр тора алмыйбыз.

Мәктәп – Калифорниянең Лос Анжелестагы университеты (UCLA) аспирантлары яшәгән комплекс янында урынлашкан. Аңлавыгызча, мәктәптә күпчелек аспирант балалары. Үзләре укымышлы, югары белемле булгач, аларның балалары да шундый ук. Чыннан да, балаларның белеме буенча мәктәбебез – Лос Анжелес мәктәп округындагы иң яхшысы санала.

Баланың мәктәптәге нәтиҗәләре хакындагы кагәзе чирек саен безгә биреп барыла. Нурисламның укуы барышын без әлеге язмалардан күрәбез: башта ул телне белми, аңламый, предметларны үзләштерүе дә бик авырлык белән генә. Аннары: аңлый, төшенә. Класстагы башка балалардан калышмый, дигән язманы без Яңа елга алдык. Һәр чирек ахрында баланың  туган телен белүен тикшереп торалар. Нурисламны тикшерергә татар таба алмасларын уйлап,  урыс теленә ризалаштык, хәзер аның урыс теле белүен күзәтәләр.  Монда, мәктәптәге тагын бер урыс малае әнисе ярдәмгә килә, ул Нурисламнан имтихан алса, Аврам бу хатынның улы белән сөйләшә. Нурисламның урыс телен белеүе уку елы башыннан яхшырды гына. Башкорт-татар телен бөтенләй кулланмый, дуслары, Аврам белән инглиз телендә дә иркен сөйләшә. Әнигә чылтыратканда, комната, ничек була башкортча? дип, һәр сүзне тәрҗемәләүне сорый. Баштарак, инглизчәне өйрәнгәнче, аны беркем аңламый, ул берсен дә аңламый йөрегән чагында бик авыр булгандыр инде: “мәктәптә урыс телен белүче укытучы бар да инде, без аның белән сөйләштек, ник ул килми?”- дип хәлне ала иде. Аврам, теге мескен малайның урысча белмәвен, интегеп кенә элеге имтиханны үтүен сөйләгән иде.

Туган телне тикшерүче әти-әниләр баланың белеменә билге куймый, бары тик, телне аңлыймы, куелган сорауга җавап бирә аламы – шушыларны имтиханчы кагәзгә теркәп куя. Шуңа карап, баллар билгеләнә.

Тагын шунысы кызык, Нурислам, күрәсең, башка балаларга ияреп, сүрәткә агач төшергәндә олынын зур итеп көрәннән ясап, яшел яфракларын гел фонтан кебек өскә ургылтып, кыска гына итеп ясый. “Лос Анжелес балалары гадәте” дип көләбез бу рәсемнәрдән, чөнки монда күпчелек шул пальма агачлары. Балалар да башка агач күрмәгәч, гел өйрәнгән агачын ясый.

Кайчандыр американнарның волонтерлык дип үлеп китүләре хакында ике сүз генә әйтеп, бу хакта җентекләбрәк сөйләрмен, дип вәгъдә дә иткәйнем. Волонтер булып монда күпләр хезмәт куя. Бай гаиләләр ярдәм йөзеннән ризыклар әзерләп йортсыз кешеләрне ашатып йөрүе ихтимал. Шулай ук, кайсыбер штатларда федераль юлларны да волонтер оешмалар чистартып тора.  Мәктәп, больница, картлар йорты кебек ярдәм күп кирәк урыннарда әлеге бушка эшләүчеләр армиясе ярдәм итә. Еш кына эш урыны таба алмаганнар да бу адымга бара, чөнки соңгарак, урын бушаса – эшкә кереп калу мөмкинлеге бар, я башка эшкә киткәндә бу урыннан тәкдим хаты (рекомендательное письмо) алып була.

Волонтерлар – мәктәптә иң зур эштә. Алар һәр җирдә башлап йөри. Аврам баштарак класста дәресләрдә ярдәм итте. Аның сөйләгәннәреннән: класстагы балалар иртән килү белән өй эшләрен бер папкага сала. Ә волонтер әнә шул эшләрне папкадан алып, аерып куя, соңгарак, папкаларга иртәгәге өй эшләрен салып чыга. Моннан тыш, балаларның әбәдкә хәтле тамак ялгап алу ризыкларын барлый: мәктәптән аласы снэклар (snack – төп ризыктан тыш тамак ялгап алу; чипс, сохари кебек ризыкларны да шулай атыйлар, гомумән, американнар гел ашанып тора, шул снэкны газлы-баллы су белән тутыралар гына. Аннары  симез кешеләр каян килә, дип аптырый үзләре) өчен акчаларны саный, дежур ике бала белән ашханәгә барып, җимеш суты һәм сөт алып килә. Кайсыбер балалар снэкны өйләреннән китерә. Нурисламга без кибеттән олы тартмада каплап салынган сок алабыз, көн саен берсен алып китә. Болай очсызракка төшә, иң мөһиме, аның үзенә ошый.

Волонтер булып һәр әти яки әни бара ала. Башта, волонтер булып килүчене  төрле тестлар белән сынап карыйлар, педофил түгелме, янәсе.  Балалар үстереп, өйдә генә торучы әти-әниләр бик теләп катнаша мондый эштә. Беренчедән, кеше арасындасың, икенчедән балаң – күз алдында.

Сыйныфта балалар 15-20 минутлап дәрес укый да, аннары уйный, ял итә. Класс бүлмәсендә үк кечкенә китапханә, уенчыклар почмагы эшләнгән. Идәндә палас түшәлеп, балалар дәреснең күп вакытын шунда утырып, ятып уздыра. Ашар-эчәр, язар-рәсем ясар өчен генә парта артына утыралар.

Укытучыларга ярдәм ата-ана тарафыннан гына түгел. Тәнәфестә, балалар уен майданчыгында (Калифорниядә башкача мөмкин түгел, балалар гел тышта. Яңгыр яуган көнне генә алар сыйныфта утыра.) уйнаганда аларның янында башка тәрбияче. Укытучы бу вакытта ял итә. Укытучының вакыты, ялы исәпкә алынырга тиеш, монда профсоюзлар бик көчле. Бу хакта барыбыз да ишетеп беләбез, күз алдына китерүе кыен. Авыз-борынын каплаган урам себерүчене (ә кулында себерке түгел, иңенә бензинда эшләүче чүп-чарны өрдереп куалаучы машина эленгән) күргәнегез юктыр әле. Ә монда профсоюзлар тузанлы эштәге һәр кемнән битлек киюне таләп итә. Кулдагы пирчәткәләр хакында әйтеп тә тормыйм.

Укытучыларны да профсоюзлары бик нык яклый. Аларның  болай гына, тик торганнан ял итү көннәре дә бар.

Моннан тыш волонтерлар мәктәп янындагы эшләрдә дә актив. Әйтийк, иртәнчәк юлдагы бөкеләрне киметү өчен эшләнгән туры юлларда. Бу очракта әфлисун төсендәге махсус таяклар белән юл билгеләнә, аннан озакка туктап тормыйча машиналар уза. Машина бала сикереп төшкәнче генә туктап тора. Әти-әни машинасын мәктәп янында калдырып, бөке ясап, нарасыен озатып йөрмәсен өчен эшләнелә. Балалар машинадан сикереп төшә дә, классларына чаба. Волонтерлар килеп туктаган машинаның ишеген ачып, балага төшәргә ярдәм итә дә, ишекне ябып кала. Утыз ике тешкә елмаеп, хәерле иртә теләп калу турында да онытмыйк, монысы һәр җирдә онытылмас атрибут. (Ясалма елмаю хакында сөйләүчеләргә шуны әйтәсем килә: ясалмамы ул түгелме, кара көйгән кыяфәткә караганда мең артык.) Сөмсере коелып, авыз ачып сүз дәшкәнче дошманың итеп караган кешегә караганда, туганың яки дустың кебек елмаеп-көлеп килгән кеше күпкә яынрак, минемчә. Күрәсең, психологик яктан җиңелрәктер шундый кешеләр белән.

Инглиз телен укырга Санта Моника колледжына йөрдем. Уку – бушка. Йөре генә. Миңа җәяүләп 15-20 минут атлыйсы. Әнә шул юлда гына да иртәнге прогулкага (татарча тәрҗемәсен таба алмыйм, атлап йөрү түгел, болай гына, максатсыз йөрү? Сәләмәтлек өчен җәяү йөрү?) чыккан спорт киемендәге олы яштәге американнар исне китерә иде. Картлы-корткалы икәүләп җитәкләшеп, әкрен генә атлап тирә-як белән сокланып бара бирәләр. Йөзләрендә – якты елмаю. Җитмәсә, миңа, инглиз телен өйрәнергә чабучы студентка “гуд морниң” телиләр. Егылып китмәслекме???

PS фотоларны соңрак элермен.



Сезнең фикер