туфлиләр… шәпелдекләр…

Яңа туфлиларым нык итеп аягымны кырды.

Нурисламны мәктәпкә илткәнче генә киеп йөреп кайтыйм дигән уй әллә каян килеп керде дә, тик-томалдан, кигән кроссовкамны салып атып, ялан тәпигә генә теге яңа күн туфлиләремне киеп чыгып киттем. Мәктәп ерак барасы түгел. Ике урам аша гына. Барып җиткәнче үк үкчә ачыта башлаган иде инде. Балаларны сыйныфларына кертә башлаганнарын көтеп торган арада тиз генә үкчәгә күз салдым. Совет заманының биш тиенлеге кадәр тире суерылган. Чыдап булмаслык авырта үзе. Көч-хәл белән чак атлап кайтып җиттем. Сул аякныкы суерылган гына түгел, өзелеп чыккан. Кансыраган ярага ябарлык тиресе дә калмаган. Уң аяктагы җыелган тирене җибетеп, ачык ярага тарттырып куйдым. Сулы шул килеш инде. Аякка бер-нәрсә дә киеп булмый дигән сүз.

Баш бармак белән озын бармак арасына эләктереп, сөйрәп йөретә торган тәпешкигә көн калды. Аны монда флип-флопс (flip-flops), Русиядә аларны вьетнамка дип атыйлар, ялгышмасам. Бер вакыт шушы ике бармак арасын бик каты ышкып, бик авыртынып йөргәннән соң, аларга күңелем ятмый минем.

Салкынча көнне дә шуларны киергә туры килде. Нәски белән сөйрим бу шәпелдекләрне. Шунда игтибар иттем дә инде: американнарның милли киеме ич бу. Шорты, шушы аяк киеме, озак киеүдән сузылган футболка. Алмашка – джинса чалбар, кроссовка. Теге футболка шул көе кала. Өстеннән, шулай ук сузылган джемпер булуы мөмкин. Минем “Кара, шушылай урамга чыксам, халык егылып китмәсме?” дигән сораудан Аврам үзе егылыр чиккә җиткәндер инде.

Безнең бөтен тормыш әнә шул “кеше ни әйтер икән?” дигәнгә бәйләнгән. Урысның бик тапкыр әйтеме бар, якынчарак әйтсәң, “авылдан кызны куып чыгарып була, ә кыздан авылны чыгару – бик авыр”. Имеш, алган гадәт, тәрбиядән котылу бик авыр, димәкчеләр. Килешми мөмкин түгел.

Ак нәски өстеннән кигән шәпелдекләр белән Алман консуллыгына барып, виза алып кайттык. Бар тирә-юнь шушы аяк киемендә – Калифорния бит.

Шөкер, үкчәләр әйбәтләнеп килә. Бүген теге яңа туфлиләрне кабат киеп карый алдым. Бераз өй эчендә генә йөредем дә хәтта. :)



Сезнең фикер