Рәхмәт сиңа, Динар!

Бүген кайдадыр эзләнеп кереп китеп, Динар Корбанов исемле интернетчы дәфтәренә барып юлыктым. Бу сәхифәнең барлыгын белә идем, кереп, карап чыгарга гына  кул җитми торды. Андагы мәгълүат кайсыдыр студентның булачак диплом эшенә, хәтта кемгәдер гыйлми эш язарга да җитәрлек! Арттыру түгел: анда интернет программаларны тәрҗемәләү, аларны куллану өчен татарчалап аңлатулар, иң мөһиме, бик зур хезмәт – интернеттагы татарча сәхифәләр, блоглар тарихы туплана.

Шунысы кызык, Динар үзенең ни кадәр зур эш эшләгәнен үзе аңлыймы икән? Бу хезмәт белән тамак туйдыра алуына шикләнәм. Димәк, аның күңелендә үзе генә белгән серләре, ният-максатлары бар.

Әйткәндәй, «Каралама» тарихын да Динар четерекле рәвештә күзәтеп бара икән. Үзем ихтибарга алмаган кечкенә тарихын да  төртеп-төртеп куйган. Безнең сайтка туры сылтанма да урынлаштырган. Рәхмәт сиңа, Динар.


Әйткәндәй, сайтларына кайдан һәм күпме кеше кереп караганын блог язучылар белә торгандыр. Болар белән кызыксынучыларга махсус сайтлар бар. Безнең «Каралама«ның да берничә даими укучысы бар. Динар турында яздым инде. Аңардан тыш, безнең сәхифәгә еш кына Самардан һүм Мәскәүдән керәләр. Үзегез белән дә таныштырсагыз иде, хөрмәтле укучыларыбыз.


Отзывов: 9 на «Рәхмәт сиңа, Динар!»

Сезнең фикер