Кибетләргә керсәң…

Гәҗитләрдә сатып алучыларның кибет-базарлардагы сатучыларга, алган таварларына канәгатьсезлек белдереп язган хатлары гел күренгәләп  тора. Мин үзем дә берничә мәртәбә эләккәләдем. Берсендә, Уфада эшләгәндә, эштән соң садикка кереп Нурисламны аласы, аннары Черниковканың Чегән дворлары дигән җиреннән дә арырак кайтасы. Без кайтып җиткәнче 8 тула язды. Ашарга әзерләргә вакыт та калмый, булганны капкалап, юынып алсаң – ятарга кирәк, иртәнчәк 6га торып тагын чыга башларга кирәк. Капланган, телемләнгән тозлы “кызыл” балык, ярты ипи алдым. Ике-өч бәрәдгем бар иде, шуларны пешереп алырмын да, менә сиңа кичке аш. “Ятыр корсакка йодрык күрсәтсәң дә ярый” дигән сүзне белсәм дә, бер дә ач карынга ятып йоклыйсы килми шул. Алып кердем балыгымны. Бәрәңге пешкән арада ипигә май сылап, теге балыкны өстенә салып, тәмләп кабыйм гына дисәм… авыр исе борынга бәрелде. Карап-карап тордым да, кабарга кыймадым, савыты-ние белән чүп савытына очырдым.

Икенче юлы тагын соңарып кайтып килгәндә, тагын шул ук кибеткә сугылдым. Тагын балык алырга торам. Сатучы – бик ачык татар апае. Кергән саен аның белән сөйләшкәләп тә торабыз. Селедка балыгы тәмлеме, сатып алучыларыгыз әйткәне булмадымы, дим. Бик мактады савытта, майга турап салынган селедка балыгын сатучы апа. Шунда әйтеп куйдым, теге балыгыгыз исле иде, ашыйа алмадым, дип. “Ни шул көнне булмаса икенче көнен кире китермәден аны, без бит алыштырабыз товарны” дип чәчрәп чыкты апа сатучы апа. Барыбер дөреслекне исбат итә алмам, дип йөрмәгән булдым шул. Бүгенгесе дә исле булса – кире апкерәм, дип алып китән теге селедкасы тәмле булган иде.

Икенче тапкыр Казанда алман ахирәтем йорт каршысындагы пятерочкадан өч йөз граммлап сыр алган. Алып кереп кисә башлагач, сырныкына ошамаган искә ихтибар иттек. Икенче көнне үзем алып кердем чегы-ние белән бергә. Бернинди проблемасыз кире алдылар да, без кискәләп тәмләп караган граммнарын исәпкә дә алмыйча, тулы бәясен кире кайтардылар.

Шул ук кибет белән бәйле тагын бер мисал: Уфадан абыйым килеп төште. Ниндидер эш белән генә килгәннәр дә, чәй эчеп ял иттеләр дә, кара төн булуга карамастан, кире кузгалдылар. Чыгар алдыннан гына, пятерочкадан башка кучтәнәч белән торт та алуын исенә төшереп эзли башладык. Машинададыр, дигән өметебез дә акланмады. ИРтәгә барып кара инде кибеткә, бәлки бирерләр, дип юатып кайтыр юлга кузгалдылар. Ичмасам, алган таварының чегын да бирмәде. Икенче көнне иртән юри генә кердем. Бирмәсләренә ышанганмын. Сүзне “Бернинди дә таләбем юк, кичә Уфадан абыем сездә күчтәнәчләр алган да, тортын онытып калдырган” дип башлауга. Әйе шул, дип югертеп теге тортны китереп тә бирделәр. “Бездә әйбер югалмый” диде кибет администраторы.

Сессия вакытында бик тунгач, акча жәлләми генә кыйбатлы җылы итек алырга булдым. Аяк бит чабата кебек, үзе зур, үзе киң – кием яратырлык түгел. Озак эзләгәннән соң көчкә матур гына итек таптым. Бәясе 3000 тәңкә. Ошаткач, аякка да ярагач алдым моны. Әмма ике атнадан чите аерылып чыкты. Кире алып киттем. Базардагы сату ноктасында сатучы үзе генә түгел, хуҗасы белән. минем зарны тыңлауга “Аягыңа ярамаган итек алгансың, мин сиңа акчасын бирмим, әнә башкасын сайлап ал, алмасаң, экспертиза үткәрмичә кире акчасын кайтармыйм, я ремонтлатып бирәм” дип очып кунды бу хатын. Ярый, экспертизасын үткәр, дип киттем дә, бераз тынычлангач кабат килдем. Хуҗа хатын киткән, сатучы хәлемне аңлап, яңа итекләр чыгарды. Элек киеп караган бер итеккә тукталып, озаклап уйлап, шуны алдым. Кышны шуның белән чыктым, эх тә итмәде. Тиресе яхшырак булып чыкты. Тегесе кебек италия итеге түгел иде.

Безнең яраткан кибет янында

Америкада ничек соң? диярсез. Монда килгәч, телефоннан сөйләшкән бер урыс кызы, безгә бер күрешергә кирәк, мин сиңа кибеттән крем урларга өйрәтермен, дигән иде. Туктале, аспирант булса да, ирем крем алырлык кына акча алып кайта ул , дидем.

Мондагы кибетләргә алган бөтен әйбереңне кире кайтарырга була. Кайтарып бирү вакыты чикләнмәгән. Башта азык – төлек турында.

Без бер вакыт срогын карамыйча кетчуп алган идек. Ашап утырганда, янындагы язуларны укырга өйрәнгән Аврам алып карады да, срогы чыкканын күреп ах итте. Савыт-сабаны җыештырып кире кибеткә киттек. Ачылган товарны алырлармы икән? дип аптырыйм үзем. Берсүзсез кире алып, тулысы белән акчасын кайтардылар.

Бер атна элек кенә Аврам кибеттән йогурт алган. Карамыйча, без ашый торган ваниллысын түгел, гадиен генә эләктергән. Кайткач кына күрдек. Ашамасак, кире аппарырбыз, дигәненә егылып китә яздым. Үз гаебе белән ич, югыйсә. Чыннан да, кабул итеп алдылар. Ис китәрлек.

Кием-салымны әйткән дә юк. Минем янда гына очсызлы киемнәр кибете бар. Андагы халык. Еш кына Нурисламны мәктәптән алырга барганда, я кайтканда кереп чыгам. Киеп карап торасы килми, дип кочагы белән аласың да, алып кайтып киеп карап, мең кат үлчәп, ошаганын алып калып, калганнарын кире илтәсең. Бер нинди сораусыз кабул итәләр.

Хатта әле шушы көннәрдә генә шуны белдем, кибеттән алган крем тирегә ярамаса, ялкынсындырса – кремны кире алып барып бирергә хокукыбыз бар икән лә.

Эрзинкә итекләрнең ниндие генә юк!Мондыен киеп Казан әйләнсәң дә була, ичмасам...

эрзинкә итекләрнең төсе, бизәкләре хәр кемнең күңеленә хуш килерлек.

Яңарак кына популяр бер телеканал мондагы эчке кием кибете турында гаугалы сюжет күрсәтте: кулда булган трусик-лифчикларны да кабул итәләр икән монда. Яшерен камера белән төшереп, әлеге трусикларга кабат биркалар элеп сатуга чыгаруларын халыкка күрсәттеләр.

Телефоннан апа белән сөйләшәбез. Аның элекке коллегасы да бу якка эшкә килеп, торып калып төпләнгән. Уфага кайткан чакларында тетя Поля мактанадыр инде үзенчә, сөйләп күрсәтәдер инде, американнарның тупойлыгын. Имеш, баштагы вакытларда бик авыр булган, акчасын янда калдырырга тырышып, кибетләрдән әйбер алып, биркасын ертмый гына яшереп куеп киеп, соңыннан кире алып барып тапшырып, яңаларны алыр булган. Шушының белән мактанырлыкмы соң? Аврамга сөйләгән идем, шуннан соң кайда яратырлар икән соң урысны? ди.

Без яраткан азык-төлек кибете бар, анда артык кыйбат булмаган, органик ризык алып була. Шулай ук анда көн саен акцияләр үткәрелә. Мәсәлән, ризык әзерләп сыйлыйлар, җимеш сутлары эчерәләр. Шулай ук кофе салып алырга мөмкин. Бер килгәнебездә олы гына хатын теге өстәлдән китми генә бит. Салып куйган тәрилкәне эләктереп ашап тора. Ризыкны таратып торучы кызның да ачуы чыкты ахрысы, китмәсме, дип көтәдер инде. Хәтта йөзендәге якты елмаюы качкан. Стакан белән сокны тәмләдек тә, кофе салып алып, чөмерә-чөмерә алга киттек. Бераздан теге хатын кабат очрады. Бу юлы футболка эченә нәрсәдер тыккан. Алма хәтле булса да, барыбер урлаша. Мин аны тотарлар, тавыш куптарырлар, дигән идем. Бер кем дә аңа ихтибар да итмәде. Соңынна Аврам әйтте: мондый кибетләрдә аның ише әйбер белән тавышланмыйлар. Гауга чыкса – беркемгә дә ошамый, чүп нәрсә белән ник кешенең кәефен бетерергә. Гомумән, кибетләрдә еш кына урлашуларны күрмәмешкә салышалар, юк кына әйбер аркасында алар сатып алучыларын югалтудан курка, икән.



Сезнең фикер