Нурислам

Нурисламның 6 яшь тулган көне

Аврам сөйли:

Нурислам белән урамда туплы уйныйбыз. Тупны типкәндә берәр өстәмә уен кертәбез. Нурислам, типкән кеше усемлекләрне әйтсен, дигән тәкдим кертте. Бик күп үсемлекләрне әйттек, күрәсең, белгәннәребез бетте.

- Чәч, ди Нурислам. – ул бит үсә.

Бераздан:

- Кеше. Кеше бит шулай ук үсә, ди.

Аннары:

- Йорт. Йортны төзиләр. Ул тик тормый, ул үсә.

Кем әйтмешли, тимер логика.



Сезнең фикер