Виза алабыз

Алманиягә барырга Шенген визасы алырга булдык. Башта, һәр американча, интернеттан барлык нәрсәне белешәбез, мәсәлән, визаны ничек алып була, нинди кагәзләр кирәк, консуллык кай тирәдә урынлашкан, күпме түләргә кирәк, нинди аерым таләпләр бар? Боларны Аврам посольство сайтыннан карап белде. Белүебезчә, американнарга Европа илләренә керү визасыз. Болар өчен чикләр юк, дисәң дә була. Руссия өчен визасыз урыннарга гына алар виза ала. Төркия кебек туристик дәүләтләр дә алар өчен ачык.

Сәхифәдән күренгәнчә, мин, АКШның яшел картасы (илдә вакытлыча яшәү, эшләү, уку хокуклары бирә) хуҗасы буларак, сайттан анката тутырып, консул белән очрашуга языла алам. Шулай иттек тә. Очрашуга рөхсәт сорап, үзебез вакытын билгеләдек. Аннары калган кагәзләрне әзерли башладык. Алып барасы документлар арасында паспорт, гринкард, аларның копияләре, банктагы хисапның соңгы ике ай өчен керем-чыгымнары турында кагәзь, Берлинда без тукталасы отелгә бронь, сәләмәтлек иминияте, очкыч билетлары. Барсы да әзер. Шул ук көнне үзебез өйдә генә төшеп, юк бәягә эшләтеп алган фотографияләр.

Без көткән җомга да җитте. Иртәнге унга язылган идек, соңга калудан куркып  алдан кузгалдык, ярты сәгать алдан кирәкле тукталышта идек. Американ гадәте – кофейняга кердек. Минем егетләр бәдрәф тикшереп чыкканчы, иртәнге кофега килгән халыкны күзәтәм. Өстәлләрдә иртәнге гәҗитләр ята. Берсе алып килеп укыган да ташлап калдырганмы, әллә үз сатып алучылары шушында утырып кофе эчсен, иртәнге тәгам ашасын, дип, кофейня хуҗалары махсус куямы? Кәттә киемле ир-егетләр – күрәсең, бу тирәдәге биек йортларда эшли торган халыктыр. Өйләрендә интернетка акча жәлләп, кофейнядагы буш интернетка алданып, дәресләргә кадәр кофе өмереп утыручы студент яшьләр. Монысы күптәәәән пенсиягә чыгып, хатынын җирләп, ялгызы гомер итүче карт инде. Ялгызы булмаса, иртәнге аш ашарга карчыгы белән килер иде. Ә ул – берүзе. Атлап йөреше дә әллә ни түгел инде хәзер. Русиядәге яшьтәшләре әллә кайчан кабердә булмаса, уртага бөкләнеп, таяк белән генә атлап йөри торгандыр. Бабай әлегә туры атларга, гәүдәсен дә туры тотарга тырыша. Үзе кислородка тоташтырылган (махсус баллоннан кислород резин эчәк аша борынга килә). Нәрсә ашый, диген инде? Кислородка тоташтырылган килеш, иртүк кофейняда ашап утыручының тәрилкәсенә ничек күз салмыйсың ди инде? Солы буткасы. Гадәттә, американнар кофе белән маффин дигән үзләренең кексын ашый. Я кофе эчә. Ә бабай, мескен, гомеренең ахрында сәләмәт ризыкка күчкән инде, үзенчә. Бутка дигәне дә аның, кагәзь кәсәдә, солы ярмасына кайнар су агызып, өстенә ике-өч кисәк банан, күк җимеш я җиләк салып бирелә. Мондый урыннарга олы яшьтәге американнар матур киемнәрен киеп, чәчләрен матурлап, бизәнеп-ясанып чыга. Хәзерге яшьләр генә ул киеменә, чәченә ихтибар итми, хатта, көзгегә дә карамыйлар, дигән фикер кала кайсы чак.

Кофе алып, аны эчэ-эчэ барып җиткәнче без көткән вакыт та җитте. Бу биек катлы йортның ишегеннән керүгә үк, “Алман консуллыгы 5 катта” дигән язу каршы алды. Лифттагы кнопкаларга кем басачагын ачыклагач, юлыбызны дәвам итәбез. 5 катта да язу, монысы консуллыка булса – уңга каерылырга кирәклеген кисәтә. Ишектән безне чибәр генә кара хатын каршы алды. Алдында яткан кагәзеннән безнең фамилияне табып, яхшылап сызды, аннары кесәләрдәге тимер әйберләрне тапшыртып, металл эзләүче ишектән уздырды. Аннары түргә озатып, алдагы кеше чыгуга безгә кайсы тәрәзә янына барасыны аңлатып кире үз урынына китте.

Бераздан тәрәзә янына безне дә чакырдылар. Консул ханым визага кемнәр гариза бирүне сорашкач, ике кешенең документларын аерым-аерым тапшырырга кушты. Башта минекеләр. Барсы да бар. Яхшы. Аннары Нурисламның документлары. Аврамдан, син аның әтисеме? дип сорады да, үги әтисе булгач, үз әтисеннән нотариуста култамгаланган баланың чит илгә чыгуына каршы булмауы турындагы рөхсәте кирәклеген хәбәр итте. Нишлисең, ярый әле баш эшләп, Руссиядә чакта ук бу документлы юллаган идем. Монда килеп җиткәч, аның кирәге булмас, дип уйлап, бераз ялгышканмын күрәсең. Рус телендәге кагәзне факстан җибәрергә сөйләштек. Аврам үзе тәрҗемәяләячәк. Паспорт артыннан киләсе атна утрасында керергә кирәклеген аңлатты. Нурисламга ике атна элек кенә 6 тулганын белеп супервайзеры янына йөгереп килде, алтысы яңа тулган балаларга виза бәясе кимрәк түгелме – түгел икән. Икебез өчен дә 48әр доллар түләдек. Нишләптер, миннән Алманиягә бару максатын сораган кеше булмады. Русиядән булсам да, Америкадан барасы булгач, максатларның кирәге юкмы? Юкса, Русиядән ала башласаң – сират күпере үтәсең, дигәнне ишеткән бар. АКШка виза алып карадым, Пони-экспресс юктан гына да ат бәясе акча ала. Моннан тыш, посольстволарга телефоннан чылтыраткан өчен күпме акча чыгарып атасы. Ә алардан бер җүнле җавап алып булмый. Электрон тартмаларны Русиядә кайчан чын почта, бәйләнеш чарасы итеп карый башларлар? Юкса, интернеттан гына эшлисе бик күп эшләр урынына Мәскәү хәтле Мәскәүгә барып йөрисе, һич югы чылтыратасы булмас иде.

Киләсе атна уртасында визалы паспорт алырбызмы, әллә тагын берәр төрле документ кирәк булырмы – әлегә әйтеп булмый. Хәзергә виза көтәбез.



Сезнең фикер