Реклама түгел…

Мин тәмәке тартуны ташладым бит әле. Белгәннәр – белә инде, белмәгәннәр белсен, дип язуым. 16 ел аз гомер түгел. Тәмәке тартучы өчен бигрәк тә. Мин нәкъ шул хәтле яфалаганмын һәм яфаланганмын икән…

Тартуны ташлау турында соңгы ике-өч елда еш уйлана идем. Американы күреп кайткач - бигрәк тә кот чыкты. Монда теләсә кайда торып көйрәтә алмыйсың. Тәмәке үзе дә монда ат бәясендә – бер кап сигарет уртача 6-8 доллар тора. Руссиядәге сыңар доллар түгел инде сиңа. Көн саен бер кап тарткан кеше аена гына да күпме акча яндыра, дигән сүз. Анысы ярый, акча да булсын ди, ә менә тегендә тартырга ярамый, монда тәмәке төтене булырга тиеш түгел, дигәннәренә ни дисең? Санта Моника урамнарында тәмәке тарту тыела. Урамда утырып та ярамый. Тартасың килсә – күршедәге шәһәргә чыгып, иркенләп агулана аласың. (Санта Моника – Һолливуд йолдызлары яши торган матур, бай, чиста шәһәрчек.) Мин бераз арттырам инде, шулай да, яшереп кенә тартучылар бар, әмма монда законнар коры – тотсалар яхшы гына штраф түләтүләре ихтимал.

Кыскасы, ташлыйм дигән сүзем бар иде. Сәләмәтлек бушка бирелсә дә, акча түләп, үз теләгең белән аны агулау – эш түгел инде. Башка мондый теләк бер кергәч, гел генә шуны уйлыйсың. Тәмәке кабызган саен шуны уйлыйсың. Эзләнә торгач, интернеттан Аллен Карр дигән бер адәмнең “Тәмәке ташлауда иң җиңел юл” китабына очрадым. Бу китапны укысам – ташлыйм, дигән фикер керде бит күңелгә. Америкага китәр алдыннан Уфага җиңгигә чылтыраттым, базарда шушы китапны караштыр әле, дим. Мин килүгә алып, әзерләп куйган. Әмма китапның махсус хатын-кызлар өчен язылганын алган. Тәүлек ярым поезда, аннары 12 сәгатькә якын очкычта укып кына булмый бит китапны. Гадәттә юлда бар укырлык әйбер үтә. Ә менә бу китап бармый бит. Монда килгәч тә чак кына буш вакыт булдымы, кулга китапны алам, һич укылмый. Аптырагач, интернеттан теге “Тәмәке ташлауда иң җиңел юл” дигән китапны бастырып алдым. Авыррак башланса да, соңгарак җиңелләште. Укыла. Бераздан күңелгә “укып бетерсәм – ташлаячакмын бит”, дигән корт керде. Тартам, сузам китап укуны. Йоклар алдыннан гына укуга күчтем. Берәр бит укысаң – йокы баса. Шулай да көч-хәл белән, ярты елда ахырына җитә алдым. Аннары тагын ай ярым-ике айлап гел шушы хакта уйлыйм. Үзем тәмәке тартам, үзем китапны анализлыйм. Китапта кулланылган нейролингвистик программалау яхшы эшли күрәсең, баштан чыкмый гына бит. Бер көнне мин дә ун алты ел ияреп йөргән афәттән котылырга булдым. Сигарет сатып алганда, монысын бетерсәм, башка алмаячакмын, дип уйладым. Әлеге капны озаккарак җиткезергә тырыштым. Башланган әйбер – кайчан да булса бөтә, пачка да бөтте. Соңгы тәмәкене 8 февралдә, төнге уникедә тарттым. Менә шул. Минем сәләмәтлегемне бетергән, сасы исе белән якыннарымны агулаган, әллә күпме кешене үземнән биздергән тәмәке – минем төп дошманым белән шушы урында хушлаштым.

Кайсыбер егеттең авызыннан Я тәмәке, я мин дигән сүзне ишетеп аптырап кала торган идем. Син үзеңне тәмәке белән янәш куясың икән, мин тартуны сайлыйм, дим. Бераз гына мөнәсәбәтләр яхшырса, минем тартуны ташлату – төп максатка әйләнә. Ә кеше дигәнеңә һәрвакыт тукып тора башласалар, я аның ихтиярын кысалар икән, гел тискәре генә эшлисе килә. Минем дә бул, ташламыйм гына бит. Егетләр белән шуның өчен ташлаша идек. Әнием, туганнарым, синең кебек тәмәҗникне башкорт белән татар алмас, диеп килде. Якыннарымның сүзләре хак: язмышымны американ белән бәйләдем. Аның өчен минем тартуым бәлки зур бер бәла булгандыр, дәшмәде, авыр сүз әйтмәде. Бары тик, “безнең илдә тәмәке бик кыйбат, ул безнең гаилә бюджетына сизелерлек сугачак”, “бала табарга булсак – тартмасаң иде” диде. Болай әйтүгә ничек каршы торасың?

Ә саулык соң? Соңгы вакытта еш кына башның авыртуына, әйләнүенә чыдап булмый иде. Кисәк кенә кузгалып китсәң, я кисәк иелсәң, күз алдында бөтерелгән “йолдызлар” хәлне ала иде. Әйтсәң, кеше ышанмас, бетте бит шулар. Яңарак кына ихтибар иттем, яткан җирдән сикереп торып китәм, баш әйләнми, кисәк кенә иелеп идәндә яткан әйберне алам – күз алдында бер нинди чыбарлык юк, бер нинди ут юк. Ә бит тиресе ничек үзгәрде! Үзем дә аптырап калдым. Элегрәк биткә крем ярата алмай интегә идем. Могҗиза, тартуны ташлау белән алган кремнарым ярый башлады бит. Әлегә бик аз гына вакыт үтте бит, югыйсә, ә уңай якларын санап, мактанырлык та булды.

Тәмәке тартмый башлагач –  ис сизү дә яхшырды. Тәмәке төтенен әллә каян сизәм дә, борын җыерам. Башка тәмле исләрне дә әллә каян тоя башладым.

Бер куркыныч тора алда: Русиягә кайткач, андагы барлык дусларыма ияреп, сигаретның очсызлыгына алданып, кабат тарта башламаммы? Аллен Карр тәкдим иткән иң җиңел ысул – чыннан да эшли бит. Димәк тәмәкене ташлап була. Кабат тагын ташлап була.

мине укып кызыксынучылар өчен: http://www.antismoke.info/



Сезнең фикер