Мин төш күрдем

Кичә яман төшләнеп уяндым. Аңарчы чичән сугышына эләгүемне күреп тә бу кадәр баслыкмаган идем. Мөрҗәгә сөйлим, дип монда да языйм әле.

Имеш, кайдадыр китеп барам. Казан булырга тиеш инде бу үземчә. Артымнан 5-6 яшьләр тирәсендәге малай иярде дә и ирештерә бу мине, артымнан пычрак ата, мин моңа ихтибар итми югереп китә башласам, мин куалап, арттан килеп типмәкче була. Бара торгач бу минем ачуны чыгарды, кисәк кенә борылдым да, бу әшәке малайны эләктереп тә алдым. Тагын шулай кыланасыңмы, дип моны чеметәм, бу акырып елый башлады. Башка алай итмим, җибәр, апа, дими. Мин һаман тотам моны. Каяндыр Илфат абый (Фәйзрахманов) килеп чыкты. Син кызый, юкка кагылдың бу малайга, атасы җаныңны алыр, дип ниндидер офицер, дип исем-фамилия әйтә. Мин моны барыбер белмим. Шулай да, шакшы малайны җибәрдем. Бу хәзер әтигә әйтәм, ул сине үтерә, дип кычкыра-кычкыра чабып китте.

Аннары (төш – төш инде) өем дип кайтканым, авылдагы әти-әни йорты булып чыкты. Кайттым. Ялгыз гынамын. Шул вакытта кара машина белән кемдер ишек алдына ук килеп керде. Мин аңарчы Илфат абый кисәтүе белән ишекләрне эчтән эләктергән идем. Теге ир башта эрелек белән генә кура эчен карап чыкты. Аннары өй ишек алдына килде дә, совет заманында авылда бригадир булып эшләүче хәзер мәрхүм инде Хоснулла бабайныкы кебек горселдәп чыккан тавыш белән чык эле, ди. Базап, аптырап калдым. Ник? дим, чыкмый, минәйтәм. Хәзер чыкмасаң – сиңа гына управа табармын, ди бу. Синең кебекләрне генә күргән бар, дип өстәде бу. Эчкә боз салкынлыгы югерде. Бу ирнең бу сүзләре – буш сүз түгел икәнен аңладым. Бу чын-чынлап, мине дошман, җинәятче итеп утыртып куярга да күп сорамаячак. Ул гаепләсә, мин үземнең гаепсез икәнемне кайчан дәлилләп, кайчан исбатлый алам? Мин чыкмагач, ирекәй чыгып китте. Кесә телефоннары безнең авылда тотмый, ә йорттагы телефон турында нишләп уйламыймдыр, бәлки берәр сәбәбе дә булгандыр. Озак та үтмәде, икенче машина белән бер хатын килеп ңиткән. Анысы тәрәзәдән күреп калды да, миңа кычкыра: эй, син, ник минем улымны кыйнадың? Хәзер тулысы белән җавап бирдерәм, утыртам мин сине, онытмаслык итәм, ди бу. Хәзер үк ишегеңне ач – чык, дип акыра. Урамнан Тәзкирә әби үтеп бара – тәрәзә шакыйм, ишетми үтеп китте. Югерә-атлый Рәзилә апа әниләренә килә. Аңарга шакыйм. Нык шакыйм. Тәрәзә ватылмасын, дип куркам үзем. Ишетмәдеме, ишетмәгәнгә салыштымы, караңгы. Ә теге машинадагы хатын аның саен котырына. Ач ишегеңне, сине хәзер барыбер алып китәләр, үзем карыйм, мин алырлык ниләрең бар икән, ди башлады бу. Утыз җиденче ел диярсең. Әле мин үз өемдә – шул арада да, әйберләремә хуҗа булмакчылар. Үзе кемгәдер сөйли: матур яулыклары, чепрәк-чапраклары бар аларның, алам – корама юрганнар ясыйм, ди. Шул минутта бу сүзләрнең ни кадәр хак икәнен, бу ир белән хатынның тегендэге системаның бер өлеше булып, мин аңа каршы бара алмаячагымны, үземнең бер нинди таянычсыз, ялгыз икәнемне, хәзер миңа бик олы бәла янаганын күңелем, акылым белән аңлыйм. Эчемдәге бу курку хисен нәрсә белән аңлатырга була? Белмим. Кешене атырга алып барганда, бәлки шул хис буладыр. Тормышыңның шушы урында туктап калачагын аңлаганда буладыр бу тойгы. Авыр тойгы.

Нишләргә белмим. Шундый авыр миңа. Шул минутта үзем әлеге халәттән бер генә чыгу юлын күрәм – моның төш булуы бар. Уянырга кирәк. Уянырга. Үз-үземне караваттан этеп җибәреп, күзләремне ачтым. Әйе, төш бу.

Таң йокысында күрергә өлгергән төшемдә генә кичергән тойгылар турында уйлап утырам. Әлеге системага каршы барып булмаячагы хәтта яшерен уйларга да барып кергәнме? Икенче көн инде, башымдагы уем шул тирәлә чуала. Күңелгә кергән шомны туган якка кайтырга алган билетлар, күчтәнәчләр дә тарата алмый.



Сезнең фикер