вьетнам базары – Америкада да вьетнам базары

Бәлки белмисездер дә, Америкада да кытай базарлары бар.

Калексико урамында

Беренче тапкыр моңа Калексикога баргач ихтибар иттем. Бу – АКШның Мексика чигендәге зур булмаган шәһәре. Бу – күпләп мексика халкы яши һәм эшли торган шәһәр. Бу чикне халык җәяүләп чыгып йөри, әйтик, Мексикада яшәп, АКШта эшләп йөрүчеләр. Яки АКШка теге яки бу әйбер алырга керүчеләр. Чикнең теге ягында Мескиканын Мексикали штаты башкаласы Мексикали шәһәре. Мексика һәм Калифорния сүзләреннән кызыклы ике исем уйлап чыгарып ике шәһәргә кушканнар. Монда ак кешеләр бик сирәк. Аврам – блондин, озын буе белән дә башкалардан аерылып тора. Ә менә Нурислам белән икебезне үз кешеләре дип кабул иттеләр. Икебез дә кара чәчле, карагучкыл тәнле – мексиканнардан аерылмыйбыз да. Бары тик минем буем гына мексикан хатыны түгеллегемне күрсәтә. Бу халык – кыска буйлы. Алар арасында ябыклар һәм озын буйлылар бик сирәк очрый.

Лос Анжелеста кыймый гына испанча сөйләшүемне белешәләр, бу тарафта сорап тору юк. Ресторанда официант кызның тыртылдап испанча сәйләвен шым гына тынлап тордым да, мин сезне анламыйм, дим инглизчәләп. Теге кабат тырылдап китте. Тагын аптырап карап торам. Минем әйткәнне күрәсең, ул аңламаган. Өч мәртәбә әйткәч кенә, инглизчәгә күчте, мескенең. Чыгып киткәндә барыбер, безнең нишләп испанча сөйләшмәвебез, нинди милләт булуыбыз, кайсы илдән килүебез белән кызыксынмай булдыра алмады.
Нәкъ шушы чик сызыгында утырган шәһәрнең иң чигендә аэропортларда була торган duty – free дигән кибетләр урынлашкан. Ягъни, монда сатылган таварларга өстәмә бәя куелмый, имеш, болар салымнардан азат, шаңа аларның бәяләре түбән. Мондагы дүти фри ничегрәк булгандыр, миңа караңгы, бу кибетләргә кереп тормадык. Әмма, арзан бәяләре белән халыкны ылыктырырга тырышкан берничә кибетне күреп әйләндек. Казанның вьетнам базарына килеп кердем, диярсең. Беренчедән, олы павильонны арендалап, хас безнең базардагы кебек очсызлы, сыйфатсыз тауарны өеп-өеп ташлаганнар. Икенчедән, һәм иң мөһиме: монда да шул ук халык сата. Вьетнаммы, кытаймы, алла белсен, әмма, очсызлыгына кызыгып алган ике майка өчен түләгәч, безгә испанчалап рәхмәт әйтеп калдылар. Кибеттән чыккач, Аврам белән искә төшерергә маташабыз, сатучы, гомумән, инглизчә сөйләштеме юкмы?
Әллә ничә кварталга сузылган йортларның беренче катында кибет. Берсеннэн чыгасың да, икенчесенә керәсең. Шушында ук ашарга да саталар. Сосиска яки кәтлит кыстырылган ак ипине шулай ук йортларның беренче катында “уелган тәрәзәләрдән” алып була. Шулай ук, автомобилләрдән сатучылар да бар: болары үз милли ризыкларын сезнең күз алдында ук әзерләп бирүче мексиканнар. Алар шунда ук сосискасын да, итен дә кыздыра. Төп милли ризыклары – кыстыбый җәймәсенә төрелгән әче соус белән коендырылган ит, сыр, фасоль буткасы, дөге, яшелчәләр. Буррито дип атала. (Үзләре басымны икенче иҗеккә төшереп әйтә) Мондый машиналардан ашарга алырга куркыныч кебек миңа калса. Аларны берәрсе тикшерә микән? Санитария кагыйдәләре турында искә төшереп тормыйм.
Бу ике шәһәр исеме дә яңалыкларга кереп калды, без урап кайтканның икенче көненә көчле җир тетрәүе андагы донъяны җимергән. Күрәчәк булмагандыр инде, юкса, кичтән уйлап, иртән башкарылган бу эшне ике көнгә кичектереп тә булыр ине. Бу очракта эпицентрда калган булыр идек. Алла сакласын…

Тиздән Россиягә кайтабыз. Кунакка. Күчтәнәчләр, бүләкләр, сувенирлар җыя башладык инде. Лос Анжелесның даун-таунында, ягъни, күп катлы йортлар урынлашкан үзәгендә базар кебек кварталлары бар диеп ишеткән идем. Имеш, барлык кибетләр дә очсызлы тауарны нәк шушы LA Fashion District дигән урыннан алалар икән. Безгә ни, әйткән сүз – аткан ук, сөйләштек тә, якташым Гөлназ белән шимбә иртүк чыгып та киттек.
Бу тирә – кинолардагы күренешне хәтерләтә. Әлегә кадәр минем мондый Американы күргәнем юк иде әле. Бу – мин белми торган, башка, үзгә Америка булып чыкты. Квартал-квартал кибет тә кибет. Вьетнам базары инде, хас шул базар. Казандагы базарларда Кавказ, Урта Азия, кытай һәм вьетнам халкын ишетәсең. Ә монда бөтен базар бары тик испанча сөйләшә.
Монда нәрсә генә юк! Гөлназ Америкада миңа караганда озаграк яши, ул телне дә яхшы белә, ул – хәбәрдарырак. Аңлата. Бу урында теләсә нинди документ сатып алып була, гринкард, салым түләүче номеры, машина йөртү хокугы. Теләсә – нинди тауар турында әйтеп тә тормыйм. Бәяләрен – күмәртәләп сату өчен эшләгәннәр. Мәсәлән, мин алган бесболкаларның бересе – дүрт доллар торса, өчесен – 10 долларга алып була.

Зур-зур заллылары да, кечкенә кибетләре дә бар. Сатучылар – барсы да мексиканнар, ара-тирә азия халкы, әрмәннәр очрый. Кибет саен икешәр кеше. Берсе эчтә торса, икенчесе тышкы яктан сатып алучыларны әйдүкли. Икәүсенә дүрт күз – яхшырак та, куркынычсызрактыр да. Гадәттә, моның ише урыннарда җинәятчелек тә югары була шул.
Иртүк килүебезнең файдасы булды, иркенләп йөреп, карадык, күрдек, алсы әйберләребезне алдык. Әбәт якынаюга тамак ачты, арыдык та. Әлеге дә баягы мекчикан фэст-фудын ашарга ресторанга кердек. Анда тамак ялгап, бераз ял итеп, алган һәм тагын аласы әйберләрне барлап, бәдрәфкә табан борылсак, анакаем! андагы халык. Бераз торгач, ресторанның сак хезмәте килеп нидер сораны. Мин аңламыйм, әллә документ тикшерәләр инде, дип карап торам. Гөлназ тиз генә сумкасыннан актарып, ашаган өчен түләнгән чекны күрсәтте. Егылып китә яздым. Беренчедән, ресторан базар эчендә булгач, күрәсең, халык югереп кенә монда кереп чыгарга күнеккәндер. Андыйларның юлын кисү, су озынлыгы чират тудырмас өчен чекларны карап йөри торганнардыр инде. Икенчедән, бик аптыраганым Гөлназның чекларны ташламый, сумкасына салып куюын әйт. Без андый әйберне, гадәттә, кассир биргәндә дә алмыйбыз ич.

Кабат урамга чыккач – танымый да тордык: базар халык белән тулган. Кешеләр берберсен этә төртә каядыр ашыга. Әллә ни әйбер алган кеше дә күренми үзе. Без дә тамак ялгаганда тегене карарбыз, тагын моны алырбыз әле, дип планнар корсак та, ахырда бернигә күз төшмәде. Шөкер, кирәкле малны иртәнге якта ук алып куйган идек. Карап йөрү белән генә чикләнергә туры килде. Иртәнчәк күренмәгән кешеләр пәйда булырга өлгергән: җиргә тукыма җәеп, DVDлар сатып ятучылар очрады. Кечкенә читлекләрдә куян балалары, сулы сауыттагы ташбакаларны күреп, сокланып карап тордык. Куян балаларын 20 долларга саталар. Урыны урыны белән өстәл өсләрендә үлән тарту өчен кирәк-яраклар тезелгән. Барсына да киндер яфрагы төшерелгән, я шушы яфрак формасында эшләнгән дә. Алары легаль. Ә менә контрафакт дисклар белән тотсалар – башыңа бәлә киләчәген көт тә тор! Автор хокугын бозучылар өчен монда закон кырыс. Шуның өчен дә, полиция барлыгын кисәтеп яңгыраган әче сызгыруны ишетү белән, базарчылар бу яшертен чыгарылган таварны тукымасы-ние белән төреп кенә тота да, халык арасында юкка чыга. Мондый алым Русия базарларында да кулланыла, бер кемгә дә сер түгел.
Ә үлән тартырга теләүчеләргә каяныр теләнеп, качып-посып йөрисе түгел: Калифорниядә үлән тартуың беркемне дә кызыксындырмый. Махсус аптекада бер ишектә үлән алу өчен рецепт язып табиб утыра, икенче ишектән дару кебек, я икмәк кебек сиңа үләнне сатып та җибәрәләр. Акчаң гына булсын.
Санта Моника шәһәрендә урамда тәмәке тартырга ярамый. Үз фатирыңда, өеңдә мөмкин.
Төш җитүгә америка базары умарта күче кебек кайный иде инде. Әле тегеннән, әле моннан яңгыраган төрле тавышлар сискәндереп ңибәрә, куркып китәсең. Кеше күбәйгәч, аферистлар да татлы йокыларын туйдырып чыккандыр, куркыныч инде хәзер, дип юлны кайтуга кайырдык.

Биек-биек катлы йортлар арасында, кыҗмырдап торган халык агымы. Кемнең кая барганын да белерлек түгел монда. Башкаларда эшебез юк, безгә автобус тукталышы кирәк. Автобуска утырып киткәч, күңелгә ниндидер тынычлану килде. Кырмыска иләвенә барып кергән кебек булды, юкса. Беләм, ЛАдә халык бик күп. Әмма шуның хәтле үк дип уйламаган идем.


Один отзыв на «вьетнам базары – Америкада да вьетнам базары»

Сезнең фикер