түрәләрдән гаеп эзләп…

Еш кына дөнъядагы бар җитешмәгән як өчен дә кемнәндер гаеп эзлибез. Без шуңа ияләшкән ич. Урыс менталитеты безгә үз халкыбызныкыннан ныграк сеңгән. Без шул халык йолалары белән яшибез, эчәбез, әкиятләрен укып балалар йоклатабыз. Аның әкиятләре дә шулай яшәргә өйрәтә ич: я дию, я убырлы, я басурман. Я алтын балык, я алтын йөзек, я һич югы чуртан – барсын да төзәтәчәк тә, урыс тормышы яхшырып китәчәк. Батрак тормышыннан бик намыслы, халкын яратучы патша, хаким коткарыр, ди. Ә безнең башкорт әкиятләрен алып карасаң – Урал батыр, Алып батыр, Алдар батыр… Төп идеясе – әлеге батыр явызлыкны җиңә дә әкият илендәге иң чибәр кызга өйләнә. «Урыс баеса чиркәү сала, башкорт баеса – бичә ала» дигән гыйбәрә дә әлеге әкиятләр янәшәсендә йөргән ахрысы.

Шүрәледән ерак киттем, гафу. Сүзем – безнең тормышның көйсез, җүнсез булуында түрәләрне гаепләү иде ич. (Тик мине түрә халкына адвокатлыкка ялланган дип уйлый күрмәгез.) Түрәләрнең карашы башкача дисез инде. Алар халык турында уйлап та карамавын беләбез инде, беләбез. Үзебезнекеләр дә, Мәскәүнекеләр дә.

Әмма үз томышыбызны үзебез ямьсезлибез ич без. Мисаллар кирәкме? Әйтик, еш кына шәһәрләребез урамнарының пычраклыгына зарланабыз. Чүп-чар гына түгел, ә быкырдап яткан я тузан булып очрап йөргән туфракка. Машинаны соң, клумба өстенә менгезеп куярга кем куша? Аның әчен асфальт җәелгән ич. Ә клумбаларны чәчәк утыртырга, яшел үлән үссенгә калдырганнар. Йөз метр атларга иренеп, парковкага я исә бушырак урынга алып бармый күпчелек машина йөртүче. Юкса, ул клумбага берәү чәчәк утырткан, хөкүмәт аның өчен хезмәт хакы түләгән. Ә бер машиналы хәчтерүше машинасын түргә менгезеп куйган. Кеше хезмәтен санламаска, хөкүмәтен акчасын санамаска, машинаны бордюрга мендереп куярга – түрә кушканмыни? Чүп-чарны үзебез ыргытып китәбез. Балаларга шулай ярамаганлыгын өйрәтә албыәмы соң? безнең тәртипне күреп үскән балалар чүпне чиләккә салырга кирәклеген белерме икән?

Тагын бер очракка тукталам. Казанда яшәгән фатирыбыз тәрәзәсеннән көн дә бер үк тамаша күзәтә идем: һәр иртә олы гына яшьтәге абзый эрдельтерьер токымлы этне сөйрәп (!) подъезддан алып чыга да, шул көе сөйрәп балалар мәйданчыгы ягына алып китә. Ни өчен сөйриме? Чөнки эт – мескен үлемечле кысталган, аның атларлык та җае юк. Абый сөйрәгәнгә  утырган җаена артыннан юеш сызык калдыра. Хуҗасы белә: подъезд төбенә дә, аның алдына да пес итәргә ярамый. Һәм… ерак түгел балалар комлыгына алып бара. Бабаең шушы яшенә җиткәндә тартмадагы комның нәниләргә тәгаенләнүен, ул этен алып киткәннән соң, көн җылына төшкәч, әлеге комда уйнарга сабыен ияртеп яшь әни киләчәген, ә эт-мәчеләрнең нәҗес-сидеге балада авырулар китереп чыгаруын оныткан да куйганмы? Склезор, кәһәрең. Юкса, шушыларны кешечә эшләргә кем комачау итә? Түрәләр килеп бу бабайны туктатырга, этен атарга, я тартманы алып ташларга, я комын көн дә алыштырып торырга, әнине кисәтергә тиешме?

Американы мактый, диярсез. Шулайракка китте шул, чөнки чагыштырам да, бер дә безнең файдага түгел. Атом-төш коралын ясауда алга китүдәме ни эш, халыкның үзендә гап-гади тәрбия булмагач.

Монда да этләрен урамга алып чыгалар. Беренчедән, этне шул кадәр кысталганчы тотканнын күрсәләр, һичшиксез хайваннарны яклау оешмасына жалу бирерләр иде. Икенчедән, этне «гүләйт» итәргә алып чыккан кешенең кулында полиэтилен пакет була. Эт күчтәнәче урамда ятып калмый, хуҗа аны саклап кына пакетына салып ала да, юлда очраган чүп савытына салып китә. Шушылай итәргә өйрәнү өчен дә безгә түрәләр ярдәме кирәкме?

Гомумән, эт-мәчене асрауга алуны монда – уллыкка яки кызлыкка алу диләр. Аларны күршедән, туганнардан алып булмый, бары тик приюттан гына. Алсаң – үз акчаңа түлсезләндерәсең. Монысы очсызрак. Әгәр киләчәктә хайваннарның токымын да күрәсең килсә – кыйбатрак. Операция ясату – ясамаганга караганда очсызракка төшә. Аларның паспорты булырга тиеш. Югала калса, муенында исеме, хуҗасының телефоны, адресы язылган тимер бар. Эзләгән кеше һә тигәнче таба. Җитмәсә, компьютерга барсы да теркәлгән, монда аны куллану классташлар сайтында утыру яки пасьянс сугу өчен генә түгел. Анда хәтта төрле эшләр эшләнелә! :) )) Хайваннарга барлык төр прививкаларны ясату да мәҗбүри. Шуның кадәр чыгымнар белән алган җан иясен урам чатында калдырып кара! Монда урысларның «Мы в ответе за тех, кого приручили» дигән гыйбәрәсе буенча яшиләрдер, күрәсең. Кешеләр җан ияләренә генә түгел, берберсенә дә тугрылыклырак кебек. Шуңа да монда сукбай эт-мәче юк. Теге яки бу сәбәп белән җан иясен үзеңдә калдыра алмасаң, кабат приютка алып барасы, анда аңа яңа хуҗа эзләячәкләр.

Парк-мәйданнарда бар нәрсә үз урынында, барсы да төзек. Ничек куелган – шулай тора. Казанның кайсы паркында төзек эскәмйә, өзеп-йолкынмаган түтәл, ачык торган кайсы йортта пычранмаган подъезд күргәнегез бар? Меңъеллык паркы исәпләнми, чөнки аны төнгә биклиләр.

Җимерү, вату – безнең ил кешесенең канындадыр ул. Минеке булмагач, башканыкы да булмасын, дип яшәү. Башта патшаныкын, аннары кулакларныкын, шуннан советныкын, хәзер дәүләтнекенә көн юк. Колхоз малы мал да түгел, жәл дә түгел инде. Нишләп безнең халык булганныкына карап соклана белми икән?

Ә урамдагы какырык? Соң, без урам уртасында табигый һәҗәтләребезне башкармыйбыз ла. Какырыуны шулар рәтенә кертсәк, бронхтан чыккан бу җирәнеч лайланы ни йөзең белән үз артыңнан калдырып китәсең? Шушы урында какырып-төкереп киткән адәм актыгы – артыннан баручыны да, каршысына килүчене дә, урам себерүчене дә санга сукмый булып чыга ич. Нишләп аның үзен башкалар хөрмәтләргә тиеш? Димәк, түрәләр түгел, иң башта без үзебез үзгәреп, берберебезне хөрмәтләүгә күчеп китә алмасак та, һичюгы шушылай мыскылламаска тиешбез түгелмени?

Аптырарсың, чит илләрдә ниэшләптер какырмыйлар да төкермиләр дә. Бу хакта журналистлар чит илләргә чыгып йөрү иркенәйгәч тә яза башлаган иде, хәзер дә бу темага әйләнеп кайта. Әмма халык барыбер туктамый. Әллә язганны укымыйлар, әллә үзләренә кагылганын аңламыйлар. Дәү әнием миңа «җиргә төрекмиләр, әниеңнең битенә төкергән кебек була» ди торгайны. Күрәсең, башкаларның дәү әниләре булмагандыр.

Моңа да түрәләр гаеплеме? Гәрчә, алар үзләре гади халыкка төкереп тә бирмиләр.

Юл аша чыгарга җыенган саен, миңа яшел янса да шып туктап, тирә-якны байкыйм, килгән машиналарны үткәреп җибәрергә әзерләнәм. Шулай өйрәнелгән. Ә алары киресенчә, туктап, мине үткәрә. Кайсычак тиешле урын булмаса да. Җәяүлеләр юлына килеп кереп туктаган машинадагылар тәрәзәләрен ачып, гафу үтенә. Күз алдына китерәсезме? Машиналы кеше машинасыздан гафу үтенгәнне? Монда шулай. Гафу һәм рәхмәт – монда иң популяр, еш яңгыраган сүзләрдер. Бербереңә чак кына игътибарлы булу, чак кына хөрмәт белән карау өчен дә түрәләр указы кирәкмени?

Беркөнне автобуста барабыз. Тукталышта кемнәр көткәне безгә күренми. Туктагач, беркем дә кермәде, ә автобус үзенчәлекле тавыш белән чиный башлады. Әһә, инвалид коляскасы бар, димәк, шуңа махсус юл төшерә. Коляска керде, алдагы рәтләрдә утырганнар торып артка китте, водитель үз урыныннан төшеп, инвалид креслосын өч каеш белән эләктереп куйды. Аннары махсус юлны алды да, башка пассажирларны кертте. Инвалид кереп урынлашканчы, башкалар көтеп тора. Кабаланыр урын да юк, автобус барыбер инвалидны урынлаштырмый торып, урыныннан кузгалмый.

Ике тукталыш баргач автобус кабат чыелдый башлады. Икенче инвалид колскасы, дим. Юк икән, водитель теге өч каешны ычкындырып, инвалидны автобустан төшерде. Үзләре ни хакындалыр сөйләшә, шаркылдап көлешәләр. Минем өчен бу чыннан да шок булды. Шушы күренешне Казан урамына күчереп кара әле.

Бездә бит берберсен мыскыллау, түбәнсетү, юл куймауда ярышалар кебек. Кем кемне ничек уздыра ала. Юлда, кибеттә, кеше арсында бераз гына ягымлырак, тынычрак булсак та тормышыбыз ямьләнер иде дә бит…

Ә болай урамда эләгешәбез дә, өйгә кайткач түрәләрне, сәясәтне, кризисны сүгеп, чит илдәге тормышка тел шартлатабыз.



Сезнең фикер