Лос Анжелеста Нәүрүз (фото)

Бүген Лос Анжелес татарлары Нәүрүз бәйрәмен билгеләде. Биредәге әллә ни күп санда булмаган татарның иң шәп егетләре Ирек Гали белән Эмиль Мөбәрәкшин башлап йөреп оештырган бу чарага үзбәкләр дә кушылды.
Бу бәйрәмгә үзбәкләрнең килүенә аптырарлык түгел. Гомумән, беренче тапкыр Корбан гаетенә очрашуда ук игътибар иттем: кем белән генә танышма – Ташкенттан. Бу юлысы Аврам: «Бөтенесе монда булгач, Ташкентта кеше калмагандыр ул» дип куйды. Үзбәк арасында яшәп, алар белән кушылып бөткән бу татарлар үзләрен күбрәк үзбәк итеп тоя ахрысы, дигән фикер дә калды. Чөнки татар түбәтәе, татар киемнәре булмаса да, балаларның өстендә үзбәк күлмәге. Бу бәйрәмне дә үзбәк татарлары үткәрде. Миңа калса, безнең халыкка бу – шәрекчә яңа елдан бигрәк, чираттагы очрашу мизгеле. Ниһәять, бу җыенда Казан ягыннан килгәннәр биш кеше җыелдык. Казаннан Тимур, София, Адилә, Башкортостанның Чишмә районыннан Айрат, мин. Нурисламны да санасак – алтау ук булып китәбез. Шәхсән мин Нәүрүздән бәйрәм тәме тапмыйм. Электән килгән бәйрәм булмагангадыр инде. Табигать баласы башкортның шушы көннәргә туры килгән Карга боткасы белән июнь башында үтә торган Кәкүк сәйе якынрак миңа. Шулай да, бәйрәм күңелле узды. Язылмаган закон буенча, очрашуларга һәр кем ризык алып килә. Бигрәк тә, татар милли ризыклары булса! Бу юлы бер гаилә милли ашлардан кош теле, чәкчәк пешергән. Ирек монгол ресторанында татар пәрәмәче кебек ризык тапкан, шуларны алган. Мин үзем кыстыбый әзерләгән идем. Шәүкәт абый үз бакчасы җимешләрен, Дамира апа үзбәкләрнең Нәүрүзгә әзерләнә торган яшел пәрәмәчен, долма (голубцы) алып килгән. Һәр кем үз күчтәнәче белән сыйламакчы, кемне дә кыен хәлгә куймыйм дип, ашый-ашый шартлар хәлгә җитәсең.

Чәйләп, дөнъя хәлләрен сөйләшкәләгәнче, учак ягып ике казанда пылауга май кыздыра да башланылар. Руслан – сыер итеннән, Альбина тавык итеннән пылау әзерләде. Үзбәк татарлары пылау тәмен яхшы белә – ис киткеч тәмле булды. Җитмәсә, табигать кочагында, чып-чын учак утында. Өченче учакта Ирек шашлык кыздырды.

Иртәнге уннан кояш батканчыга кадәр парк эче шау-гөр килеп торды. Ике казанда пылау, шашлык пешерделәр. Туп уеннарында, аркан белән сикерүдә яшләр көч сынашса, олырак буын вәкилләре оныкларын әүрәтеп, үз-ара тын гына сөйләшеп утырды. Чәй эчте.

Чираттагы очрашуыбыз сабантуенда булыр, дип сөйләшеп таралыштык.
Кайткач, бу очрашу турында уйланып йәрим. Җир аягы-җир башында да милли сызат буенча бер-беребезне эзләп табабыз бит. Әйтерсең, аралашуга кытлык бар. Чит җирләргә китеп кенә кеше үзенең чын йөзен эзли башлыйдыр. Милли йөзен. Тирәнгә киткән тамырларын.
Болардан тыш, Америкадагы элекке имигрантлар белән яңа татар имигрантлар арасында бәйләнеш юклыкка да ышанам. Бу хакта электән үк Төркия, Кытай тарафларыннан күчеп килүче татарлардан гел ишетергә була. Чикләр ачылып, күчеп китү мөмкинлеге туып, килеп төпләнгән татарларның телләре татар түгел. Алар – башка американнар өчен урыс булган кебек, җирле татарлар өчен дә урыстыр, күрәсең. Гасырлар дәвамында читләр арасында яшәп тә телләрен саклап калган америка татары булсын, кытай яки төрек татары өчен безнең телсез татарлар – татар булудын туктый күрәсең. Моның кебек очрашуларда да төп аралашу теле урысча гына. Я инглизчә. Ирек кебек америка татарлары – урысча белми.
Радиода эшләгәндә Фәридә апа Русиядән килүчеләрне, яки безләрне совок ди торгайны. Моңа ачуланасы да, үпкәлисе дә түгел. Безнең менталитет урысныкына тәңгәл. Уйлау-фикерләү рәвеше дә шуларныкы кебек. 70 ел совок яки урыс астында изелү үз нәтиҗәсен бирә. Без – Русиядән я элекке СССРдан яңа чыгып китә алганнар, чит ил татарлары арасына тиз генә сеңә алмабыз шул. Ярый, Ирек бар – ике арадагы алтын күпер.

Фотолар арасында Эмиль Мөбәрәкшин һәм Альбина Молина төшергәннәре дә бар.


Один отзыв на «Лос Анжелеста Нәүрүз (фото)»

Сезнең фикер