Тукранбаш яфрагы бәйрәме

Американнар бүген Изге Патрик көнен билгеләде. Монысы тагын нинди бәйрәм, диярсез. Руссиядә көн саен бәйрәм итүгә күнегелгән. Ихтибар да итеп тормыйбыз, кем нәрсә бәйрәм итсә дә, барыбер. Бездә генә шулайдыр дигән идем. Биредә бәйрәмнәр тагын да күбрәк ахрысы ул. Нинди генә көн билгеләмиләр монда. Бүгенгесе – ирланд бәйрәме. Ирландиядә бүген рәсми ял көне булган. Монда алай зурга җибәрмәсәләр дә, ихтибарсыз калмады.

Изге Патрик – легендаларга караганда Ирландиягә язу алып килә, һәм ирланд җирләрен еланнардан азат итә. Әмма тарихта билгеле булуынча, язу Британиягә романлаштыру белән үтеп керә. Ә еланнар, Патрик туганчы ук, климат салкынаю белән китеп бөтәләр. Патрик сукырларны күзле иткән, чукракларга ишетү сәләтен биргән, диләр.

Бәйрәмнең төп символы – яшел төстәге өч бүлекле тукранбаш яфрагы. Моннан тыш, яшелдән эшләпә белән костюм кигән гном – ирланд фольклоры геройы – лепрекон.

Яшьләр бәйрәм итә

Имигрант ирландлар – вакытында Нью Йоркта зур оешма булып яшәгән. Күмәкләп яшәгән җирдә – милли бәйрәмнәр оештырыла, үткәрелә килә. Чит җирләрдә бигрәк тә үз йолаларыңны калдырасы килми. 1737 елның 17 мартында беренче тапкыр Бостон шәһәрендә үткәрәләр бу бәйрәмне. Ә Нью Йорк ирландлары 1756 елдан билгели.

Хәзер элекке кебек оешып яшәгән ирланд районнарын тапмасың. Күпмилләтле америка халкы арасына таралып “сеңгәч”, Американың башка халыклары мәдәниятенә дә әлеге бәйрәм рухы үтеп кергән, күрәсең.

Бу бәйрәмне ничек билгелиләр? Әйтик, бу көнне өскә яшел кием киергә кирәк. Киемнең кайсыдыр өлеше яшел булырга тиеш. Һич булмаса, тукранбаш яфрагы төшкән стикер ябыштырсаң да ярый. Юкса, әлеге язылмаган законга буйсынмаучыларга язылмаган яза – чемту каралган.

Нурисламны мәктәпкә яшел күлмәк кидереп озаттык. Баламны чемтеп бетерерләр дип курыктым. Улымның мәктәбе Клевер урамында урынлашкан, шуңа аларның символы клевер яфрагы. Төсе – яшел. Һәр җомга – клевер көне, яшел кием зарур. Яшелдән берничә күлмәк-футболкасы бар. Үземнең гардеробымда бер яшел киемем дә юклыгын буген иртән генә ачыкладым. Стикер да ябыштырырга онытканмын. Классташларым – дөнъяның төрле почмагыннан җыелган имигрант – ичмасам берсе генә дә яшелдән киенмәгән. Укытучыбыз – ачык йөзле Андреядан башка. Барлык кагыйдәләрне ул аңлатты. Икенче елга һич шиксез барыбыз да яшелдән киенербез әле, иншалла.

Ел саен 17 мартта бәйрәм уңаеннан Чикаго шәһәре аша агучы елганы яшелгә маналар. Андагы җан ияләрен жәллисе юк, елгада күптәннән бер нинди дә тереклек юк.

Чикаго елгасы



Сезнең фикер