Алсуга хат

Смешарик Крош

«Татарстан Яшьләре» нең 4 мартта басылып чыккан 28-нче санында Алсу Сафиуллинаның «Мульти дөнъяда ниләр бар?»язмасына җавап. Алсуның язмасын http://tatyash.ru/ укырга була.

Сәлам Алсу.

Утыра-утыра торгач, сиңа җавап язарга булдым әле. Ачуланмасаң. Хәзер икебезнең дә балалар үсеп килә, шөкер, чыннан да, аларны тәрбияләүдә ярдәмгә мультик кирәк. Үзебез карап үскән, үзебез өчен иң яхшысы тоелган мультфильмнарның балаларда кызыксыну уятмавына, ә кайсыдыр телдән тәрҗемә ителгән, кайсы чак коточкыч ямьсез төшерелгән геройларга мөккибән китүләрен күреп, чыннан мин дә ачынам.

Шәхсән мин – Простоквашинодагы маҗаралар, Дюймовочка әкияте, Бремен музыкантлары турындагыларын ярата идем. Соңгысы яздырылган пластинкам бар иде, анысын проигрывательдә тынлап үстем. Карлсон, Буратино, Кеша исемле попугай, комда җырлап яткан-утырган арыслан баласы – классика, аларны яратмау мөмкин түгел. Без бала чакта моның кебек бәхет – дозалап кына бирелде. Хәтеремдә, атна буе җомганы көттем – “Әкияттә – кунакта” булырга тиеш. Җомга җиткәч, көне буе “Аккош күле”н күрсәттеләр. Аннары тагын ике көн. Соңыннан, чираттагы генсекны җирләделәр. Валя түти белән әкият урынына – җиназа карадык. Күпме еллар үткән, онытылмый.

Берәү язганча, чыннан да, урамда уйнап йөргән җирдән чабып кайтып, кары эремәсен өчен өске киемнәрне чоланда калдырып керәсең дә, чираттагы дозаны кабып йотып, кире урамга чабасың. Урамда уйнаучы егермеләп бала – барыбыз да шулай. Өендә телевизоры булмаганнарны телевизорлылар алып кайта.

Әлеге мультфильмнар видеокассеталарда, дискларда күренә башлагач, шуларны тулысы белән утырып карау турында хыяллана идем. Хыял тормышка ашты – Нурисламга диеп алган дискларның барсында да үзем яраткан, үзем карарга теләгән мультиклар. “Ну, погоди!” тулы җыентыкта, үрдә саналганнарның барсын да, болардан тыш, тагын дистәләгән дисклар тезелгән хәзер киштәдә. Барсын да диярлек бала белән бергә карап чыктым. Яңаларын да. “Смешарики”, “Лунтик”, урыс баһадирларының өчесе турындагы әкиятләрне дә ашны ашамый, йокыны йокламый карадык. Бик матур төшерелгән. Чагу. Динамикалы. Бу – без үскәндәге томанда адашкан керпе түгел инде. Я исә, Незнайканың курчак варианты.

20 гасыр башында-урталарында төшерелгән мультфильмнар ошый миңа. “Конек-горбунок”, “Кукушка” әкиятләренең чагу төсләре һаман да ачык, күтәргән проблемалары һаман да актуаль.

Лунтикны башыннан ук аңлап бетермәдем. Әмма, улым егылып шуны карады, димәк, ул аңлый. Үзем аңламыйм дип, аны тыя алмыйм ич.

Смешарикларны шундый яраттым! Балачакта шушы геройлар җитмәгән ич миңа. Әле дә соң түгел инде түгеллеген. Кулыма эш алам да, Нурислам янына җәеләм. Бу түгәрәкләрнең тапкыр теленә, төрледән төрле холыкларына, матур ңырларына, ис китәрлек маңараларына аптырап карап утырам. Беләм, әлеге мультфильмны мин бары тик үземчә, Нурислам – үзенчә кабул итә. Икебезгә дә бердәй ошый ул.

Ә “Капитан Врунгель”, “Алиса в стране чудес”, “Гостья из будущего”, “Остров сокровищ”ны мин элек тә яратмый идем, хәзер дә карау теләге уянмады. Ә менә улым шуларга мөккибән.

Мульфильмнар гел генә тәрбияви чара буларак кулланылырга тиешме? Әйтик, “Шалкан” – бердәмлеккә, “Колобок” – ачык авыз буламаска, “Красная шапочка” – яхшылыкның кайчан да булса җиңәчәгенә өметләнергә кирәклегенә өйрәтә диек инде.

Ә Карлосон мультфильмының төп мәгънәсе нидә? Баланы әүрәтү түгелме соң? Ә без егылып киткән Винни Пухныкы? Песи һәм эт белән гаилә корып яшәп яткан дядя Федор турындагысыныкы? Төптән уйлап карасаң, алар барысы да – күңел ачу өчен ясалганнар да инде. “Кто ходит в гости по утрам”, “У нас даже студенты зимой в кедах не ходят”, “Масленница пришла и вжт…” дигән кебегрәк фикерләрне бала кеше каян аңласын? Аны кеше зурайгач кына аңлый һәм мультфильмның мәгнәсенә төшенә.

Минем әниемнең сеңлесенең ире – 80гә җитеп барган Наил җизнәм әле дә егылып китеп мультфильмнар карый. Озак еллар Чиләбедә урман кырккан (гомерен дәүләт эшендә үткәргән дип сана), авылга кайтып төпләнгәч, колхоз эшенә дә сәгатьләп эшләүгә караган кеше ул. Аның турында авылда легендалар йөри: имеш, ул кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, эшен ташлап, “Тыныч йокы, нәниләр”не карап килер булган. Яки, авылның мал духтырына килгән: мультфильм карарга гына утырган идем, некстати, башмак заболел, дип әйтүен гел сөйлиләр. Моның белән нәрсә әйтәсем килә? Йөгерешеп йөрегән сүрәт геройларына без бит ничә яшьтә булсак та битараф кала алмыйбыз. Әнә, син дә, Спонжбобны карагансың, аның аешына төшенгәнсең ич әле. Ә минем аңарга “көчем җитмәде”. Шуны карый башлагач, Нурисламның холкы үзгәрүенә ихтибар иттек тә, “югалттык” без аны. Бер-ике көн сорады да, тынды. “Том һәм Джерри” – шулай ук.

Инде килеп, “яраткан” америка мультикларына күчик. Монда килгәннән бирле, урыс телендә яңа мультфильм алганыбыз юк. Билгеле сәбәпләр аркасында, бары тик инглиз телендәгеләрен сайлыйбыз. Интернеттан бушка гына күчергән идек, ике атна үттеме-юкмы, автор хокукларын бозуда сезнең IP адресыгыз теркәлгән кебегрәк хат килеп төште. Шулай да, без күчерергә өлгергән “Арыслан патша”, “Су кызы”, “Аладдин” – тиз арада иң яраткан мультфильмнарга әверелде.

Яшерен сексуалГлория һәм Мотомотоьлектән куркасың икән, «Мадагаскар2″ тулы метражлы мультфильмын карарга киңәш итмәс идем: андагы ике бегемот Глория белән Мото-мото ачыктан-ачык шаярышалар, гомумән, Глория җүнсез кыз булып чыкты, аның сөюе әле бегемотка, әле жирафка төшә.


Аңарчы без син әйткән “Шрек”ның өчесен дә карадык. Аны мин дә яраттым, шундый күңелле! Ә андагы озвучка!

Миңа калса, бу мультфильм  урысларның «любовь зла – полюбишҗ и козла» мәкаленә туры килә.  Мәхәббәтең кемгә төшә – ходай кулында. Ә бай, чибәр, акыллы дип сыйфатларын санап утырган кеше ихлас яратамы соң? Икенче яктан караганда, Шрек та, Фиона да куркыныч кыяфәтле булу белән, икесенең дә күңелләре чиста, матур ич. Иң мөһиме, мәхәббәт түгелме ни? Дошманнарына каршы тора алуы, мәхәббәтенә тугры калып, сайлау мөмкинчелеге булса да, ямсез килеш калып, Шрекны сайлауы – хатын-кыз өчен геройлык түгелме ни? кайсы хатын кыз шулай булдыра ала? Безнең күбебез өчен  тышкы чибәрлек, буш ялтыравыклык, һәм иң мөһиме, башкалар ни әйтер, дигәне барсыннан да мөһимрәк шул.

Шрэк һәм Фиона

Фионаның ирдәүкәлеге ошамады дисең инде. Ансы бардыр, бу проблема безгә кагылмаганга, күрәсең, мин ихтибарга алмаганмындыр. Әллә бозылдыммы икән? Ни дисәң дә, тигез хокуклы илдә ич мин. Яңарак кына элекке СССРдан килгән бер кызны американ татары(яңарак күченеп килгәне түгел, ә биредә өченче-дүртенче буын яшәүче татар ире) белән таныштырганнар да, бу ирнең кайбер кылыкларыннан үзләре хәйран калганнар. Ишектән кергәндә – чыкканда ир кеше ишекне ачып хатын-кызны үткәреп җибәрми, гомүмән, хатын-кызларга караган кебек карамый да икән. Нишлисең, монда тәртип шундый: артык ихтибар биреп торсаң, хатын-кыз сексуаль бәйләнеү дип судка да бирергә мөмкин. Монда, син хатын-кыз дип кем дә юл, урын бирмәс. Барсы да тигез хокуклы. Руль артындагы хатын-кыз ирләрдән ким түгел. Шунысы бар, машина – монда юлда йөрү чарасы. Башка бер әйбер дә түгел. “Руль артында – хатын-кыз” дип әйтеп кара!

Икенчедән, сине хатын-кыз буларак кыерсыта алмыйлар биредә. Мәсәлән, “Т.Я.” “Редакциягә эшкә ир-егетләр таләп ителә” дип реклама элә дә, күпме хатын-кыз журналистның хокукларын боза. Монда шундый хәл була калса, Исмәгыйл абыйның башы судлардан чыкмас иде.

Моннан тыш, синең күз өстендә каш булып утырган эш урыныңда да әзме ир-ат бәйләнеп карый, оятсыз тәкдимнәре, анекдотлары, сүз-фикерләре белән сине уңайсыз хәлдә калдырып чыгып китә. Америкада син шуны эшләп кара!

Иремнең әтисе – балалар бакчасы директоры. Кабинетына хезмәткәрләрен чакырып сөйләшкән арада бер кайчан да ишекне япмый. Беләсеңме, ни өчен? Икәү генә калган очракта сексуаль бәйләнүдә, яки башка гонаһларда бер гаепсез кешене дә гаепләп була. Шуңарга “сакланганны – саклармын” дигән ич Ходай да.

Язмаңда үз-үзеңә каршы киләсең, Алсу, күзгә шул ташланды. Башта Фионаны ирдәүкәлектә гаепләдең дә, ахырда, мульфильмнардагы сексуаль подтекстлар турында язасың. Ирдәүкә хатын-кыз бер дә сексуаль була алмый инде. Безнең буын “Интердевочка”, “Маленькая Вера”, “Красотка” фильмнарында тәрбияләнеп тә, ярыйсы гына булып үскән ич әле.

Ә гомумән, бирегә килгәч шунсына ихтибар иттем: күп гаиләләрдә телевизор ботенләй юк. Я булса да, тоташтырылмаган. Гаилә тулысы белән зомбитартмадан азат. Шулай да яшәп була. Элек бездә дә яшәгәннәр ич әле.

Бүген мәктәптә укучы кызларның балага узуына, яки малайларның кемнедер көчләвенә гаҗәпләнәбез, дисең. Моңа хәзер бер кем дә гаҗәпләнми. Бу – мультиклар караудан түгелдер, гомүмән, гаиләдә тәрбия күрмәүдән киләдер. Монысының төп сәбәбе, миңа калса, – эчкечелек. Ә бу инде бөтенләй башка тема.

Җавап фикерләрең булса, рәхим ит, мин тыңларга әзер, Алсу.

уңышлар сиңа.

Яраткан Бануларыма күп сәләм!


Один отзыв на «Алсуга хат»

Сезнең фикер