Яшенле яңгыр

Җомга булгач, улы башка көннәрдәгеннән озаграк хушлашты. Яраткан тәрбиячесен, дусларын ике көн күрмәячәк бит. Улының бу гадәтен күптән белсә дә, беренче күргәндәй сокланып карап торды ул. Балалар бакчасыннан чыгып, кибеткә керү белән тыныч йөзгә очрады. Соңгы тапкыр дүрт ел элек күрешкән ахирәте лә баса! Кочактан аерылгач, аны өйләренә чакырырга башы җитте. Улына уенчык машина, әллә күпме шоколад, алма, груша ише тәм-том төягәч, бер шешә коры кызыл шәрап алдылар да өйгә кайтып утырдылар. Иркен кухняны тар итеп икәүләп җиңелчә ризык әзерләделәр. Сабыен ашаткач, яңа уенчыгы белән әүрәлгән улына мультфильм кабызып куйды да, дөньясын онытып ахирәте белән серләште. Чылтыраган телефоны гына аларны кадерле истәлекләреннән аерды: “Акыллым, беләсеңме, бүген кибеткә керсәм, кемне очраттым? Каян белдең? Әйбәт, менә әле бездә утырабыз. Юк, тәртипле, мультфильм карый. Әйтермен. Ярый, матурым, исән-сау гына йөре, яме. Без сине яратабыз, зууур балыклар алып кайт, яме”.

- Дусты белән Кама Тамагына балыкка киттеләр. Иртәгә генә кайтачак. Улым, ишетәсеңме, әтиең иртәгә балык алып кайта. – Җавап итеп, бүлмәдән улының шатлыклы чинавы ишетелде.

- Кайсылай ярата ул сезне. Укыган чакта бер дә шулай гаилә корыр егеткә ошамаган иде. Артыңнан елап йөреп өйләнсә дә, күзе уйнап тора кебек иде, – диде ахирәте. Бергәләп көлештеләр. Аларга күңелле иде. Вакыт узганы да сизелмәде, дөнья проблемалары онытылды.

Башлаган шешә яртысына җитеп килгәндә, ахирәте кузгала башлады. Ничек кенә калырга үгетләмәсен куна калмый, такси чакыртып кайтып китте. Төн уртасы җиткән икән шул. Телевизор караган җиреннән йоклап киткән улын караватына күчереп салгач, өстәл җыештырды. Күңеле җырлый иде әле аның.

Иртәгәсен ял көн булса да иртүк торып өйдәге эшләрне тиз генә бөтерделәр дә, курчак театрына югерделәр.

Күңелләре күтәренке . Беренчедән, икесенә дә спектакль ошаса, икенчедән кичәге кәеф һаман җырлап тора иде әле.

- Менә монда минем бергә укыган ахирәтем яши. Хәтерлисеңме, туган көнеңә олы машина алып килгән иде? Әйдә, кереп аның хәлен белик, кичә бездә кунакта булган апаның да сәләмнәрен җиткезик…

Чылтыраган кыңгырау башта үле тынлыкка яр сала кебек иде. Бераздан ишеккә килделәр. “Күз”дән озаклап карагач, тагын каядыр югалып тордылар. Ишекне йокысы туймаган ахирәте ачты:

- Сәләәәм! Ой, малаең кайсылай үсеп киткән! Гафу ит инде, мин ялгыз түгел әле, фатирга чакыра алмыйм. Теләсәң, бүген кичкәрәк үзем өеңә килермен. Чәйләп сөйләшербез, яме. Гафу итә күр инде, зинһар…

Гафу итмәгән кая инде, әлбәттә, гафу итә. Ялгыз хатын-кызның нинди сере булмас? Ахирәтеңнән түгел, үз-үзеңнән яшерер серләр табылыр әле кыз-кыркын күңелендә!

Алар һәр вакыт өч ахирәт булдылар. Гел өч дус егет белән генә таныша иделәр. Бу очракта да шулай булды. Өчесе дә юрфакның дүртенче курсында укыган, дүрт ел бергә бер бүлмәдә яшәгән егетләр белән дә бергә таныштылар. Шунда ук парларга бүленеп тә беттеләр. Ул шунда сайлаган егетенең хәләле хәзер. Кичәге ахирәте әле берсе, әле икенчесе белән очрашып карады. Соңыннан, миңа аларның берсе дә, хәтта синеке дә ошамый, дип ташлады. Ә бу ахирәте баштан ук берсен дә якын җибәрмәде. Туйда шаһида булу да егетләрнең чибәре белән араларын якынайтмады. Хәтердә дә генә калган истәлекләрен исенә төшереп, тукталышка атлаганда күзе кисәк кенә җаныдай якын машинага төште. Шул мизгелдә миен ярып уй үтте. Тукта, нинди уй иде әле? Анысына төшенеп торырга вакыт юк. Ул малаен җилтерәтеп, кире, әле генә чыккан йортка юнәлде. Лифт каядыр китеп югалган. Ярый, җәяү генә менәрләр. Баскычтан югереп менеп китте, улы аның артыннан өлгерә алмагач, шыңшып артта калды. Ашыга иде ул. Кабат үле тынлыкны ярып, бәгырьне телеп кыңгырау чылтырады.

- Нәрсә булды, ник төсең качкан? Чакыра алмыйм, мин ялгызым түгел, дидем дә ич…

Аларын ишетергә вакыт юк. Ахирәтен читкәрәк этеп, ул фатирга үтте.

- Аягымны салмаганга гафу ит…

Ул туп-туры йокы бүлмәсенә атлады…

Ишеккә курыккан карашларын төбәп, кием-салымын кочаклап, эчке киемнән генә аның хәләле утыра иде…

- Трусигыңның эчен тышка кигәнсең, – диде ул бераз аңа карап торгач. – Әмма хәзер әйләндереп киюең генә ярдәм итә алмас ахрысы… Балыкның эресен эләктергәнсең…

Ул кичә ахирәте белән эчә башлаган шәрап шешәсен исенә төшерде. Шкафтан матур, озын аяклы бокал алып, коеп салгач, балконга чыгып утырды. Күзе – ахирәте оныткандыр инде, тәмәке кабына төште. Яртысыннан күбрәк булыр. Кухнядан шырпы китергәч озаклап кабызып, берне суырды да, үпкәләрен өтеп кире чыккан төтен аша уратып алган дөньяга яшәләнгән күзләрен төбәде.

Урамда давыл алдыннан гына була торган тынлык урынлашкан иде. Агачта яфрак та селкенми. Әйтерсең, ул балконнан урамга түгел, ниндидер фотога яки рәсемгә карап тора. Аңа хәтта бераз куркыныч та булып китте. Төньякта агарып кечкенә болыт күренде. Аның аклыгына, сафлыгына озак сокланды ул. Соклану да, курку да түгел, бөтен дөньядан ваз кичеп, исе китеп утырды. Акрын гына искән җил аны уятып җибәргән кебек булды. Теге ак мамыктай болыт кисәге зураеп, караеп киткән икән. Берничә мизгел эчендә ул тагын да киңәйде, карая барып, шәһәрне ике яклап урата башлады. “Явыз Иван явы кебек килә”, дигән уеннан үзе дә көлемсерәп куйды ул. “Иван гаскәренең ничек итеп килүен мин каян белим икән?” дигән уй туды башында. Шул ук минутта үзе онытылды да. Чөнки кисәк кенә искән җил агач башларын каты бөгеп китте. Бу җилдән соң агачлар да озак кына тирбәлеп утырды. Бераздан кабат җил исте. Бу юлы ул җиләс, дымлы һава алып килеп, аның битенә бөрккәндәй тоелды. Еракта яшен яшьнәде, аннан да ераграк булып күк күкрәве ишетелде. Беренче тамчы тәмәке тоткан кулына төште. Икенчесе шундук борынын юешләтте. Берсе янып торган тәмәкесен сүндерде. Кичке эңгер-меңгер һаваны ялтлатып, яктыртып яшен яшьнәде, шул минутта әйтерсең аның колак төбендә генә йөзләгән бомба шартлаган кебек булды. Балам нәрсәдер эшләде, дип йөгереп кергән килеш нәни улының урыныннан да кымшанмый мультфильм карап утыруын күреп бераз тынычланды. Шулай да бала чагыннан калган яшеннән курку рефлексы аны уйларыннан аермаса да, тиз генә урын салдырып, өйдәге бөтен утларны сүндертеп, тизрәк тә, вакытыннан алдарак та караватына салды. Башка вакыттагыдан аермалы үзе сөйләмәсә дә, улының балалар бакчасында булган хәлләрен тыңлап ятып, йокыга киткәнен сизмәде дә.

Яшенле яңгыр таң алдыннан гына туктады. Иртәнге саф җил соңгы болытларны да куып таратты. Җир сусавын басып, яфраклар тузаннан чистарынып, сафланып калган. Кояш нурлары әлеге гүзәллеккә туры карый алмый, күзләрен кыса кебек. Беренче нурлар караватта йоклап яткан бәби белән аның да битләрен сыйпап үтте. Чү! Татлы йокысыннан уянып, өелеп торган эшләренә тотынганчы, кичә тынгы бирмәгән уйларын бераз тәртипкә сала башлаганчыга кадәр ярты гына сәгать вакыт калган иде…



Сезнең фикер